Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Җәйге лагерь "Бәхетле балачак" 26.06.2025

Каникуллар җитү белән гимназиядә җәйге лагерь эшли башлады. Егерме бер көн дәвам иткән лагерь көннәре бик кызыклы, файдалы һәм күңелле үттеләр.
Балалар белән төрле мастер- класслар, экскурсияләр, чаралар уздырылды. Көн тәртибе буенча куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, иртәнге зарядкалар, саф һавада йөрүләр оештырылды.
Лагерь чоры ул- файдалы вакыт үткәрү мөмкинлеге, балаларның иҗади үсеше, рухи дөньясын баету өчен мәйданчык. Әлеге юнәлештә хезмәт куйган барлык укытучыларга, хезмәткәрләргә, пешекчеләргә, җитәкчеләре Фәния Наилевна һәм Флүзә Рузалевнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Укучыларны яңа уку елында көтеп калабыз!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239417%2Fe9bb2d10eae01f0a86%2Fpl_wall_-216931602
-
Гимназия турында сезнең фикерегез безгә бик мөһим! 31.05.2025

Вы можете оставить мнение о нашей организации. Чтобы оценить условия осуществления образовательной деятельности наведите камеру Вашего телефона и отсканируйте QR-код. Перейдя по ссылке, Вы сможете:
- оценить условия осуществления образовательной деятельности;
- открытость и доступность информации об организации;
- комфортность условий осуществления образовательной деятельности;
- доброжелательность, вежливость работников;
- удовлетворенность условиями осуществления образовательной деятельности;
- доступность образовательной деятельности для инвалидов;
- оставить отзыв. -
Соңгы кыңгырау- 2025 24.05.2025

Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау!
24 нче май көнне гимназиябездә 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәм белән укучыларны директорыбыз Гөлшат Әбүзәровна, директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре Эльмира Расыховна, 1 нче сыйныф укучылары, әти - әниләр һәм яраткан укытучылары котлады.
Тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән. Кызыклы дәресләр, шау - шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләр артта калды. Алда беренче сынаулар көтә...
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә күңел күтәренкелеге, оптимизм, үз - үзегезгә ышаныч, якты киләчәк һәм уңышлар гына телибез! Ак юллар сезгә, укучылар!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239414%2F33cf76827e8136dcfc%2Fpl_wall_-216931602
-
"Сәйяр- 2025" театр коллективлары фестиваленең республика этабы 23.05.2025

Гимназиябез укучылары "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакле белән "Сәйяр- 2025" балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының зона этабында югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар һәм республика этабында лауреат исеменә лаек булдылар. Афәрин, укучылар! Без сезнең белән горурланабыз!
"Бу безнең өчен зур нәтиҗә! Укучыларыбыз бик сәләтле! Әлеге җиңү- уртак эшчәнлекнең нәтиҗәсе. Киләчәктә дә шатлыклы вакыйгалар, сөенечләр көтеп торсын!"- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
2024/2025 нче уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы линейкалар 22.05.2025

22 нче май көнне гимназиядә 2024/2025 нче уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар үткәрелде. Линейкалар барышында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, гимназия тормышында актив катнашкан укучыларыбыз бүләкләнделәр.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна җәйге каникул вакытында үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләде!
Ахырдан укучыларыбыз "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклен сәхнәләштерделәр. Балалар һәм укытучылар әлеге чыгышны бик яратып карадылар һәм алкышларга күмделәр! -
Изгелек җирдә ятмый 21.05.2025

Гимназия укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна, педагог- оештыручы Фәния Наилевна һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлфия Рөстәмовна җитәкчелегендә "Солнечный" реабилитация үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларга "Исәнме, җәй!" дип исемләнгән хәйрия концерты оештырдылар.
Теләктәшлек белдереп, гимназиянең 3А һәм 7А сыйныфы укучылары әти- әниләре белән берлектә игелек акциясенә кушылдылар. Алар мөмкинлекләре чикле балаларга уку, язу һәм иҗат өчен кирәк- яраклар бүләк иттеләр.
Әлеге чараларда катнашкан укучыларга, укытучыларга һәм әти- әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез! -
Кинодәресләр проектын гамәлгә ашыру 21.05.2025

Уку елы дәвамында гимназиядә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" исемле проект актив эшләп килде. Укучылар төрле тәрбияви темаларга кинофильмнар карадылар һәм эчтәлекләре буенча фикер алыштылар.
Май аенда укучылар рухи кыйммәтләр һәм ватанпәрвәрлек турында "Василёк", "Наследники Победы", "Редкий вид", "Навсегда" фильмнары белән таныштылар. Әлеге дәресләр балаларның белемнәрен киңәйтергә һәм аларга әйләнә- тирә дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итә. -
"Классные встречи" проекты 20.05.2025

"Беренчеләр хәрәкәте" оештырган "Классные встречи" проекты кысаларында гимназиябез укучылары җырчы, шоумен Илгиз Шайхразиев белән очраштылар. Килгән кунагыбыз Илгиз Шайхразиев үзенең иҗат юлы белән таныштырды, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашу җылы һәм күтәренке рухта үтте.
Әлеге проект балалар өчен бик кызыклы һәм төрле өлкәдә эшләүче шәхесләр белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239413%2F19bbd0c95f6b843c78%2Fpl_wall_-216931602
-
"Балалар сәнгать мәктәбе" нең отчёт концерты 19.05.2025

19 нчы май көнне гимназиядә Казан шәһәре Идел буе районы "Балалар сәнгать мәктәбе" нең отчёт концерты булып узды. Чара барышында укучылар үзләренең сөйләм, җыр, бию һәм инструменталь уен коралларында уйный белү осталыкларын күрсәттеләр. Һәр чыгыш әти- әниләр һәм килгән кунаклар тарафыннан алкышларга күмелде! Сәнгать мәктәбе коллективы тагын бер кат үзенең осталыгын, профессионализмын һәм укучыларның сәләтле булуларын раслады. Афәрин!
-
19 нчы май - балалар иҗтимагый оешмалары көне 19.05.2025

19 нчы май - Рәсәйдә балалар иҗтимагый оешмалары көне. Совет чорында ул Пионерия көне дип атала иде.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхәтовна укучылар белән берлектә "Пионерия варислары" дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар пионер хәрәкәте тарихы, традицияләре һәм атрибутикалары белән таныштылар. Чара ахырында укучылар интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр.










