Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 42 учащихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Мәктәп яналыклары
Җиңү көненә багышланган митинг.
Опубликовано: 08.05.2016Бүген, 8 май көнне, Олы Арташ төп мәктәбендә 9 май – Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үтте. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары,авыл җирлеге башлыгы, авылда яшәүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары катнашты. Илебез күгендә тынычлык урнашуына быел 71 ел тула. Укучылар көче белән әзерләнгән чара тәкъдим ителде. Мөхтәрәм өлкәннәребезне мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы тәбрикләде. Ул 9 Майның бөек хәтер көне булуын ассызыклады, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы аяусыз көрәшкән солдатларга, барлык авырлыкларны, кайгыларны күтәргән тыл ветераннарына бүгенге имин, тыныч тормышыбыз өчен ихлас һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ветераннарны Арташ авылы җирлеге башлыгы Алмаз Рәхимҗан улы котлады. Бәйрәм чарасы мәктәп ашханәсендә бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
К списку новостей