Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
E-Mail: | school29n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1477 учащихся |
У нас учат: | 86 педагога |
Все новости
Опубликовано: 26.10.2018
Таң атуын ничек белә алыр идең,
Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.
Килер язның ни хозуры булыр иде,
Мул җимешле, алтын хисле көз булмаса!
Көзге муллык – туклык чорына туры килгән Сөмбелә бәйрәмен безнең татар халкы гомер-гомергә мул сый – ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган булган. Без дә халкыбызның гореф-гадәтләренә тугры калып, ел саен көзге уңыш бәйрәмен билгеләп үтәбез.
24 нче октябрь көнне 2 нче б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре: Шәрәфиева Фирая Минтимер кызы) “Сөмбелә” бәйрәмен уздырдылар. Бу бәйрәм балалар һәм әти-әниләр күңеленә бик хуш килде. Сөмбелә бәйрәмендә әбиләр һәм әниләр бик теләп уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балалар арасыннан "Сөмбелә" дип көз принцессасы игълан ителде. Бу бәйрәмнәрне оештыручы Фирая Минтимер кызына, катнашучы балаларга, әти-әниләргә зур рәхмәт әйтәсебез килә. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, уйнап-көлеп яшәргә язсын!
К списку новостей