Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
Год основания учреждения: | 1999 |
У нас учатся: | 827, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 44 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз! 23.12.2024
Гимназиянең 3А сыйныфы укучысы Ризванов Булат шәһәр күләмендә үткәрелгән "Зелёные мечты" бәйгесенең "Татар милли сыерчык оясы" номинациясендә призёр булды. Булатны һәм җитәкчесе Гөлфия Рөстәмовнаны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Мөһим сөйләшүләр - "Бер ил- бер ук гореф- гадәтләр" 23.12.2024
23 нче декабрь көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Бер ил- бер ук гореф- гадәтләр"дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәреснең максатлары:
- Яңа елны каршы алу традицияләрен искә төшерү;
- гаилә традицияләренең кыйммәтләрен аңлау. -
Циркта кунакта 22.12.2024
Гимназиянең 1В сыйныфы укучылары Рамилә Рифатовна белән берлектә циркта Яңа ел тамашасын карадылар. Балаларга Яңа ел чарасы яхшы кәеф бүләк итте!
-
Һөнәри юнәлеш 22.12.2024
7А сыйныфы укучылары Казан милли тикшеренү технология университетында үткәрелгән заманча технологияләр һәм мавыктыргыч һөнәрләр дөньясында кунакта булып кайттылар. Экскурсия барышында укучылар:
- оригиналь экспонатларны күрделәр;
- студент тормышы белән таныштылар;
- академик Арбузовның музеена сәяхәт кылдылар;
- автоматлаштыру һәм технологик процесслар белән идарә итү системалары кафедрасының лабораториясендә булдылар;
- уку, иҗат итү һәм фәнни тикшеренүләр атмосферасын тойдылар. -
Горурланабыз! 20.12.2024
20 нче декабрь көнне мәгариф өлкәсендә көтеп алынган вакыйгаларның берсе булган "Ел укытучысы- 2025" бәйгесенең район этабына нәтиҗәләр ясалды. Әлеге чарада гимназиябезнең данын Сиринә Ринатовна яклады.
Сиринә Ринатовна жюри әгъзаларына югары дәрәҗәдә әзерләнгән дәрес һәм мастер- класс күрсәтте. Нәтиҗәләр сөенерлек. Сиринә Ринатовнаны шәһәр этабына үтүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз! -
“Барысын да белем хәл итә: белгеч белән тикшерик!“ региональ акция 19.12.2024
19 нчы декабрь көнне 11 нче сыйныф укучылары “Барысын да белем хәл итә: белгеч белән тикшерик!“ региональ акциядә катнаштылар. Укучылар математика фәненнән имтихан яздылар. Гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары үзләрен экзаменны күзәтүчеләр ролендә сынадылар. Әлеге акциянең максаты:
имтиханнарга әзерлекнең сыйфатын бәяләү;
укучылар җибәргән типик хаталарны анализлау.
-
"Күңел җылым солдатка" акциясе 17.12.2024
Гимназиядә "Күңел җылым солдатка" акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы батырларыбызга ике юнәлештә: "Егет без" һәм "Помощь бойцам" волонтерлар группалары аркылы бик зур гуманитар ярдәм җибәрелде. Посылкаларыбыз, күчтәнәчләребез һәм ихлас йөрәктән язылган хатларыбыз адресатларына имин генә барып җитсен дигән теләктә калабыз! Акциядә катнашкан һәр укучыга, укытучыга, әти- әниләргә һәм 362 нче номерлы балалар бакчасына чын йөрәктән рәхмәтләребезне җиткерәбез!!! Барысы да батырларыбыз өчен!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239351%2F29857ab57bc6a2f876%2Fpl_wall_-216931602
-
Мөһим сөйләшүләр - "Законнар ничек языла?" 16.12.2024
16 нчы декабрь көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Законнар ничек языла?"дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында кануннарның ни өчен кирәклеге, аларның кешеләрнең көндәлек тормышына ничек йогынты ясавы турында фикер алышынды. Укучылар илебездә закон чыгару механизмнарының ничек эшләве турында белделәр.
-
Котлыйбыз! 15.12.2024
Гимназия базасында эшләп килүче каратэ түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Чемпионат һәм Казан Беренчелегендә югары нәтиҗәләргә ирештеләр: 3А сыйныфы укучысы Жданов Алмаз һәм 5В сыйныфы укучысы Гарнышев Данияр III урынга лаек булдылар! Укучыларыбызны һәм тренерлары Ильсур Ильгизовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
-
Укудан тыш чаралар 15.12.2024
Гимназиянең 4В сыйныфы укучылары укытучылары Гөлчәчәк Мансуровна җитәкчелегендә "Синема5" кинотеатрында "Дети небес" фильмын карап кайттылар. Укучылар укудан тыш вакытларын күңелле үткәрделәр!