Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Рәхим итегез,кошкайлар! 23.01.2013

Салкын кыш көннәре кошларга азык табуы бик авыр. 5нче сыйныф укучылары җимлекләр ясап элделәр.
Дуслар,әйдәгез мәрхәмәтле булыйк. Барыбыз да җимлекләр ясап элик.
Кошлар-безнең якын дусларыбыз бит.
-
Президентские состязания 23.01.2013

Декабрь аенда мәктәбебездә,5-9нчы сыйныф укучылары арасында, "Президентские состязания" ярышлары булды.
Гомумән алганда,безнең укучылар һәрвакыт спорт белән дус.
-
Спорт яңалыклары. 21.01.2013

4нче сыйныф укучысы Галимуллин Фаяз Кукмара районында "Гәрәй Батыр" призына үткән милли көрәш ярышында 2нче урынны алды. Ике егетебез Башкортстан республикасына бокс ярышына барды. Кәбиров Нүрсил 2нче,Галимуллин Нияз 3нче урынны алып кайтты.
Афәрин,егетләр!!!
-
МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ИНФОРМАТИКА АТНАЛЫГЫ 21.01.2013

21 гыйнвар-28 гыйнвар
-
Методик ярдәм. 19.01.2013

Методик ярдәм күрсәтү йөзеннән мәктәпкә мәгариф бүлеге начальнигы ярдәмчесе Ләйсән Рәкыйповна килде.
Ул мәктәп документлары белән танышты,үзенең киңәшләрен бирде.
-
Чисталык дәресе. 16.01.2013

Бүген тәрбия сәгатьләре башлангыч сыйныфларда "Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы",
5-7нче сыйныфларда "Табигатьне саклыйк",
8-9нчы сыйныфларда" Республикабыздагы тыюлыклар" дигән темаларга багышланды,
экологиягә кагылышлы фильмнар карадылыр,Татарстанның табигате белән таныштылар.
-
Авылым бүген һәм иртәгә... 15.01.2013

...Әйе,авылымның үткәне,бүгенгесе,киләчәге уйландыра,куандыра,өметләндерә. Аның һәр почмагы:елгасы,урманы,кырлары миңа газиз,якын һәм кадерле. Мин авылым һәм аның кешеләре белән горурланам...
Әлеге юллар "Авылым бүген һәм иртәгә" дигән темага язылган иншадан алынды. Ул инша район күләмендә оештырылган конкурста 3нче урынны алды. Авторы Мөхәммәтҗанова Зилә,җитәкчесе Дәүләтова И.Г
Сезгә яңа иҗат уңышлары телибез!!!
-
Кыш турында язабыз 15.01.2013

Яңа ел килде,карлар сибелде.
Бөтен тирә-як акка төренде.
Агач-куаклар юрган ябынган.
Кышкы табигать серлелек алган.
"Көмеш кыңгырау" газетасының 4нче,12нче гыйнвар саннарында Ләйсән Закирова,Миләүшә Хуҗина,Гөлфинә Хәбибрахманова,Гөлфия Ибраһимова,Гөлчәчәк Мөхәммәтшина,Чулпан Сәмигуллина һәм Алинә Галимҗановаларның шигырьләре басылып чыкты.
-
Эх күңелле чаңгы шуулары... 15.01.2013

Ява карлар,яңа карлар,
Дөньяның матур мәле.
И дускаем,чаңгы тагып,
Безнең янга кил яме.
Кышның бар рәхәте чана,чаңгы шуудадыр. Моны 4 һәм 5нче сыйныф укучылары да шулай уйлый.
-
Шигъри мизгелләр 12.01.2013

Көтеп алган бу Яңа ел
Шатлык китерсен безгә.
Ил-көнебез тыныч булсын,
Бәхет телибез сезгә!
"Көмеш кыңгырау" газетасының 29нчы декабрь санында Гаянова Сөмбелнең "Хуш киләсең,Яңа ел!"исемле шигыре басылып чыкты.











