Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
E-Mail: | school29n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1477 учащихся |
У нас учат: | 86 педагога |
Все новости
Чибәркәй-2018
Опубликовано: 09.12.2018
6 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең актлар залында 14 татар кызыбыз “Чибәркәй-2018” бәйгесендә көч сынаштылар. Гадәти “матурлык бәйге”ләреннән аермалы буларак, татар чараларында кызларның тышкы матурлыкларын гына сынамыйлар. Беренче чиратта, алар күңел байлыгын, нечкә тоемлау сәләтен, тәрбиялелеген исбатларга тиеш. Иң мөһим таләпләрнең берсе – туган телдә үзең турында матур итеп сөйли белү, тамашачылар алдында сәләтләреңне күрсәтү. Татар теле укытучыларының телне өйрәтүне югары дәрәҗәдә алып баруларына да сокланырлык. Кызлар сәхнәдә ана телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, жюри әһелләрен үзләренең биюләре белән сөендерделәр. Тамашага килгән әти-әниләрдән рәхмәт сүзләрен ишетү дә бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәде.
Афәрин, кызлар! Сезнең кебек яшьләребез барында, телебезнең киләчәге өчен без тыныч!
К списку новостей