Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Бадминтон түгәрәге 06.04.2016

Бүген бадминтон түгәрәгендә укучылар бадминтон уенындагы
уен күнекмәләрен кабатладылар.
-
"Компьютер һәм мин" түгәрәге 05.04.2016

Бүген "Компьютер һәм мин" түгәрәгендә укучылар һәрберсе мөстәкыйль
темага презентация эшләделәр. Презентациягә мәгълүматны укучылар
интернеттан эзләделәр. Бүгенге дәреснең темасы да "Презентация өчен
мәгълүматны интернеттан эзләү" иде.
-
Акция ГТО 05.04.2016

Бүген ГТО акциясе кысаларында,1-4 сыйныф укучылары арасында,
"Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы!" темасына рәсем конкурсы
үткәрелде.Конкурста барлыгы 15 укучы катнашты.
-
"Әти-әниемнең һөнәре- иң шәбе!" 04.04.2016

Бүген 5 сыйныфта тәрбия сәгате "Әти-әниемнең һөнәре - иң шәбе!" дигән
темага багышланды. Укучылар үзләренең әти-әниләренең эш урыннарында
булулары, аларның көн дәвамындагы шөгыльләре турында сөйләделәр.
Тәрбия сәгатен һөр һөнәрнең кирәкле һәм үзенең авырлыклары
булуын исбатлап йомгакладылар.
-
Кайсы һөнәр яхшырак? 04.04.2016

6 сыйныфта тәрбия сәгате "Кайсы һөнәр яхшырак?" дигән темага багышланды.
Сыйныфтагы һәр укучы әти-әнисенең эш урынында булып, фотога төшеп,
презентация ясап чыгыш ясады. Укучылар һөнәрләр турында күп мәгълүмат
алдылар.
-
Һөнәрләр темасына багышланган тәрбия сәгате 04.04.2016

7 сыйныф укучылары бүген әти-әниләренең һөнәрләре турында
бик эчтәлекле һәм нәтиҗәле чыгыш әзерләп килгәннәр иде.
Презентацияләре дә бик бай мәгълүматлы һәм күп фотолы иде.
-
Җыен "Без-Тукай оныклары" 04.04.2016 Педагог-оештыручы Дәүләтова И.Г. башлангыч сыйныф укучылары белән "Без - Тукай оныклары" дигән темага җыен үткәрде. Анда Габдулла Тукай иҗаты буенча бик күп мәгълүмат бирелде. Укучылар җыенга бик нык әзерләнгән иделәр.

-
Бассейнга сәяхәт 02.04.2016

Физик тәрбия дәресе программасына йөзү кертү белән бәйле рәвештә,
график нигезендә, 14 укучы Саба йөзү бассейнына бардылар.
Физик тәрбия укытучысы Дәүләтгәрәев З.С. укучыларны бассейнда үз-үзеңне
тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
-
Г.Тукайның тууына 130 ел 01.04.2016

Апрель аенда татар халкы бөек Тукайның тууына 130 еллыкны билгеләп үтәчәк. Шул исәптән мәктәбебездә, күренекле датага багышланган чаралар планы төзелде.
-
Кошлар көне 01.04.2016

Бүген биология укытучысы Сафиева Рузалия Хамитовна
"Кошлар - канатлы дусларыбыз!" дигән темага
башлангыч сыйныф укучылары белән викторина үткәрде.











