Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики ТатарстанТатарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
| Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
| E-Mail: | sch29.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
| Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1424 учащихся |
| У нас учат: | 74 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики ТатарстанТатарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Поздравляем!!! Сборную команду учителей школы №29 призеров спартакиады работников образования Нижнекамского муниципального района по волейболу. 15.04.2019

-
04.04.2019

Шәһәребезнең банк хезмәткәрләре “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә бик теләп катнаштылар!
-
04.04.2019

8 нче в сыйныфы укучылары шәһәребез халкы белән рәхәтләнеп татарча аралаштылар!
-
04.04.2019

“Мәктәптә генә түгел, спорт түгәрәкләрендә дә татарча аралашабыз!” – ди 10 нчы б сыйныфында укучы баскетболчы кызлар. Рус гаиләсендә туып-үскән Корноухова Дарья бигрәк тә татар телен яратып өйрәнә. Татар теле буенча үткәрелә торган муниципаль олимпиадаларда да ел саен катнаша. Бу уку елында призлы урын яуларга бары тик берничә генә баллы җитми калган, ләкин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнүче “үҗәт” Даша болай гына бирешергә җыенмый! “Икенче елга тагын да ныграк әзерләнеп катнашырга телим!”-ди ул.
Кызларыбыз, республикада баскетбол буенча ярышларда катнашып, яңадан-яңа дуслар табалар, тел байлыкларын арттыралар. Афәрин, кызлар! Киләчәктә сезгә спортта да, укуда да уңышлар юлдаш булсын!
-
04.04.2019

Сәүдә үзәкләрендә үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә сатучылар үзләренең икеттеллелек шартларында рәхәтләнеп эшләүләрен тагын бер кат исбат иттеләр.
-
04.04.2019

Даруханәдә эшләүче кызларыбыз да бик матур итеп татарча сөйләшә!
-
Мин татарча сөйләшәм 01.04.2019

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе Татарстанда ел саен үткәрелә торган чара. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 23 нче март көнне, әлеге акция 29 нчы гомуми белем бирү мәктәбендә дә үткәрелде. Акцияне оештыручылар укучылар, мәктәп фельдшеры, ашханә эшчеләре, вахтер, хезмәткәрләр бүлмәсен җыештыручылар белән аралашып, “Син татарча сөйләшәсеңме?” исеме астында сораштырулар үткәрделәр, “Мин татарча сөйләшәм!” логотибын, “Синең беренче 150 татар сүзең” сүзлекләрен тараттылар. Акциядә катнашучылар барысы да чарадан канәгать калдылар.
-
04.03.2019

«Фәндә-дебют» дип исемләнгән X Республика фәнни-гамәли конференциядә 6 нчы сыйныф укучысы Буранкова Айзиля (җитәкчесе: Якупова В.Б.) 2 нче дәрәҗәле Дипломга лаек дип табылды.
Айзиләне уңышлы чыгышы белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
21.02.2019

18 нче февральдә, Туган тел атналыгы кысаларында, 8 нче д сыйныфында (укытучы: Ризванова Ф.М.) укучыларда туган телгә кызыксыну уяту, белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан “Тел дигән дәрья” дип исемләнгән бәйге үтте. Укучылар ике командага бүленеп көчләрен сынаштылар. Төрле кызыклы биремнәр үтәп, кроссвордлар, ребуслар чишеп тапкырлыкларын, зирәклекләрен ачыкладылар. Танылган шагыйрьләребезнең туган тел турында язган шигырьләрен сөйләделәр. Бәйге халкыбызның икенче гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
-
21.02.2019

Муса Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Легендар шагыйребезнең исеме - татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ. Ул милләтебезне бөтен дөньяга таныткан герой-шагыйрь.
2 нче б сыйныфында үткәрелгән (укытучы: Шәрәфиева Ф.М.) «Муса Җәлил безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чарада шагыйребезнең бөеклеге тагын бер тапкыр исбатланды. Балалар чарада бик актив катнаштылар, бөек шагыйребезнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырладылар, уйнадылар.
Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү өчен мондый чараларның әһәмияте бик зур.











