Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Хәтер дәресе. 23.01.2016

Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Хасанов М.М. укучылар өчен бердәм дәрес үткәрде. Әлеге дәрес Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгы истәлегенә багышланган иде. Укучыларга бу вакыйга турында фильм да күрсәтелде.
-
Ветеран белән янәшә. 20.01.2016 “Янәшәдә ветеран”акциясенә һәркем булдыра алганча үзеннән өлеш кертә. Бездә матур гадәт яши, тимурчылык эшен дәвам итәбез. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар, хезмәт, сугыш һәм тыл ветераннарын үзебезгә чакырып, концертлар күрсәтәбез, очрашулар оештырабыз. Шулай ук бәйрәмнәрдә аларны игътибарсыз калдырмыйбыз. Өлкәннәр көне, Укытучылар көне, Җиңү бәйрәмнәрендә алар – кадерле кунак. Вакыт табып ярдәм итәргә тырышабыз. Бүген 2 һәм 3нче сыйныф укучылары Фәния апаның йорт эшләрендә булышып, капка төпләрен көрәп кайттылар.

-
Нюрнберг судына - 70 ел. 19.01.2016

Мәктәбебездә "Нюрнберг судына - 70 ел"га багышлап чаралар үткәрелә башлады. Китапханәче Дәүләтшина Ләйлә Вагыйз кызы китап күргәзмәсе оештырды. Без - бәхетле буын. Чөнки безгә сугыш дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Шуңа да без бәхетле! Ләкин без сугышның нинди яман чир икәнлеген белергә, аны тудырырга тырышучыларга киртә булырга тиешбез. Фашизм алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы - хәсрәтләрне тарих битләреннән, әдипләребез язып калдырган әсәрләрдән укып төшенергә, әби-бабаларыбызның дошманга каршы көрәштә күрсәткән данын сакларга, ничә йөз еллар үтсә дә, Кеше - Син һәм Мин,җир йөзенә яшәү өчен туган башка кешеләргә карата намуслы, олы йөрәкле, кече күңелле булып калырга тиешбез. Фашизм дигән яман чир үз артыннан бер дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып бәхетсезлекләрне, кайгы –хәсрәтләрне, күз яшләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк!
-
Юбилеең белән! 15.01.2016

Хөрмәтле Фирая Әхмәтхан кызы!
Сезне аклыкка, сафлыкка төренгән кыш аена туры килгән
Туган көнегез белән ихлас котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне
җиткерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, мул тормыш телибез.
Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
-
Уңышлар телибез! 07.01.2016

Каникуллар кызыклы һәм файдалы үтә. Укучылар чана,чаңгы шуалар,спорт ярышларында катнашалар. Шул ук вакытта, имтиханнарга да әзерләнәләр. 9нчы сыйныф укучылары өчен,имтиханга әзерлек максатыннан, консультацияләр үткәрелә. Бүген сайлап алу имтиханы тапшырачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт. 07.01.2016

7нче гыйнвар көнне 2-8 нче класс укучылары Гаянова В.Н. җитәкчелегендә Лесхоз бистәндәге "Нарат" боз сараена тимераякта шуарга бардылар. Алар күңелле генә ял итеп кайттылар.
-
Район Башлыгы Чыршы бәйрәме. 06.01.2016

6нчы гыйнвар көнне Лесхоз спорт комплексында балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде.Яңа ел тамашасы әкият геройлары белән башланып китте. Укучылар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Ахырдан флешмоб биеделәр. Тамашадан һәр бала бүләкләр һәм яхшы кәеф алып китте.Балаларга матур бәйрәм бүләк иткән өчен район Башлыгы Миннеханов Р.Н. һәм БИҮ хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт!
- Ниязның уңышы. 06.01.2016 Югары Симет мәктәбендә Кыш Бабай призына үткәрелгән көрәштә 7нче сыйныф укучысы Каюмов Нияз 1нче урынны алды. Уңышың белән, Нияз!
- Кыш бабайга бүләк. 04.01.2016 "Кыш бабайга бүләк" декоратив-гамәли региональ конкурсында җиңүче укучыларыбыз: Закирова Ләйлә - 6нчы сыйныф - 2 урын(Хабибрахмановаг.Ш.) Валиева Алсу - 6нчы сыйныф - 2 урын (ВалиеваЭ.М.) Гайсин Илнат - 4нче сыйныф - 3 урын (Гайсина Г.Я.) Уңышларыгыз белән сезне!
- Каникуллар дәвам итә. 04.01.2016 Укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә. Мәктәпләрдә яңа ел бәйрәмнәре, төрле кичәләр, бәйгеләр, спорт уеннары үтә,Лесхозга боз сараена, Район Башлыгы ёлкасына, Югары Симет мәктәбенә көрәшкә бару оештырылачак. Мөхәммәтҗанов Рәис һәм Салихов Рүзәл район күләмендә оештырылган республика олимпиадасына әзерлек дәресләренә, ә 9нчы сыйныф укучылары мәктәпкә консультациягә йөриләр.











