Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Тукай замандашлары" VI Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы 20.04.2016

6 сыйныф укучысы Валиева Алсу (җитәкчесе Шигабиева Ф.Ә.)
"Тукай замандашлары" исемле 6 нчы халыкара шигырь сөйләүчеләр
конкурсында катнашып, диплом һәм гала-концертка чакыру билеты
белән бүләкләнде. Афәрин,Алсу!
-
Тукайга багышланган бердәм дәрес. 20.04.2016

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, бүген 20 апрельдә мәктәбебездә бердәм дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә укучылар Бөек шагыйребез турында тагын да күбрәк белә алдылар.
-
"Донорлар көне"/"День донора" 20.04.2016

Бүген фельдшер Каримова Флүсә Ралиф кызы югары сыйныф укучыларына
донорлар көне турында бай эчтәлекле мәгълүмат бирде.
Ул укучыларыбызга донорларның кем булуы, кеше тормышын саклап калуда
донорларның роле, донор булган кешегә кан яисә плазма бирү зыянлымы икәнен
аңлатты. Укучыларны киләчәктә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кеше язмышына битараф
булмаска, донор булудан курыкмаска өндәде.
-
Бердәм дәрес."Без -Тукай оныклары" 20.04.2016

Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бердәм дәрес-презентация үткәрелде.
-
Открытый урок по физической культуре 20.04.2016

Сегодня в рамках акции "Спортивный Татарстан"
по физической культуре в 7 классе проводился открытый урок
по теме "Игра по упрощенным правилам".
-
"Без Тукайны яратабыз!" викторина 20.04.2016

Бүген китаханәчебез Ләйлә Вагыйзовна 1-4 сыйныф укучылары
белән "Без Тукайны яратабыз!" исемле викторина үткәрде.
Ул презентация ярдәмендә укучыларның белемнәрен төрле
эш алымнарын кулланып тикшерде.
-
"День доброго кино"/ "Яхшы кино көне" 19.04.2016

Мәктәбебездә "Мәрхәмәтле Татарстан" һәм "Спортлы Татарстан" акцияләре
дәвам итә. Шушы акцияләр кысаларында бүген башлангыч сыйныф укучылары
үзләренең яратып карый торган мультфильмнарын искә төшереп рәсемнәрен ясадылар.
Бер-берсенә сораулар биреп, әңгәмә кордылар.
-
"ГТО - барыбыз өчен дә!" 18.04.2016

Бүген 6 сыйныф укучылары "Спортлы Татарстан" акциясе
кысаларында "ГТО - барыбыз өчен дә!" исеме астында
проект эшләделәр. Һәр укучы үзенең проектын
яклап чыгыш ясады.
-
"Без барыбыз да бертигез!" 18.04.2016

Бүген "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясен дәвам итеп
класс сәгатьләрендә "Без барыбыз да бертигез!"
темасына әңгәмәләр үткәрелде.
-
"Надежда Татарстана" бадминтон ярышы 18.04.2016

16-17 апрель көннәрендә Казанда үткәрелгән
бадминтон ярышында 1 сыйныф укучылары
Ахмадуллина Камилә, Самигуллин Илнар,
2 сыйныф укучысы Гаянов Илүсләр катнашты.
Илүс парлы уенда 5 урынны алып кайтты.
Алга таба уңышлар телибез аларга!











