Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2025

3 нче сентябрь- террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Әлеге истәлекле дата 2004 нче елның 1- 3 нче сентябрендә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Чара барышында укучылар белән кинодәрес үткәрелде, "Граждане Беслана" дип исемләнгән документаль фильм каралды. Балалар кешелек өчен террорчылыкның нинди куркыныч булуын аңладылар һәм фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Истәлекле дата 03.09.2025

1945 нче елның 3 нче сентябре - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, укучылар белән лекция- презентация форматында сөйләшү үткәрелде. Балалар тарихи фактларны искә төшерделәр, "Ә сугыштан соң нәрсә?" дигән сорауга җавап эзләделәр, ата- бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга һәм аларның данын хөрмәт итәргә тиешбез дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
1 нче сентябрь- Белем көне! 01.09.2025

Яңа уку елы башлану уңаеннан, гимназиябездә тантаналы линейкалар үткәрелде. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна һәм бәйрәмебезгә килгән махсус кунаклар укучыларга, укытучыларга, әти- әниләргә матур теләкләрен җиткерделәр.
Линейка барышында югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга һәм уку алдынгыларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Белем көне укучыларыбызның матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Кадерле укучыларыбыз, Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239422%2F6ae78428251ac6cbd4%2Fpl_wall_-216931602
-
"Киләчәк самолёты" акциясе 01.09.2025

Яңа уку елында 111 укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Гимназиябезнең беренче сыйныф укучылары "Балачак навигаторлары" проекты кысаларында традицион рәвештә үткәрелүче "Киләчәк самолёты" акциясенә кушылдылар.
Чыгарылыш сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә нәни дусларыбызга үз куллары белән ясалган, матур теләкләр язылган самолётлар бүләк иттеләр. Уңышлар сезгә, беренче сыйныф укучылары!Видеога сылтама:https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239423%2F6a15d98e504b29a1d8%2Fpl_wall_-216931602
-
Котлыйбыз! 29.08.2025

2025 - 2026 нчы уку елы гимназиябез өчен бик уңышлы башланды:
- гимназиянең инглиз теле укытучысы Шамшуарова Лиана Александровна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Пашкова Светлана Федоровна "Телләрне, мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен" күкрәк билгесенә лаек булды;
- тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Мансурова Гөлчәчәк Әсхатовнага Рәсәй Федерациясе РосДетЦентр оешмасының "Навигатор детства" проектын югары дәрәҗәдә алып барганы өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
"Хөрмәтле Лиана Александровна, Светлана Федоровна, Гөлчәчәк Әсхатовна! Сезне чын күңелдән шундый матур вакыйга белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! - дип котлау сүзләрен җиткерде гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
Вакансии 15.08.2025

В МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" требуется:
- учитель информатики.
Количество вакантных мест в классах:
- 1 класс - мест нет;
- 2 класс - мест нет;
- 3 класс - мест нет;
- 4 класс - мест нет;
- 5 класс - мест нет;
- 6 класс - мест нет;
- 7 класс -мест нет;
- 8 класс - мест нет;
- 9 класс - мест нет;
- 10 класс - мест нет;
- 11 класс - мест нет.
-
Информирование! 30.07.2025
Когда звонят с незнакомого номера и просят сообщить персональные данные или перевести средства соблюдайте эти простые правила:1. Немедленно кладите трубку.2. Позвоните по официальному телефонному номеру организации, сотрудником которой представился звонящий (собеседник).3. Критически оцените полученную информацию. Проверьте ее в официальных источниках.4. Посоветуйтесь с близкими, прежде чем предпринимать какие – то действия, продиктованные звонившим.Предупреждаем! Злоумышленник используют телефон, Интернет в целях ввести в заблуждение и похитить денежные средства. Чтобы защититься от мошенников, не сообщайте никому свои личные данные, не переходите по подозрительным ссылкам, не скачивайте подозрительные файлы и не берите трубку с незнакомых номеров.Таныш булмаган номердан шалтыратсалар, шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә яки акча күчерергә сорасалар, әлеге кагыйдәләрне үтәгез:1. Тиз арада трубканы куегыз.2. Оешманың рәсми телефон номеры буенча шалтыратып белешегез.3. Алынган мәгълүматны аңлы рәвештә бәяләгез. Аны рәсми чыганакларда тикшерегез.4. Якыннарыгыз белән киңәшләшегез.Мошенниклардан саклану өчен үзегезнең шәхси мәгълүматларны беркемгә дә хәбәр итмәгез, шикле сылтамалар буенча күчмәгез, шикле файлларны ачмагыз һәм таныш булмаган номерларны алмагыз. -
Прием в 1 класс 30.06.2025

Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
В 2025 году кампания по приёму в первые классы муниципальных школ Казани начнётся 1 апреля 2025 года. Сроки подачи заявлений от родителей определены приказом Минпросвещения РФ от 02.09.2020 №458 «Об утверждении Порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования».
Заявления принимаются в следующие сроки:
- для детей, проживающих на закрепленной за школой территории, а также для имеющих преимущественное право зачисления в первый класс – с 1 апреля по 30 июня 2025 года;
- для детей, не проживающих на закрепленной за школой территории (зачисляются на свободные места) – с 6 июля по 5 сентября 2025 года.
Заявление о приеме на обучение и документы для приема на обучение подаются одним из следующих способов (при предъявлении полного пакета документов):
- при личном обращении (для граждан РФ) в общеобразовательную организацию;
- через Единый портал государственных и муниципальных услуг (ЕПГМУ) (для граждан РФ и иностранных граждан)
- через оператора «Почта России» (для граждан РФ и иностранных граждан).Информация о планируемом количестве детей для приема в 1 класс:
· 1А - 26 учеников;
· 1Б - 26 учеников;
· 1В - 26 учеников;
- 1Г - 20 учеников. -
11 нче сыйныфларның чыгарылыш кичәсе 28.06.2025

Бүген 11 нче сыйныф укучылары үзләренең киләчәк һөнәрләрен билгеләүче мөһим документларның берсен - урта гомуми белем турында аттестат алдылар.
"Кеше тормышында бәйрәмнәр күп. Ләкин бу көн башка кабатланмый. Бүген сезнең мөстәкыйль тормышка аяк баскан көнегез. Сезнең һәркайсыгызга уңышлы юллар телибез!- дип матур теләкләрен җиткерде гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзәровна.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сез тормышыгыздагы иң мөһим этапларның берсен үттегез- гимназияне тәмамладыгыз. Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, хыяллар. Куйган максатларыгызга кыю барыгыз, теләкләрегезгә ирешегез! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти - әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз. Ак юллар сезгә, укучылар! -
9 нчы сыйныфларның чыгарылыш кичәсе 27.06.2025

Әйләнәдә - гөлләр.
Тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә!
Гимназиябездә 9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы үткәрелде. Әлеге чарада онытылмас мизгелләр күп булды: ихлас котлаулар, шатлыклы күз яшьләре, чын күңелдән башкарылган җырлар, биюләр. Барлык чыгыш укытучылар, әти - әниләр һәм килгән кунаклар тарафыннан алкышларга күмелде!
"Укучылар, бүген сезнең мөстәкыйль тормышка аяк баскан көнегез. Үз көчегезгә ышаныгыз, үз алдыгызга максатлар куегыз һәм теләгегезгә ирешегез! Уңышлы юллар сезгә!" - дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.
9 нчы сыйныф укучылары, сезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, зур уңышлар, яңа үрләр теләп калабыз! Әти - әниләрегезнең, укытучыларыгызның ышанычларын аклагыз, җәмгыятебез өчен кирәкле һөнәр ияләре булыгыз! Мәктәп еллары күңелләрегездә якты хатирәләр булып калсын!










