Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 261 262 263 ( 264 ) 265 266 267 268 269 270 >>
-
Бию түгәрәгендә... 04.03.2012

Рәшидә Хәнифовна җитәкчелегендәге "Сәйлән" бию түгәрәгенә кызлар бик теләп йөриләр.
-
Рәхмәт сиңа,Әлифбам! 02.03.2012

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Бүген 1нче сыйныф укучылары Әлифба белән хушлаштылар.
Беренче китап син булдың,
Әлифба дус,хуш димик, исән бул -
Син аерылмас дус инде!
Син аерылмас дус инде!
Бәйрәм белән укучыларны сыйныф җитәкчесе Зифа Давытовна һәм шулай ук мәктәп директоры Гөлнур Вакыйфовна котлады, бүләкләр тапшырылды.
Киләчәктә тырышып укуларын,тәртипле булуларын телибез!
-
Республика фәнни конференциясендә. 29.02.2012

28нче февраль көнне Сабада Әбрар Кәримуллин исемендә республика фәнни конференциясе булып узды. Мөхәммәтҗанов Рөстәм Хәмит улы җитәкчелегендә "История и культура татарского народа" секциясендә 8нче сыйныф укучылары Газизов Фәнил,Төхбәтуллина Зөһрә 3нче урынга лаек булдылар һәм ДИПЛОМ белән бүләкләнделәр, ә Шиһабиева Фирая Әхмәтхан кызы җитәкчелегендә "Саба дулкыннары" газетасында фразеологизмнарның кулланылышы" дигән хезмәт белән 7нче сыйныф укучысы Дәүләтшина Ландыш ҖИҢҮЧЕ исемен алып кайтты. Сезне уңышларыгыз белән котлыйбыз.
-
"О спорт, ты жизнь!"
28.02.2012
Башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Энҗе Мәхмүт кызы "О спорт,ты жизнь!" Бөтенроссия рәсем конкурсында катнашып СЕРТИФИКАТ белән бүләкләнде.
-
"Көмеш кыңгырау" га язабыз.
28.02.2012
"Көмеш кыңгырау" газетасында безнең укучыларыбыз Ильмира Дәүләтова һәм Алисә Зиннәтоваларның "Мәктәбебездә көрәш бәйгесе" дигән мәкаләсе басылып чыкты. Кызлар! Сезгә иҗади уңышлар телибез.
-
Боксчы егетләребез.
27.02.2012
Балтач районында бокска нигез салучы атказанган укытучы Ишмуратов Уран Мостафа улы истәлегенә багышланган бокс ярышы булып үтте. Безнең егетләребез грамота һәм медальләр алып кайтты.
Кәбиров Нүрсил 1нче урын
Галимуллин Нияз 1нче урын
Галимуллин Алмаз 3нче урын
-
Көрәштәге уңышларыбыз.
27.02.2012
25нче февраль көнне Түбән Шытсу авылында Мәгъсүм Фәйзиев истәлегенә милли көрәш булып узды. Галимуллин Алмаз 1нче,Җәләлетдинов Дилүс һәм Галимуллин Нияз 2нче,Сафиев Рүзәл 3нче урынга лаек булдылар. Егетләребезгә спортта яңадан-яңа уңышлар телибез.
Шушы көнне Сәмигуллина Зөлфирә һәм Төхбәтуллина Зөһрә Лесхозда булып үткән Теннис ярышында актив катнаштылар.
-
Күңелле "Аҗаган" 24.02.2012

24нче февраль көнне мәктәптә "Аҗаган"уены үткәрелде. Укучылар 2ротага бүленеп ярыштылар. 8төрле уен үткәрелде һәм 2нче рота җиңүче дип танылды. Аҗаганны оештыручы Зөлфәт Сәетгәрәевич һәм Гафур Әюповичларга зур рәхмәт.
-
Сәламәтлек театры.
21.02.2012
Мөхәммәтҗанова Рәшидә Хәнифовна җитәкчелегендәге театр түгәрәге укучылары районда үткән конкурста "Ялкау малай һәм спортчы бабай" исемле театр белән 3нче урынны алдылар. Аларга иҗади уңышлар телибез.
-
Икшермәдә чаңгы ярышы. 21.02.2012

21нче февраль көнне Икшермә зонасында чаңгы ярышы булды. Безнең мәктәптән Миннегулов Рүзәл,Сәләхиев Рәфис,Галимҗанова Алинә,Кәримов Фәүзән,Гайсина Инзилә һәм Җәләлетдинов Дилүсләр катнашты. Дилүс 3нче,Фәүзән 4нче урынны яулады. Дилүскә уңыш телибез.











