Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы линейка 06.05.2025

Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез!
Гимназиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы линейка уздырылды. Линейка барышында укучылар һәм укытучылар әби- бабайларының батырлыклары турында сөйләделәр, гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна бәйрәм белән котлау сүзләрен җиткерде, 6В сыйныфы укучысы Нотфуллин Солтан башкаруында патриотик җыр яңгырады. Җиңү өчен гомерләрен биргән батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.
Җиңү көне- ул буынны берләштерүче бәйрәм. Безнең бурыч- Ватанга карата мәхәббәт белән тынычлык һәм азатлык тәэмин иткән халыкның батырлыгы турында хәтерне саклап калу.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239407%2F327dacae12811b75f8%2Fpl_wall_-216931602
-
Патриотик җырлар бәйгесе 05.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында патриотик җырлар бәйгесе үткәрелде. Һәр сыйныфның чыгышы горурлык белән күңелгә үтеп керерлек итеп башкарылды.
Әлеге чараның максатлары:
- Укучыларда туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
- Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән әби- бабайларыбызның батырлыкларын искә төшерү һәм онытмау.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239402%2F30538b6b33fa2c78d1%2Fpl_post_-216931602_1816
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан? брейн- ринг уены 04.05.2025

Гимназиянең 9А, 9Б һәм 10 нчы сыйныф укучылары арасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан? брейн- ринг уены оештырылды. Интеллектуаль чара Бөек Ватан сугышы тарихына багышланды.
Уенның сораулары төп вакыйгаларны, хәрби операцияләрне, фронттагы һәм тылдагы тормышны, ул чорның күренекле шәхесләре һәм сугыш чоры җырлары турында мәгьлүматларны үз эченә алды. Укучылар Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен яңарттылар һәм киңәйттеләр. Ә җиңүче исеменә 9Б сыйныфы лаек булды.
Әлеге эчтәлекле һәм патриотик чараны югары дәрәҗәдә үткәргәне өчен Гөлназ Мазитовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез! -
Ветераннарны котлау 01.05.2025

Картаймагыз әле, ветераннар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, гимназиябез укучылары Республикабыз Рәисе һәм шәһәребез Мэры исеменнән ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Укучылар ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш теләделәр һәм барысы өчен дә рәхмәтләрен белдерделәр.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239398%2Ff9cc448253dd5f4412%2Fpl_post_-216931602_1807
-
"Яхшылык каникулга китми" акциясе 29.04.2025

Гимназия укучылары, укытучылары һәм әти- әниләре белән берлектә оештырылган "Яхшылык каникулга китми" акциясе уңышлы гына тәмамланды. Барлык җыелган ярдәм академик В. М. Бехтерев исемендәге Республика психиатрия клиник хастаханәсенә тапшырылды.Чарага 362 нче номерлы балалар бакчасы да кушылды. Укучыларыбыз тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна җитәкчелегендә һәм балалар бакчасы белән берлектә "Уенчык бүләк ит" акциясен оештырдылар. Әлеге акцияләрдә катнашкан балаларга, укытучыларга һәм әти- әниләргә чын күңелдән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239391%2Fb751335e203fb204b2%2Fpl_wall_-216931602
-
Горурланабыз! 28.04.2025

Республика күләмендә үткәрелгән экология буенча олимпиадада 5Б сыйныф укучысы Сафиуллина Рамина 4- 5 нче сыйныфлар арасында III урын яулады. Укучыбыз иҗади эшне, практик бирем һәм сорауларны югары дәрәҗәдә башкарып чыкты. Раминаны һәм җитәкчесе Гөлфинә Әсхәтовнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!
-
Котлыйбыз! 19.04.2025

Шәһәр күләмендә үткәрелгән "Язык. Культура. XXI век" фәнни- гамәли конференциядә катнашып, 4В сыйныфы укучысы Саяфутдинов Кәрим III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Афәрин! Кәримне һәм җитәкчесе Гөлчәчәк Мансуровнаны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Кырлай авылына сәяхәт 19.04.2025

Гимназиянең 6А сыйныфы укучылары Кырлай авылына сәяхәт кылдылар. Сәяхәт барышында Габдулла Тукай исемендәге әдәби- музей комплексында шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар. Укучылар кызыксынган сорауларын бирделәр, үзләре өчен яңа мәгълүмат тупладылар.
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены 18.04.2025

18 нче апрель көнне гимназия активистлары 8 нче сыйныфлар арасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенын үткәрделәр. Укучылар төрле юнәлешләр буенча интеллектуаль сорауларга җаваплар эзләделәр, белемнәрен сынадылар. Әлеге чара уңай эмоцияләр бүләк итте.
Видеога сылтама: https://vk.com/video-216931602_456239389
-
ТНВ каналында кунакта 15.04.2025

Гимназиянең 1А сыйныфы укучылары ТНВ каналында кунакта булып кайттылар. Укучылар тапшыруларның ничек әзерләнүе һәм ни рәвешле төшерелүе, әлеге өлкәдә хезмәт куючы һөнәрләр белән таныштылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Очрашу файдалы һәм кызыклы үтте!










