Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
Бадминтон ярышы. 31.10.2012

Завод-Нырты урта мәктәбендә бадминтон буенча ярыш үткәрелде. Безнең мәктәптән Мухаметзянова Зилә,Сәләхиев Рәфис һәм Галимҗанова Алинә катнашты. Алинә 2нче урынга лаек булды. Җитәкчесе - Ильнур Бакиевич.
-
Праламент дәресе. 27.10.2012

Татарстан Мәгариф һәм фән министры приказы нигезендә Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбендә 27 октябрь көнне "1-9нчы сыйныфларда гражданнарның хокуклары хәм бурычлары" дигән темага тарих укытучысы Рөстәм Хәмитович тарафыннан Парламент дәресе үткэрелде. Дәрес интернет- матбугат материалларына таянып, презентацияләр кулланып үткәрелде.
-
Җиңүгә икенче адым. 24.10.2012

"Команда-2013"проектының район этабында безнең мәктәпнең "Яшь көч" командасы 3нче урынны яулады.
Җиңүегез белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Без-волонтёрлар 24.10.2012

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада — илдәге мөһим вакыйгаларның берсе булган Уеннарны оештыруга үз өлешеңне кертү, үзеңнең мөмкинлекләреңне сынап карау һәм зур халыкара проектта эшләү - үзе бер җиңү.
-
Көзге хисләр. 19.10.2012

Сокланып атлыйм
Көзге урманнан.
Алтын хәтфәдән
Юрган ябынган.
Нинди генә төс
Чагылмый анда.
Күңелле икән
Көзге урманда!
Гөлнур Кәримова,Сөмбел Гаянова һәм Динә Галимуллинаның көз темасына багышланган шигырьләре "Көмеш кыңгырау" газетасында басылып чыкты.
-
Без футбол яратабыз... 18.10.2012

Олы Кибәче урта мәктәбендә үткәрелгән футбол ярышында безнең мәктәпнең кызлар командасы 2нче,
малайлар командасы 3нче урынны яуладылар. Молодцы!!!
-
Тарих укытучыларының район семинары. 16.10.2012

16нчы октябрь көнне мәктәбебездә "Тарих буенча укучыларның тикшерү эшчәнлеге" дигән темага тарих укытучыларының район семинары үткәрелде.
-
Безнең кулда көч.
16.10.2012
14нче октябрь көнне районда кызлар арасында кул көрәше ярышы үткәрелде.
7нче сыйныф укучысы Хуҗина Миләүшә 1нче, 8нче сыйныф укучысы Мөхәммәтшина Гөлчәчәк 3нче урынга лаек булды.
Кызлар! Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Ачык дәрес. 16.10.2012

Рөстәм Хәмитович 6нчы сыйныфта "Урта гасырларда катлаулар җәмгыяте. Крестьяннар общинасы." дигән темага ачык дәрес үткәрде.
Район күләмендә үткәрелгән әлеге дәрес бик уңышлы чыкты.
-
Спорттагы уңышларыбыз. 15.10.2012

13нче октябрь көнне Мичән урта мәктәбендә көрәш буенча ярыш үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм урыннар алдылар.
Гер күтәрү буенча
Галимуллин Нияз(8нче класс) - 1урын
Зиннәтов Гадел(5нче класс) - 3урын
Каюмов Нияз(4нче класс) -2урын
Көрәш буенча
Галимуллин Нияз(8нче класс) - 1урын
Галимуллин Фаяз(4нче класс) - 2урын











