Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Kazan Digital Week" халыкара форум 16.09.2025

Гимназиябезнең 9А сыйныфы укучылары "Казан Экспо" күргәзмәләр үзәгендә узган "Kazan Digital Week" халыкара форумда катнаштылар. Форум кысаларында "ProSkills: пробуй и выбирай профессию" исемле профориентацион чара оештырылды. Укучылар булачак һөнәрне дөрес сайлау өчен тест уздылар, күргәзмәдә төрле компанияләрнең эшчәнлеге белән таныштылар, бүләкләр оттылар. Укучыларыбызга әлеге экскурсия бик ошады.
-
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 15.09.2025

15 нче сентябрь көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән, гимннарны башкарудан башланып китте.
Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте. Укучылар белән "Сәнгать кешеләрне берләштерә" дигән темага сөйләшүләр алып барылды. Дәреснең максатлары:
- кеше тормышында сәнгатьнең ролен ачыклау;
- илебез мәдәниятенең дөньякүләм мирас өлеше буларак әһәмиятен аңлау. -
Көзге изгелек атнасы 13.09.2025

13 нче сентябрь көнне гимназиядә традицион рәвештә көзге Хәйрия ярминкәсе оештырылды. Һәр сыйныф укытучылар һәм әти- әниләр белән берлектә мул, үзенчәлекле өстәлләр әзерләделәр.
"Хөрмәтле коллегалар, әти- әниләр һәм укучылар! Әлеге чара безне берләштерә һәм укучыларыбызда мәрхәмәтлелек хисе тәрбияли, бүгенге вакытта авыручы балаларга ярдәм итә. Бергә без 455 913 сум җыйганбыз, бу бик зур сумма! Эшләгән изгелекләребезнең ярдәме тисен, бәрәкәте булсын. Барыбызга да имин тормышта, тигезлектә балаларыбызны үстерергә насыйп булсын, дөньяларыбыз тыныч булсын!"- дип үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.Видеога сылтамалар: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239427%2Fede2ee99929d99d4ea%2Fpl_wall_-216931602
https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239428%2F4826d775e72da2d6d6%2Fpl_wall_-216931602
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 11.09.2025

11 нче сентябрь көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Үз киләчәгеңне ач" дигән темага фикер алыштылар. Максатлар:
- укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү;
- заманча һөнәри юнәлешләр белән таныштыру;
- сайлаган һөнәр өчен кирәкле шәхси сыйфатларны үстерү. -
"Туган Батыр" проекты 10.09.2025

Гимназиянең 1В сыйныфы укучылары укытучылары Гөлчәчәк Мансуровна һәм әти- әниләр җитәкчелегендә "Туган Батыр" мультфильмын карап кайттылар. Мавыктыргыч маҗаралар ярдәмендә Туган Батыр яшь буынга рухи яктан баерга һәм ата- бабаларыбызның гореф- гадәтләрен сакларга ярдәм итә.
Укучыларыбызга әлеге сәяхәт бик ошады! -
Халыкара грамоталылык көне 09.09.2025

8 нче сентябрь- Халыкара грамоталылык көне. Шул уңайдан гимназия укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна белән берлектә Белем иленә сәяхәт кылдылар. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге көннең тарихы белән таныштылар, мультфильмнар карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр. Югары сыйныф укучылары белән "Русский язык- это не просто язык" дип исемләнгән викторина үткәрелде, сөйләм телен камилләштерү өчен төрле күнегүләр өйрәнелде.
Әлеге чаралар грамоталылыкны үстерә, дөньяга карашны киңәйтә һәм белем алуга кызыксынуны формалаштыра. Һәр укучы үзе өчен төп нәтиҗә ясады: белемле булу бик яхшы! -
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 08.09.2025

8 нче сентябрь көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән, гимннарны башкарудан башланып китте. Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте.
Укучылар белән "Рус теле цифрлы технологияләр чорында" дигән темага сөйләшүләр алып барылды. Дәреснең максатлары:
- цифрлашу белән бәйле телдәге үзгәрешләрне күзәтү;
- тел нормалары һәм кагыйдәләрнең мөһимлеген аңлау. -
Әти- әниләр җыелышы 06.09.2025

2025/2026 нчы уку елын оештырып җибәрү уңаеннан, 4 нче һәм 5 нче сентябрь көннәрендә гимназиядә әти- әниләр җыелышы үткәрелде.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна әти- әниләрне башланып килүче яңа уку елы белән тәбрикләде, укучыларның тәртипләре, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшереп үтте.
Җыелыш барышында түгәрәк җитәкчеләре гимназия базасында эшлиячәк түгәрәкләр турында үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Гомуми җыелыштан соң барлык әти- әниләр сыйныфлар буенча таралыштылар, анда сыйныф җыелышлары дәвам итте. -
5 нче сентябрь- Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне 05.09.2025

Гимназия укучылары белән юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан агитацион- профилактик чаралар үткәрелде. Инспектор М. П. Гиниатуллина юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырды, төп законнар белән таныштырды һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Беренче сыйныфка багышлау чарасы 04.09.2025

Гимназиябезнең беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм әти- әниләре белән берлектә УНИКСта үткәрелгән беренче сыйныфка багышлау чарасында булып кайттылар. Бәйрәм барышында балалар юл йөрү, мәктәптә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Укучыларыбызның көне бик күңелле һәм файдалы үтте.










