Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Яңа ел лотереясы 28.12.2012

27нче декабрь көнне мәктәптә Яңа ел лотереясы уйнатылды.
-
Ачык ишекләр көне. 23.12.2012

21нче декабрьдә 1-3нче сыйныфларда Ачык ишекләр көне үткәрелде. Әти-әниләр дәрестән тыш эшчәнлек, балаларның укулары белән таныштылар.
-
Милли көрәш.
23.12.2012
Район күләмендә үткәрелгән милли көрәштә 4нче сыйныф укучысы Галимуллин Фаяз, 8нче сыйныф укучысы Кәбиров Нүрсил 1нче,6нчы сыйныф укучысы Сафиев Рүзәл 2нче урын алды.
Егетләр,молодцы!
-
Юбилеегыз белән!! 22.12.2012

Салкын карлы кышта тусагыз да сез,
Яз кояшы һәрчак күңелегездә,
һәрвакытта йөзегез көләч булсын,
Балкып яшәгез гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгегез —
Без калабыз шушы теләктә.
Гөлнур Вакыйфовна!
Әти-әниегез,туганнарыгыз, мәгариф хезмәткәрләре, хезмәттәшләрегез, дусларыгыз Сезгә бүген кочак-кочак чәчәк,матур тәбрикләү сүзләре,җырлар бүләк итәләр. Укучыларыгыз Сезнең каршыда баш ия. Сез чын УКЫТУЧЫ, ҖИТӘКЧЕ!!!
-
Туган көнегез белән!!! 21.12.2012

Тәҗрибәле,киң күңелле,олы җанлы җитәкчебез,Гөлнур Вакыйфовна!
Сезне туган көнегез белән чын күңелдән тәбриклибез,иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Гөлнур Вакыйфовна тырыш,талантлы,хезмәт сөючән,гади һәм таләпчән булуы белән коллективта абруй казанды. Һәрвакыт шулай кешелекле,нурлы йөзле,ярдәмчел булып калуыгызны,киләчәктә дә ныклы сәламәтлек белән озын гомер кичерүегезне телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк-
Без телибез Сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек,бары шатлыклар!
Изге теләкләр белән Олы Арташ төп мәктәбе коллективы.
-
Уңышыгыз белән котлыйбыз! 20.12.2012

4 нче сыйныф укучысы Каюмов Нияз (җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Ләлә) татар теленнән районда үткәрелгәгн олимпиадада 3нче урынны алды.
Аларны уңышлары белән тәбрик итәбез!!!
-
Спорттагы җиңүләребез. 17.12.2012

Кукмарада үткәрелгән көрәштә Галимуллин Нияз 2нче урынны алды.
Мамадышта үткән хоккей ярышында Саба командасы 1нче урынны алды.безнең мәктәптән Закирова Ләйсән дә әлеге командада уйный.
-
Үз авылың тарихын беләсеңме? 17.12.2012

Чаллыда үткәрелгән конференциядә Мөхәммәтҗанова Зилә(җитәкчесе Мөхәммәтҗанов Рөстәм) "Ике басу Арташ авылы тарихы"темасына чыгыш ясап,Диплом һәм Сертификат белән бүләкләнде.
-
Атналыкка йомгак.
17.12.2012
Башлангыч сыйныфлар атналыгына йомгак ясалды. Атналыкта актив катнашучылар Грамоталар белән бүләкләнде.
-
Юлда йөрсәң,САК БУЛ!!! 15.12.2012

Башлангыч сыйныфлар атналыгында "Юлда йөрсәң,сак бул!"дип исемләнгән чара үткәрелде.Кичәгә старший инспектор ГИБДД Насыйбуллин И.Д. килгән иде. Ул чараны бик ошатты.Соңыннан алар белән эчтәлекле әңгәмә үткәрде.











