Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2025

4 нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне! Халыклар бердәмлеге көне- тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра.
"Россия- гаиләләр гаиләсе" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте" белән берлектә гимназиядә төрле чаралар уздырылды.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна һәм гимназия активистлары 5 нче сыйныф укучылары белән бәйрәмнең тарихына, әһәмиятенә багышланган "Мәдәниятләр марафоны" дигән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Россиянең "Белем" җәмгыяте белән берлектә Гөлчәчәк Әсхатовна 7 нче сыйныф укучылары белән "Көч- күптөрлелектә: Россия халыкларының теле һәм традицияләре" дип исемләнгән лекция уздырды. Сөйләшү барышында илебезнең барлык халыклары арасында үзара ихтирамның мөһимлеге турында фикер алышынды.
Халыклар бердәмлеге көне белән! Бергә булыйк- бердәм булыйк! -
"Битва шефов" бәйгесе җиңүчесе! 31.10.2025

Гимназиянең ашханә мөдире Гөлсу Масгутовна шәһәр күләмендә үткәрелгән "Битва шефов" бәйгесендә һөнәри осталыгын күрсәтте һәм II урынга лаек булды.
Конкурсантларның эшләре әзерләгән ризыкларның файдасы, тәме, шулай ук мәктәп туклану нормаларын һәм стандартларын үтәү буенча бәяләнде.
Гөлсу Масгутовна һәм аңа ярдәм иткән ашханә хезмәткәре Румия Җәүдәтовнаны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! -
Кырлай авылына сәяхәт 30.10.2025

Гимназиянең 5А сыйныфы укучылары укытучылары Ләйсән Ринатовна һәм әти- әниләр белән берлектә Кырлай авылында мавыктыргыч экскурсиядә булдылар.
"Габдулла Тукай турында тирәнтен өйрәнүгә багышланган бу сәфәр барысына да бик ошады!"- дип фикерләрен җиткерде сыйныф җитәкчесе Ләйсән Ринатовна. -
"Орлята учатся летать" бәйгесендә 30.10.2025

30 нчы октябрь көнне балалар- яшүсмерләр иҗаты буенча уздырылган "Орлята учатся летать" дип исемләнгән VI Халыкара патриотик фестиваль- бәйгедә гимназия укучылары да катнаштылар.
Укучыларыбыз остазлары Сергеев Григорий Григорьевич җитәкчелегендә жюри әгъзаларына хәрби биюләрен тәкъдим иттеләр һәм дипломант исеменә лаек булдылар. Афәрин! Котлыйбыз! -
"Ак Барс" аренада экскурсиядә 29.10.2025

Гимназиянең 4В сыйныфы укучылары укытучылары Сиринә Ринатовна җитәкчелегендә "Ак Барс" аренага экскурсиягә бардылар.
Балалар "Рубин" Казан футбол командасының чишенү, уенга әзерләнү бүлмәсен карадылар. Төп тренер ролендә булып сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук спорт музеенда булып, Татарстан, Казан өчен спорт нинди мәгънәгә ия икәнен аңладылар. -
"Шүрәледә кунакта" чарасында 28.10.2025

2Г сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Аделя Ирековна белән берлектә Габдулла Тукай музеенда оештырылган "Шүрәледә кунакта" чарасында катнашып кайттылар.
Укучылар татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай һәм аның әкият геройлары турында мәгълүмат тупладылар. Әлеге чара балаларга бик ошады! -
"Татар кызы, Татар егете - 2025" бәйгесе 25.10.2025

24 нче октябрь көнне гимназия базасында "Татар кызы, Татар егете - 2025" шәһәр бәйгесенең район этабы уздырылды. Әлеге конкурсның төп максаты- балаларда милләтебезгә карата горурлык хисе тәрбияләү һәм татар милли йолаларына кызыксыну уяту.
Чарада уңган, зирәк, кыю егет- кызлар көч сынашты. Бәйге ике этаптан торды:
- "Үзем турында үзем";
- Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның әсәрләрен сәхнәләштерү.
Әлеге бәйгедә гимназиябезнең данын 9А сыйныфы укучысы Галиев Кәрим һәм 9Б сыйныфы укучысы Валеева Алимә яклады. Алимәбез I урынга, Кәримебез Гран- прига лаек булдылар! Афәрин, укучылар!
"Кәрим дә, Алимә дә искитмәле матур, тирән мәгънәле, заманча чыгыш ясадылар. Без сезнең белән горурланабыз! Кәрим белән Алимәгә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт!- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
"Китапка икенче тормыш бүләк ит- 2025" акциясе 24.10.2025

Гимназиябез укучылары һәм хезмәткәрләре “Китапка икенче тормыш бүләк ит- 2025” акциясендә актив катнаштылар. Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни- популяр, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелде.
Әлеге акция ярдәме белән гимназия китапханәсенә барлыгы 172 китап бүләк ителде. Иң күп китап бүләк итүче сыйныфлар: 1В һәм 4А.
"Китап бүләк итүчеләргә зур рәхмәтләремне җиткерәм! Сез бүләк иткән китаплар әле озак вакыт китап сөючеләрне сөендереп торыр, аларга аң- белем өстәр!- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия китапханәчесе Зөлфия Рафаильевна. -
"Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" проекты 24.10.2025

Гимназиядә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" исемле проект актив эшләп килә. Әлеге дәресләр белем алу процессын баета, укучыларга яңа белемнәр һәм тәҗрибәләр бирә.
1- 11 нче сыйныфлар рухи кыйммәтләр турында "Другой мир", "Музыка внутри", "Первое дело", "Дом", "Хорошие песни" фильмнары белән таныштылар. -
1 нче сыйныфларны гимназистларга багышлау чарасы 24.10.2025

Белем иле - бу минем Галәм,
Якты юллар - бу минем Галәм.
Гимназия - бу минем Галәм,
Галәм - бу минем Гаиләм!
Гимназиябездә көтеп алырган чараларның берсе- 1 нче сыйныфларны гимназистлар рәтенә кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм оештырылды. Чара барышында гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна укучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм гимназист таныклыкларын тапшырды.
Гимназистлар һәрвакыт гадел һәм намуслы булырга, белемнәрне тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә, беркайчан да гимназист дәрәҗәсен таптамаска вәгъдә бирделәр.
Чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен сыйныф җитәкчеләренә, Фәридә Гайнетдиновна һәм Эльмира Әлфисовнага зур рәхмәт!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239448%2F7614cadc12c84aa799%2Fpl_wall_-216931602










