Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Каләмне корал итеп. 15.02.2016

15нче февраль көнне мәктәп күләмендә патриотик – шагыйрь Муса Җәлилнең 110 ел тууына багышланган “Каләмне корал итеп” дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы турындагы китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган викторина үткәрелде.
-
Әлифба бәйрәме. 14.02.2016

13 февраль мәктәптә 1 класслар өчен зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме үтте. Бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Мөхәрләмова Г.Т. оештырды. Укучылар бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Кичә бик күңелле узды.
-
Лыжня России-2016. 14.02.2016

13нче февраль көнне "Лыжня России-2016"дип исемләнгән чаңгы ярышы уздырылды. Әлеге чарада барлык мәктәп коллективы катнашты.
-
Бар җырымны илгә багышладым... 12.02.2016

Мәктәптә Муса Җәлил көннәре дәвам итә. Укучылар тарафыннан герой-шагыйрь
Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган газета чыгарылды.
-
Чаңгы ярышлары дәвам итә. 12.02.2016

Бүген 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары булып узды. 1нче урынга Гайсина Инзилә,Җәләлетдинов Дилүс, 2нче урынга Нургалиева Лилия, Гаялетдинов Альмир, 3нче урынга Гасимуллина Язгөл һәм Галимуллин Фаяз ия булды.
-
Чаңгы - 2016 11.02.2016

Мәктәптә "Чаңгы-2016"ярышлары дәвам итә. Бүген5-6нчы сыйныф укучылары ярышты.
Җиңүчеләр: 1урын- Вәлиева Алсу,Мөхәммәтҗанов Рәис;
2урын-Кәримова Гөлия, Төхбәтуллин Инсаф;
3урын.-Закирова Ләйлә,Гаянов Ринас;
-
Рәис - мәктәбебез горурлыгы. 11.02.2016

Математика фәне буенча 6нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис Бөтенроссия олимпиадасының район турында җиңеп, республика этабында катнашып кайтты. Рәис-мәктәбебез горурлыгы. Сине уңышың белән котлыйбыз,Рәис.
-
Җиңү батырларын онытмыйк! 11.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында "Җиңү батырларын онытмыйк"темасына күргәзмә оештырлылды.
-
Минем мәхәллә мәчете. 10.02.2016

3нче сыйныф укучысы Закирова Зилә (җит.МөхәммәтҗановаЛ.Б.) Саба районы Мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Минем мәхәллә мәчете"конкурсында катнашып, аппликация ясап 3нче урынны алды. МОЛОДЦЫ!!!
-
"Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел"темасына җыен. 10.02.2016

8нче февраль көнне "Яшьлек"һәм "Тамчы"отрядларында "Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел"га багышланган җыен үткәрелде. Җыенның һәр элементы укучылар өчен файдалы итеп оештырылды.











