Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Бадминтон ярышы 17.11.2012

Безнең мәктәп коллективыннан Газизҗанова Г.В.,Гайбадуллин И.Б.,Дәүләтгәрәев З.С.,Әгъләмова Л.И-лар Саба районында оештырылган Бадминтон ярышында катнашты.
-
Олимпиадалар башланды. 17.11.2012

Бүген олимпиадаларга старт бирелде. Астраномия фәненнән Газизов Фәнил районга олимпиадага чыкты.
Технология фәненнән Газизов Фәнил 1нче урынны алды. Укытучысы Гәрәев Гафур Әюп улы. Уңышыгыз белән котлыйбыз!
-
"Мәгариф"кә язабыз. 16.11.2012

"Мәгариф"журналының ноябрь санында химия укытучысы Сафиева Розалия Хәмит кызының "Башлангыч химик төшенчәләр"исемле дәрес эшкәртмәсе басылып чыкты.
Сезгә тагын зур уңышлар телибез!
-
Русский медвежонок 16.11.2012

Мәктәбебездән 19 укучы рус теленнән үткәрелүче "Русский медвежонок"конкурсында катнашты.
-
Матурлыкка омтылабыз 16.11.2012

Без сыйныфта 6 укучы. Һәммәбез дә матурлыкка,күп белергә омтылабыз.
Сыйныф җитәкчебез Энҗе Мәхмүтовна безне күп нәрсәләргә өйрәтә.
"Көмеш кыңгырау"газетасында Алсу Вәлиеваның әкияте һәм шигыре,Самат Мөхәммәтҗановның,Ләйлә Закированың да шигырьләре басылып чыкты.
"Саба дулкыннары" радиосы оештырган Әниләр көненә багышланган шигырь конкурсында Энҗе Мәхмүтовна үзенең укучылары белән призлы урынга чыкты.
-
Пионерия хәрәкәтенә 90 ел. 16.11.2012

Пионерия хәрәкәтенең 90еллыгына багышланган "Детское движение нашей школы" стенд эшләү конкурсында "Дуслык" балалар оешмасы 3нче урынны алды
һәм ПОЧЁТНАЯ ГРАМОТА белән бүләкләнде.
-
Педагогик киңәшмә. 13.11.2012

Бүген мәктәптә педагогик киңәшмә үтте. "Профессиональ осталыкны күтәрүнең педагогика-психологик нигезләре" дигән темага Розалия Хәмитовна эчтәлекле доклад укыды. 1нче чирек нәтиҗәләре, 1һәм5нче сыйныф укучыларының адаптация чоры, олимпиада һәм ГИАга әзерлек һәм башка мәсьәләләр каралды.
-
"Учитель цифрового века"
13.11.2012
"Учитель цифрового века" бөтенроссия проектында актив катнашканнары өчен информатика һәм математика укытучысы Ильнур Гайбадуллин, мәктәп директоры Гөлнур Вакыйфовна һәм мәктәп ДИПЛОМНАР белән бүләкләнде. Уңышларыгыз белән тәбрик итәбез.
-
Шигъри мизгелләр.
11.11.2012
Казаным.
Казан-минем башкалам,
Горурланам синең белән.
Көннән-көн үсәсең,
Мин шуны яхшы беләм.
Борынгы шәһәрем син,
Таралыр даның еракларга.
Бөтен дөнья халкы җыела
2013нче елда Универсиадага.
"Көмеш кыңгырау"газетасында үз шигырьләребезне күреп сөенәбез. 3нче ноябрь санында Рәис Мөхәммәтҗанов,Рәзинә Миннегулова, Гөлия Кәримова һәм Ильмира Дәүләтоваларның яңа шигырьләре басылып чыкты.
-
У-р-р-р-а! Каникул! 09.11.2012

Каникул булса да, мәктәбебез балалар тавышыннан гөрләп тора. График буенча консультация,олимпиадага әзерлек һәм түгәрәкләр үткәрелә.
7нче ноябрь көнне Лесхозга Боз сараена барсалар,9нчы ноябрь көнне Сабага бассейнга бардылар, Зур уенга чыктылар.
Галимуллин Нияз,Кәбиров Нүрсил һәм Галимуллин Фаяз Кукмарага бокс ярышына барды.
Галимуллин Фаяз 1нче урынны алды,кубок һәм диплом белән бүләкләнде.
"Быстрее,выше,сильнее"интеллектуаль уенында безнең мәктәп укучылары 3нче урынны алды. Зур җиңүегез белән котлыйбыз. Молодцы!!!











