Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики ТатарстанТатарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
| Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
| E-Mail: | sch29.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
| Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1424 учащихся |
| У нас учат: | 74 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики ТатарстанТатарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
01.10.2018

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр
Өлкән затлар ихлас елмайса...
Картайдым дип һич тә кайгырмыйк без.
Безнең гомер байлык ләбаса.Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Октябрь ае башында илебез күләмендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле өлкән кешеләребез! Чын күңелебездән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
-
01.10.2018

Что может быть важнее людей, которые знают так много об этой жизни, обладают мудростью, опытом, добротой? Дорогие главные люди Земли, с праздником! Будьте всегда одарены заботой, уважением, пониманием не только близких, но и окружающих людей. Пусть в душе живет гармония, а в сердце поют соловьи. Пусть будет время и повод для любимых дел, отдыха и наслаждения жизнью. Пусть родные любят и почитают. Здоровья!
Сегодня праздник пожилых людей,
Примите же скорее поздравление.
Желаем Вам здоровья и тепла,
Внимания родных и уважения.
Желаем Вам пожить и для себя,
Чтоб ни одной минутки не скучать.
Душа ведь, как известно, молода,
Ей хочется, и петь, и танцевать.
Пусть радостью искрится каждый день,
Чтоб нужность ощущали Вы свою,
Чтоб было, кому опыт передать,
Чтоб были те, кто скажет Вам «Люблю».
-
Единый урок культуры 20.09.2018

Сегодня в школе был проведен «Единый урок культуры», где учителя рассказали учащимся о культурном дневнике, об учреждениях культуры, объяснили детям, что представляет собой культурный дневник школьника.
Культурный дневник – рабочая тетрадь, которая поможет ученикам поближе познакомиться с учреждениями культуры. Задача дневника – привлечь внимание детей к библиотекам, музеям, концертным площадкам и т.д. В течение учебного года ребята будут совершать различные экскурсии, посещать концерты и другие культурные мероприятия и делать отметки о посещении в культурном дневнике.
Таким образом, проект «Культурный дневник школьника» будет содействовать привитию детям любви к культуре и искусству.
-
Конкурс скороговорок 20.09.2018

Сегодня в школе прошел конкурс чтецов скороговорок, в котором приняли участие ученики начальных классов.
Целью конкурса стало повышение интереса детей, педагогов и родителей к устному народному творчеству и формирование культуры речи у подрастающего поколения.
По итогам конкурса были вручены дипломы I, II, III степени, дипломы лауреатов и сертификаты участников.
-
Родителям будущих первоклассников 13.09.2018

Уважаемые родители будущих первоклассников!
МБОУ «СОШ №29» НМР РТ объявляет набор
в группы дополнительного развития детей «ШагВперёд»
(занятия с будущими первоклассниками
в период с октября 2018 года по апрель 2019 года).
Родительское собрание по вопросам
организации занятий и записи в группы
состоится 29 сентября 2018 года (суббота) в 11.30.
Администрация школы
-
02.09.2018

29 августа состоялся педагогический совет, посвященный итогам 2017-2018 учебного года. Также были поставлены цели и задачи на новый учебный год.
-
1 сентября - День знаний 29.08.2018

Приглашаем
на праздничную линейку,
посвящённую Дню Знаний, которая состоится
1 сентября 2018 года:
9.00 – 1, 4, 5, 9, 10, 11 классы
10.30 – 2, 3, 6, 7, 8 классы
-
28.06.2018

Количество вакантных мест для первоклассников на 26 июня - 6
-
Сабан туе-2018 04.06.2018

Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
йнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Сабан туе - милләтебезнең гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.
Безнең 29 нчы мәктәптә бу милли бәйрәмне үткәрү матур традициягә әйләнде. 6 ел элек директорыбыз Шакиров Равис Мөҗәһит улы тарафыннан тәкъдим ителгән бу игелекле гамәл елдан-ел камилләшә бара.
Сабантуйга әзерлек эшләре “Ай, рәхмәт!” акциясе белән башланып китә. Гармуннар сыздырып, курайчылар төркеме белән бергәләп, җырлап-биеп, үз микрорайоныбызда бүләк җыю халыкны бәйрәмгә өнди, күңелләрне дәртләндерә.
Һәр елны Сабантуйга мәртәбәле кунаклар чакырыла. Быелгы бәйрәмгә Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Матюшин Вадим Николай улы, икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры Мезикова Илсөя Хәммәт кызы, микрорайонның үзидарә башлыгы Садыйкова Раилә Мөктәсим кызы, Аксакаллар шурасы әгъзалары килделәр. Микрорайоныбыз остабикәләре халыкка үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.
Башка еллардан аермалы буларак, Сабантуй бәйрәмендә татар, рус, чуаш, украин халкының милли мәйданчыклары гөрләп торды. Һава торышы салкын булуга карамастан, бәйрәмгә халык күп килгән иде. Бәйрәмдә катнашучылар чәкчәк белән татар чәе эчеп хушландылар, украин борщы белән сыйландылар, чуаш окрошкасын авыз иттеләр.
Сабантуйның кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кайчы белән бүләк кисү, чүлмәк вату, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү кебек күңелле уеннарында балалар бик теләп катнаштылар.
Быелгы бәйрәмебез “Халыклар дуслыгы фестивале” белән үрелеп барды. Сәхнәдә чәчән, украин, белорус, француз, инглиз, үзбәк халыкларының биюләре һәм җырлары башкарылды. Әти-әниләр тарафыннан тегелгән искиткеч матур сәхнә костюмнарыннан булу балаларның чыгышын тагын да баетты, бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәмгә үзләреннән зур өлеш керткән әти-әниләребезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып эшләргә ният итәбез.
Сабан туе бәйрәменең иң дулкынландыргыч өлеше - милли көрәш 4 авырлык категориясендә үткәрелде. 31 килограмм авырлык категориясендә 1 нче урынны Сафин Кәрим, 2 нче урынны Шәрәфуллин Самат, 3 нче урынны Әскәров Тимур яулады. 50 кило авырлыкта кечкенәләр төркемендә 1 нче урынны Бакшаев Кирилл, 2 нче урынны Киреев Кәрим, 3 нче урынны Шәрәфиев Айнур алды. 50 килолы өлкәннәр төркемендә урыннар түбәндәгечә: 1 урын - Ситников Никита, 2 нче урын - Шандренков Данаил, 3 нче урын - Ибрагимов Рәмис. 60 килограмм авырлык категориясендә 2 нче урын Рәшитов Илсурга, 3 нче урын Корычбаев Ильярга эләкте. Сабантуйның абсолют батыры булып 29 нчы мәктәпнең 7 нче б сыйныфы укучысы Миннеханов Рөстәм (тренеры: Низамиев И.И.) танылды, аңа әтәч һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре НТР каналы тарафыннан яктыртылды.
Бәйрәм бүләксез булмый, быелгы бүләкләр дә үз хуҗаларына барып иреште. Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәрдаим матди яктан ярдәм итүче иганәчебез Мостафин Рафис Минневәли улына зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Шулай ук бу күркәм бәйрәмне оештыруда укыту эшләре буенча директор урынбасары Пахомова Гөлшат Әсхат кызының, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының хезмәтләре дә зур.
Шәһәребездә үткәрелгән беренче Сабантуй бәйрәме татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, милли бәйрәмнәргә ихтирам уяту, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга этәргеч булып торсын. 29 нчы мәктәптә башланып киткән милли бәйрәмебез алда үтәчәк Сабантуйларга рухландырсын. Гасырлардан килгән милли бәйрәмебездән халкым бер елга җитәрлек дәрт-дәрман алсын. Дөньялар тыныч, еллар имин булып, киләчәктә дә күңелле Сабантуйларда очрашырга язсын!
-
Котлыйбыз! 26.05.2018

25 нче май көнне шәһәребездә язучы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил абый Вәлиевның яшь каләм тибрәтүчеләр бәйгесе үткәрелде. 29 нчы мәктәпнең 9 нчы б сыйныфы укучысы Гыйләҗева Ильвина (җитәкчесе: Габдуллина Р.С.) катнашучы сертификатына ия булды, 9 нчы д сыйныфы укучысы Нуруллин Айнур (җитәкчесе: Чевачина Р.В.) «Күпкырлы талант иясе” номнациясендә җиңү яулады.
Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә киләчәктә дә иҗади үрләр яуларга язсын!











