Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Татар сүзе" V халыкара нәфис сүз җиңүчесе! 26.09.2025

25 нче сентябрь көнне "Татар сүзе" V халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала- концерты булып узды. Әлеге масштаблы чарада гимназиянең 9А сыйныфы укучысы Галиев Кәрим "Проза" номинациясендә II урынга лаек булды. Афәрин, Кәрим! Кәримгә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
"Тукайлы балачак" чарасы 25.09.2025

25 нче сентябрь көнне Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр училищесы студентлары гимназиянең 1- 4 сыйныф укучылары өчен "Тукайлы балачак" дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Укучыларыбыз Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, геройларга ияреп Тукай дөньясына сәяхәт иттеләр. Тамаша татар халкының гимны булып саналган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Шундый эчтәлекле чара оештырганнары өчен Казан театр училищесы студентларына һәм җитәкчеләренә бик зур рәхмәт! -
Регби түгәрәге эшчәнлеге 23.09.2025

Гимназия базасында эшләп килүче регби түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Осенний фестиваль РСШ по регби" дип исемләнгән ярышта катнаштылар һәм I урынга лаек булдылар. Афәрин, укучылар!
Балаларга һәм регби түгәрәге җитәкчесе Сатаров Кирилл Вадимовичка рәхмәтебезне белдерәбез! -
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 22.09.2025

22 нче сентябрь көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән, гимннарны башкарудан башланып китте.
Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте. Укучылар белән "Атом сәнәгате хезмәткәрләре көне" дигән темага сөйләшүләр алып барылды. Дәреснең максатлары:
- атом тармагы үсешенә өлеш керткән галимнәргә карата горурлык хисе тәрбияләү;
- атом технологияләре белән бәйле фән һәм техниканың перспектив юнәлешләренә кызыксыну уяту. -
Әтиләр көненә багышланган спорт ярышы 21.09.2025

20 нче сентябрь көнне Казан шәһәренең 35 нче лицеенда Әтиләр көненә багышланган спорт ярышы булып узды. Ярышта гимназиябезнең данын әтиле- уллы Фазуллиннар гаиләсе яклады. Алар барлык этапларда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм 4 нче урынга лаек булдылар!
"Югары күрсәткечләре, гимназиябез данын яклаганнары өчен Фазуллиннар гаиләсенә, җанатарларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!"- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
Милләтләр кроссы- 2025 20.09.2025

20 нче сентябрь көнне гимназиябез укучылары "Урам" паркында оештырылган "Милләтләр кроссы- 2025" масштаблы спорт чарасында катнаштылар. Шулай ук гимназия территориясендә дә укучылар белән көзге кросс үткәрелде.
Әлеге чаралар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җиңел атлетиканы популярлаштыру, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыру максатыннан уздырыла. -
Тавыш бирү көне 19.09.2025

Гимназиябездә тарихи вакыйга - “Алдынгылар хәрәкәте” нең беренчел бүлек советы рәисен сайлау узды.
417 сайлаучының тавышлары түбәндәгечә бирелгән:
1. Мәхмүтова Камилә - 320;
2. Галимәнова Мәликә - 86;
3. Бозылган бюллетеннәр - 11.
Шулай итеп, сайлауда күпчелек тавыш белән 10 нчы сыйныф укучысы Мәхмүтова Камилә җиңде! Камиләне чын күңелебездән котлыйбыз!
Камилә, җаваплы вазифаңда сиңа уңышлар телибез! Урынбасарың Мәликә белән һәрвакыт шулай бер дулкында булып, бердәм команда туплап яңа үрләр яуларга язсын!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239435%2F8883876d0ec31cd1f2%2Fpl_wall_-216931602
-
Сайлау алды дебатлары 18.09.2025

Сайлау алды дебатларында кандидатлар Мәхмүтова Камилә һәм Галимәнова Мәликә үзләренең эш программалары, төп эшчәнлекләре белән таныштырдылар, видеовизитка тәкъдим иттеләр, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
Дебатларда махсус чакырылган кунаклар- "Алдынгылар хәрәкәте" нең төбәк бүлеге җитәкчесе Сөләйманов Тимур Җәүдәтович һәм әлеге хәрәкәтнең Казан бүлекчәсе җитәкчесе Бариев Динар Раилович та катнаштылар. Алар укучыларга уңышлар теләделәр, хәрәкәтнең әһәмияте турында сөйләделәр.Видеоларга сылтамалар: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239434%2F59ee99c5e5836cd780%2Fpl_wall_-216931602
https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239433%2F3896a8e552e9e241a4%2Fpl_wall_-216931602
-
Хәрәкәттә бул! Беренче бул! 18.09.2025

Гимназиябез активистлары Галиева Ясминә, Набиуллина Азалия, Прибыльская Азалия, Шайхеева Зәринә, Вагизова Сәмирә һәм Шигапов Данияр "Алдынгылар хәрәкәте" сафларына кабул итү тантанасында катнашып кайттылар.
Укучыларыбызны әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз! Эшчәнлекләрендә уңышлар телибез! -
“Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлек советы рәисен сайлау буенча чаралар 17.09.2025

Гимназиябездә “Алдынгылар хәрәкәте” нең беренчел бүлек советы рәисен сайлау буенча чаралар үткәрелде.
Төп кандидатлар исемлеге:
1. Мәхмүтова Камилә – 10 сыйныф;
2. Галимәнова Мәликә – 8А сыйныфы.
Агитация барышында барлык кандидатлар үзләренең эш программасын тәкъдим итттеләр, сайлау алды программасы белән листовкалар тараттылар, кандидатлар дебатында катнаштылар. Без үз чиратыбызда барлык кандидатларга да сайлауларда уңышлар телибез! Лаеклы кандидатны бергәләп сайлыйк!










