Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики ТатарстанТатарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
| Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
| E-Mail: | sch29.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
| Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1424 учащихся |
| У нас учат: | 74 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики ТатарстанТатарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
15.02.2019

7 нче б сыйныфында (укытучы: Якупова В.Б.) герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үзенчәлекле иҗатын өйрәнүне популярлаштыру, укучыларда кызыксындыру уяту максатыннан дәрес - КВН үткәрелде. Әдәби КВН, бу уенның барлык кагыйдәләре кысаларында, М.Җәлилнең биографиясен, иҗатының үзенчәлекле этапларын өйрәнү – кабатлау максаты белән оештырылды. Җәлилнең кабатланмас иҗатына, үзенчәлекле батырлыгына дан җырланды. КВН-биремнәр барышында, “Бүреләр”, “Кызыл ромашка” кебек популяр шигырьләре белән беррәттән, укучылар шагыйрьнең балладаларына һәм юмористик иҗатына да тукталдылар. КВН-дәрес азагында “Сораулар лигасы” оештырылды.
-
13.01.2019

Уважаемые родители будущих первоклассников!
26 января 2019 года в 11.30
в актовом зале школы №29
состоится первая встреча
с родителями будущих первоклассников.
Занятия (бесплатные)
с будущими первоклассниками начнутся
2 февраля 2019 г.
Административно-педагогический коллектив
-
Поздравляем! 11.01.2019

В преддверии новогодних праздников на базе нашей школы прошли муниципальные соревнования по робототехнике. Команда МБОУ "СОШ №29" - обладатель переходящего кубка муниципальных соревнований!
-
Поздравляем с победой 25.12.2018

Поздравляем сборную команду девушек 10 б класса с победой в зональном этапе республиканских соревнований по баскетболу. Желаем вам успехов в учебе и новых спортивных достижений!
-
18.12.2018

«Туган телем-серле тел» региональ шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә 9 нчы б сыйныфы укучысы Адиев Руслан (җитәкчеләре: Гурьева Л.С., Пахомова Г.Ә.) II дәрәҗәле Дипломга лаек дип табылды. Укучыбызны призлы урын яулавы белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
18.12.2018

14 нче декабрь көнне мәктәбебезнең актлар залында “Чибәркәй-2018” бәйгесенең Гала-концерты булып узды. Бәйгедә катнашучы барлык кызларыбыз да төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. 1 нче урынга Шәрифуллина Диләрә (10а), Даутова Арина (2е), Буранкова Аделина (2б), Шапорева Анастасия (2е), Зыятдинова Әмирә (3ж) лаек дип табылдылар. Гран-прины 4 нче а сыйныфы укучысы Адиева Диана һәм 6 нчы б сыйныфы укучысы Бәхтиева Ландыш яуладылар. Афәрин, кызлар-йолдызлар! Киләчәктә дә үзегезнең чыгышларыгыз белән безне шатландырып торыгыз!
-
Чибәркәй-2018 09.12.2018

6 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең актлар залында 14 татар кызыбыз “Чибәркәй-2018” бәйгесендә көч сынаштылар. Гадәти “матурлык бәйге”ләреннән аермалы буларак, татар чараларында кызларның тышкы матурлыкларын гына сынамыйлар. Беренче чиратта, алар күңел байлыгын, нечкә тоемлау сәләтен, тәрбиялелеген исбатларга тиеш. Иң мөһим таләпләрнең берсе – туган телдә үзең турында матур итеп сөйли белү, тамашачылар алдында сәләтләреңне күрсәтү. Татар теле укытучыларының телне өйрәтүне югары дәрәҗәдә алып баруларына да сокланырлык. Кызлар сәхнәдә ана телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, жюри әһелләрен үзләренең биюләре белән сөендерделәр. Тамашага килгән әти-әниләрдән рәхмәт сүзләрен ишетү дә бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәде.
Афәрин, кызлар! Сезнең кебек яшьләребез барында, телебезнең киләчәге өчен без тыныч!
-
30.11.2018

27 нче ноябрь көнне шәһәребезнең 11 нче мәктәбендә “Листая страницы истории нашей школы” бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү бәйрәме булды. Безнең 10 нчы а сыйныфы укучысы Юнысова Ләйсән (җитәкчеләре: Пахомова Г.Ә., Чевачина Р.В.) I дәрәҗәдәге Диплом алу бәхетенә иреште.
Афәрин, Ләйсән! Без синең белән горурланабыз! Сиңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
25.11.2018

Шәһәребездә үткәрелә торган "Иң яхшы татар теле укытучысы" бәйгесендә быел 17 мөгаллим үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аларның барысы да педагогия өлкәсендә уңышларга ирешкән: укучылары олимпиадаларда җиңә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша.
29 нчы мәктәп данын татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Хәнәфиева Ләйсән Фәйзехан кызы яклады. Мөгәллимебез татар теле дәресләрендә куланыла торган эш алымнарын яклап чыгыш ясады. Мастер-класс дәвамында хезмәттәшләреннән торган иҗат төркеме дәресләрдәге уен элементларын башкардылар.
Бу бәйгене чын мәгънәсендә талант һәм тырышлык бәйрәме дип әйтергә була. Ләйсән Фәйзехан кызына киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
26.10.2018

Таң атуын ничек белә алыр идең,
Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.
Килер язның ни хозуры булыр иде,
Мул җимешле, алтын хисле көз булмаса!
Көзге муллык – туклык чорына туры килгән Сөмбелә бәйрәмен безнең татар халкы гомер-гомергә мул сый – ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган булган. Без дә халкыбызның гореф-гадәтләренә тугры калып, ел саен көзге уңыш бәйрәмен билгеләп үтәбез.
24 нче октябрь көнне 2 нче б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре: Шәрәфиева Фирая Минтимер кызы) “Сөмбелә” бәйрәмен уздырдылар. Бу бәйрәм балалар һәм әти-әниләр күңеленә бик хуш килде. Сөмбелә бәйрәмендә әбиләр һәм әниләр бик теләп уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балалар арасыннан "Сөмбелә" дип көз принцессасы игълан ителде. Бу бәйрәмнәрне оештыручы Фирая Минтимер кызына, катнашучы балаларга, әти-әниләргә зур рәхмәт әйтәсебез килә. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, уйнап-көлеп яшәргә язсын!











