Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча линейка 29.12.2025

Гимназиябездә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар уздырылды. Линейка барышында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм конференцияләрдә катнашкан укучылар бүләкләнделәр.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна кышкы каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләде! Ял итеп, көч җыеп барлык укучыларны 12 нче гыйнвар көнне гимназиядә көтеп калабыз!В гимназии прошли торжественные линейки по итогам первого полугодия. На линейке были награждены учащиеся, которые стали победителями и призёрами различных конкурсов.
Директор гимназии Гульшат Абузаровна ознакомила учащихся с правилами поведения во время зимних каникул, пожелала веселых и полезных выходных! -
Котлыйбыз! 28.12.2025

Гимназия базасында эшләп килүче каратэ түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Открытый Чемпионат и Первенство Казани по каратэ Кекусин Кайкан" бәйгесендә югары нәтиҗәләргә ирештеләр:
- Сәлимов Рамазан- I урын (2Г);
- Сибгатуллин Гадел- I урын (5В);
- Жданов Алмаз - II урын (4А);
- Фахерлиев Ринат- II урын (5В);
- Бадгиев Мөхәммәд- III урын (2Г);
- Вәлиев Ислам- III урын (4В);
Укучыларыбызны һәм тренерлары Илсур Илгизовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!Наши учащиеся добились высоких результатов в соревновании "Открытый Чемпионат и Первенство Казани по каратэ Кекусин Кайкан". Поздравляем учеников и тренера Ильсура Ильгизовича с большой победой, желаем дальнейших успехов!
-
Өчпочмак ясау буенча мастер- класс 27.12.2025

Гимназиянең 2Г сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Аделя Ирековна белән өчпочмак ясау буенча мастер- класста катнаштылар. Укучылар әлеге көнне күңелле уздырдылар, рәхәтләнеп үзләре ясаган өчпочмаклар белән сыйландылар.
Учащиеся 2Г класса вместе с классным руководителем Аделей Ирековной приняли участие в мастер- классе по изготовлению треугольников. Учащиеся весело провели время, с удовольствием угощались треугольниками.
-
"Шүрәлене көттегезме?!" спектаклендә 27.12.2025

Гимназиянең 4А сыйныфы укучылары укытучылары Гөлфия Рөстәмовна җитәкчелегендә Галиәскәр Камал театрында "Шүрәлене көттегезме?!" спектакленә тамаша кылдылар. Укучылар тамашаны зур кызыксыну белән күзәттеләр, уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар!
Учащиеся 4А класса вместе с классным руководителем посетили спектакль "Шурале. Не ждали?!". Ребята с большим интересом наблюдали за представлением, получили позитивные эмоции и хорошее настроение!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239458%2F834a447e1f0e617f7d%2Fpl_wall_-216931602
-
Яңа 2026 нчы ел белән! 26.12.2025

Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Гимназиябездә 1- 4 нче сыйныф укучылары өчен түземсезлек белән көтеп алынган чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәм җыр- бию, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Кыш Бабай белән Кар Кызы укучыларга Яңа ел бүләкләрен тараттылар. Әлеге тамашаны оештырганнары өчен педагог- организатор Фәния Наилевнага һәм укытучыларга зур рәхмәт! Яңа ел һәрберебезгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде дигән теләктә калабыз! -
Игътибарлы булыйк! 24.12.2025

Казан шәһәре Идел буе районы прокуратурасы кисәтә!
Прокуратура Приволжского района г. Казани предупреждает!
-
Яңа ел чараларында 24.12.2025

- 5Б сыйныфы укучылары Айгөл Фәргатовна җитәкчелегендә өчпочмак пешерү буенча мастер- класста катнаштылар.
- 5В сыйныфы укытучылары Гөлчәчәк Ильшатовна белән берлектә УНИКСта "Сказка о потерянном снеге" дигән интерактив тамаша карадылар.
- 6Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфинә Әсхатовна белән прәннек бизәү буенча мастер- класс үткәрделәр.
- 8А сыйныфы укучылары укытучылары Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә "Имәнлек" шугалагында саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр -
"Тылсымлы Яңа ел" күргәзмәсе 24.12.2025

Еллык традицияне дәвам итеп, гимназиядә "Тылсымлы Яңа ел" дип исемләнгән кул эшләнмәләре һәм рәсем күргәзмәләре оештырылды. Әлеге күргәзмәләр бәйрәм атмосферасы һәм кәеф тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Барлык актив катнашкан укучыларга, әти- әниләргә, сынлы сәнгать укытучысы Гөлфинә Әсхатовнага зур рәхмәт!
Продолжая традицию, в гимназии были организованы выставки под названием "Волшебный Новый год". Эти выставки были организованы в целях создания праздничной атмосферы и настроения, развития творческих способностей учащихся.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239457%2Fe6c28aef6979fc0b98%2Fpl_wall_-216931602
-
"Казан Кремле" музей‑ тыюлыгы буйлап сәяхәт 23.12.2025

5А сыйныфы укучылары белән "Казан йөрәге" дигән танып- белү сәгате үткәрелде. Балалар "Казан Кремле" музей‑ тыюлыгы буйлап сәяхәт иттеләр.
Укучылар Казан Кремленең истәлекле урыннарын: Спас манарасы, нәфис Сөембикә манарасы һәм якты Благовещение соборы турында белемнәрен ныгыттылар, зирәклек, җитезлек тә күрсәттеләр. Алар уен биремнәрендә катнаштылар: Сөембикә манарасын төзеделәр, татар милли киемнәренең исемнәрен искә төшерделәр.С учащимися 5А класса был организован познавательный час "Сердце Казани". Дети путешествовали по музею- заповеднику "Казанский Кремль".
Учащиеся укрепили свои знания о достопримечательностях Казанского Кремля, участвовали в игровых заданиях: построили башню Сююмбике, вспомнили названия татарской национальной одежды. -
Дәрестән тыш эшчәнлек 23.12.2025

Гимназиянең 2Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Илсияр Илгизовна белән берлектә Галиәскәр Камал театрында "Шүрәлене көттегезме?!" спектаклен карадылар.
Шулай ук укучылар "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә "Цветная геометрия" дигән мастер- класста катнаштылар. Балалар вакытларын күңелле үткәрделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр!










