Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
"Вместе мы - одна страна!"
09.02.2012
Ноябрь - январь айларында район күләмендә булып үткән балалар иҗат конкурсларында җиңүче укучыларыбыз:
"Миру - мир"- "Компьютерная графика" номинациясе-Мөхәммәтҗанова Зилә 2нче урын;
"Витраж"номинациясе-Гаянова Зәлия 3нче урын;
"Дружба народов РТ"конкурсында- Дәүләтшина Ландыш 3нче урын;
"Играют все!"-"Описание игры"номинациясе-Гаянова Зәлия 1нче урын;
Барлык конкурсларның да җитәкчесе педагог-организатор Гаянова Венера Нәҗиповнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз.
07.02.2012
Бу атнада озайтылган көн группасы укучылары "Кошларга ярдәм итик!" акциясе оештырдылар. Кошларга җимлекләр ясап элделәр. Һәммәбез дә мәрхәмәтле булыйк!
-
"Ел укытучысы"конкурсы 02.02.2012

Шәмәрдән урта мәктәбендә безнең мәктәпнең тарих укытучысы Мөхәммәтҗанов Рөстәм Хәмит улы 5нче сыйныфта "Аттика игенчеләре җирләрен һәм азатлыкларын югалталар"дигән темага ачык дәрес үткәрде.Дәрес күргәзмәлелекккә шактый бай иде. Укытучы мультимедиа,компьютер һ.б. чаралардан оста файдаланды. Укучылар дәрестә бик актив булдылар.
-
Рәхмәт хаты.
28.01.2012
2нче сыйныф укучылары (җитәкчесе: Вәлиева Энҗе Мәхмүтовна) Габдулла Тукай иҗатына багышланган иҗади конкурста актив катнашып РӘХМӘТ ХАТЫНА лаек булдылар. Молодцы,укучылар!!!
-
"Алтын балык"
28.01.2012
"Алтын балык" ачык республика конкурс-күргәзмәсенең район сайлап алу этабында катнашып АГАЧ БИЗӘҮ номинациясендә 5нче сыйныф укучысы Гаянова Зәлия 1нче урын (җитәкчесе:Гаянова Венера Нәҗиповна), ә СУВЕНИР номинациясендә 8нче сыйныф укучысы Дәүләтова Ильмира 2нче урынга лаек булдылар. Зиннәтова Алисә, Гайсина Инзилә, Кәримова Гөлнур, Гаянова Сөмбел, Хәбибрахманова Гөлфинә, Кәримов Фәүзән, Закирова Ләйсән,Хуҗина Миләүшә һәм Хәбибрахманов Әлфисләрнең эшләре дә республика конкурсына җибәрелде. Җитәкчеләре: Хәбибрахманова Гөлнур Шаһитовна. Сезгә иҗади уңышлар!!
-
Математик кафе
26.01.2012
26нчы гыйнвар көнне мәктәп күләмендә "Математик кафе" уены үткәрелде. БИССЕКТРИСА һәм СУММА командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә, БИССЕКТРИСА командасы җиңүче булды. Уен барыбызга да бик ошады.
-
хоккейчы кыз Ләйсән
25.01.2012
8нче сыйныф укучысы Закирова Ләйсән хоккей буенча Республика күләмендә 1нче урынны алды. Молодец, Ләйсән!!!!!
-
АТНАЛЫК
23.01.2012
1. Атналыкны ачу.
2. Олимпиада.
3.Презентация конкурсы.
4.Математикадан ачык дәрес. "Пропорция"
5. Физикадан ачык дәрес. "Электр тогының тәэсирләре"
6.Класстан тыш чара - кафе "Математик".
7.КВН "Ягез әле,физиклар"
8.Йомгаклау. Атналыкка нәтиҗә ясау.
-
Бадментон
17.01.2012
5-8нче сыйныф укучылары арасында Бадментон буенча район беренчелегендә 7нче сыйныф укучысы Галимҗанова Алинә 2нче урынны алды. Җитәкчесе: Гайбадуллин Ильнур Бакиевич. Киләчәктә дә уңышлар сиңа, Алинә!!!
-
Милли көрәш.
17.01.2012
12нче гыйнвар көнне Симет мәктәбендә Кыш бабай призына көрәш булды. Дәүләтшин Булат,Галимуллин Алмаз - 1урын,Галимуллин Фаяз,Гаянов Илдус - 2нче урын,Җәләлетдинов Дилүс - 3нче урын алды. Егетләр,молодцы!











