Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Уку дәресе.
20.03.2012
4нче сыйныфта Ризәлә Нурлыгаяновна "Роберт Әхмәтҗанов шигырьләре" дигән темага ачык дәрес үткәрде. Шигырьгә анализ ясау буенча бик матур дәрес карадык. Укытучы балачакта ясаган шигырь китапчыгы белән үз укучыларын таныштырды, балачак истәлекләре белән уртаклашты. Бу исә аларда кызыксыну уятты. Өйгә эш итеп шигырь китабы булдырырга кушылды.
Шулай итеп башлангыч класслар атналыгы үтеп китте. Барлык башлангыч сыйныф укытучылары да атналыкка зур өлеш керттеләр. Линейкада атналыкка нәтиҗә ясалды.
-
Рус теле һәм әдәбияты,инглиз теле һәм тарих атналыгы.
20.03.2012
19нчы марттан мәктәптә гуманитар фәннәр атналыгы башланып китте.
7нче сыйныфта Халисә Салихҗановна "Обобщающий урок по теме "Наречие"дигән темага ачык дәрес үткәрде. Диапроектор һәм башка күрсәтмәлелекләрдән оста файдаланып, ул укучыларның рәвеш буенча алган белемнәрен кабатлатты. Укучылар рәвешләр кертеп җөмлә төзи алуларын, рәвеш төркемчәләрен, аларның язылышларын белүләрен расладылар.
-
Боксчы Фаяз 20.03.2012

4нче сыйныф укучысы Галимуллин Фаяз Әлмәттә бокс ярышында катнашып 4нче урынны алып кайтты. Медаль һәм мең сум премия белән бүләкләнде.
-
Ачык дәрес.
16.03.2012
1нче сыйныфта Зифа Давытовна татар теленнән "Хайван кушаматлары"дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар бик актив катнашты.Укытучы дәрестә куйган максатына иреште. Директор Гөлнур Вакыйфовна һәм башка укытучылар тарафыннан дәрескә анализ ясалды.
-
Артистлардан ким түгел... 16.03.2012

Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. 2нче сыйныф укучылары "Камыр-матур" дигән әкият күрсәттеләр. Балалар үзләрен чын артистларча тоттылар. Әкият барыбызга да ошады. Энҗе Мәхмүтовнага тагын да зур уңышлар телибез!!!
-
Рус теленнән ачык дәрес.
15.03.2012
3нче сыйныфта рус теленнән ачык дәрес булды. Дәрестә укучылар бик актив катнашты. Укытучы Ләлә Бәзгетдиновна куйган максатына иреште. Соңыннан дәрескә анализ үткәрелде.
-
Әниләргә зур бүләк.
15.03.2012
"Көмеш кыңгырау" газетасында Ильмира Дәүләтова, Алинә Галимҗанова, Динә Галиуллина һәм Дилүс Җәләлетдиновларның Әниләр темасына язылган шигырьләре басылып чыкты.
Әти-әнием миңа
Дөрес,чын тәрбия бирә.
Аларның изге өметен
Аклармын гомер-гомергә.
-
Кулларыбыз тудырган могҗиза. 15.03.2012

"Кулларыбыз тудырган могҗиза". Әнә шул исем астында мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан эшләнгән әйберләрдән күргәзмә оештырылды. Аларның кул эшләре һәммәбезне дә сокландырды.
-
Күргәзмә 15.03.2012

Безнең куллар тудырган
Могҗизаны күрегез.
Беренче сыйныф укучылары
Эше дип белегез!
-
Республикакүләм "Дулкыннар"конкурсы 14.03.2012

Татар халкының күренекле композиторы Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулуга багышланган 7нче Республикакүләм "Дулкыннар"конкурсының "Вокал" номинациясендә катнашып 2нче сыйныф укучысы Закирова Ләйлә 3нче урынны алды һәм диплом белән,ә Вәлиева Алсу "Нәфис сүз" номинациясендә катнашып Сертификат белән бүләкләнде, Җитәкчеләре Энҗе Мәхмүтовна. Киләчәктә дә Сезгә зур уңышлар юлдаш булсын.











