Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Матбугат битләрендә... 29.01.2013

Укучыларыбызның язмалары матбугат битләрендә еш чыга.
-
Ачык тәрбия сәгате. 25.01.2013

Сәламәт яшим дисәң,
Гел чиста йөрт үзеңне.
Чисталыкта-пөхтәлектә
Сәламәтлек нигезе.
4нче сыйныф җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Ләлә "Чисталык-сәламәтлек нигезе"дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде.
-
Физикадан ачык дәрес. 25.01.2013

Галимуллин Илгизәр 7нче сыйныфта "Газ басымы"дигән темага ачык дәрес үткәрде.
Газ басымының барлыгын,аның нинди зурлыкларга бәйлелеген тәҗрибә ярдәмендә таптылар
-
Районда күрсәтелгән класс сәгате. 25.01.2013

Розалия Хәмитовна Саба гимназиясенең 7"А"классында"Акча-начар хуҗа яки яхшы хезмәтче"дигән темага класс сәгате үткәрде.
Акча турында җырлар,акча тарихы белән танышу,"Сез акча белән дуслаша беләсезме?"дигән тест эшләү һәм акчаның уңай,тискәре якларын күрсәтүче төрле ситуацияләр чишелде,уеннар уйналды.
-
Икшермә МЧС хезмәткәрләре килде 25.01.2013

24нче гыйнвар көнне мәктәбебезгә Икшермә МЧС хезмәткәрләре килде. Алар,янгын булган очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар.
-
Эвакуация буенча өйрәнүләр. 25.01.2013

Мәктәптә эвакуация буенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
"Дулкыннар" конкурсы 25.01.2013

24нче гыйнвар көнне 3нче сыйныфтан Вәлиева Алсу ,Закирова Ләйлә, 7нче сыйныфтан Кәримова Гөлнур, 8нче сыйныфтан Мөхәммәтҗанова Зилә җыр һәм шигырь сөйләү номинациясендә, Гайсина Инзилә,Гаянова Зәлия(6кл.),Салихов Рүзәл(5кл) һәм Кәримов Фәүзән(7кл) рәсем номинацияләре буенча район күләмендә "Дулкыннар"сайлап алу конкурсында катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 25.01.2013

"Дулкыннар" район сайлап алу турында җиңгән укучыларыбызны ,3нче сыйныф укучысы Вәлиева Алсуны (шигырь сөйләү буенча),
Закирова Ләйлә һәм 7нче сыйныф укучысы Кәримова Гөлнурны (вокал номинациясе буенча),
6нчы сыйныф укучысы Гайсина Инзиләне "Татарстан халкы һәм культурасы"( рәсеме буенча) кайнар котлыйбыз.
Республикада да җиңүгә ирешүләрен телибез.
-
Слабое звено. 25.01.2013

Математика укытучысы ГайбадуллинИ.Б. 6-9нчы сыйныф укучылары белән "Слабое звено"уены үткәрде. Уенда 7укучы катнашты.Җиңүче булып 9нчы сыйныф сукучысы Дәүләтова Ильмира калды. Уен барлык укучыларга да да ошады.
-
Бие әле,бие... 23.01.2013

Альбина Илсур кызы үткәрә торган "Сәйлән" бию түгәрәгенә укучылар бик яратып йөриләр.











