Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
E-Mail: | school29n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1477 учащихся |
У нас учат: | 86 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
21.02.2019
18 нче февральдә, Туган тел атналыгы кысаларында, 8 нче д сыйныфында (укытучы: Ризванова Ф.М.) укучыларда туган телгә кызыксыну уяту, белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан “Тел дигән дәрья” дип исемләнгән бәйге үтте. Укучылар ике командага бүленеп көчләрен сынаштылар. Төрле кызыклы биремнәр үтәп, кроссвордлар, ребуслар чишеп тапкырлыкларын, зирәклекләрен ачыкладылар. Танылган шагыйрьләребезнең туган тел турында язган шигырьләрен сөйләделәр. Бәйге халкыбызның икенче гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
-
21.02.2019
Муса Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Легендар шагыйребезнең исеме - татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ. Ул милләтебезне бөтен дөньяга таныткан герой-шагыйрь.
2 нче б сыйныфында үткәрелгән (укытучы: Шәрәфиева Ф.М.) «Муса Җәлил безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чарада шагыйребезнең бөеклеге тагын бер тапкыр исбатланды. Балалар чарада бик актив катнаштылар, бөек шагыйребезнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырладылар, уйнадылар.
Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү өчен мондый чараларның әһәмияте бик зур.
-
21.02.2019
15 нче февраль көнне 4 нче Б сыйныфында (укытучы: Садриева Ә.Х.) “Телләр белгән-илләр гизгән” дигән темага дәрес-сәяхәт үткәрелде. Дәреснең максаты-туган телгә ихтирам, мәхәббәт, горурлану уяту.
Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә дә алыштыра алмый торган “әни”,”әти”,” әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Дәрестә укучылар Ш.Галиев, Ш.Маннур, Р.Миңнуллин, Б.Рәхмәт, В.Казыйхановның туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр; тел, белем турында мәкальләр әйтештеләр, җырлар җырладылар. Мондый чаралар укучыларны берләштерә, аларның иҗади сәләтләрен үстер
-
21.02.2019
8 нче в сыйныфында (укытучы: Әхмәтшина М.В.) “Каһарман шагыйрь” темасына дәрес-викторина үткәрде. Укучылар шагыйребез тормышына һәм иҗатына багышланган документаль мәгълүматлар белән таныштылар, тормыш иптәше Әминә һәм кызы Чулпанга багышланган хатларына күзәтү үткәрделәр. Дәрестә Муса Җәлилнең үлемсезлегенә тагын бер кат басым ясалды.
-
21.02.2019
Туган тел атналыгы кысаларында, 6 нчы б сыйныфында (укытучы: Якупова В.Б.) «Телебез-байлыгыбыз» темасына КВН уздырылды. Укучылар грамматик бәйгедә көч сынаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, сынамышлар әйтештеләр. Әлеге бәйгедән балалар да, жюри әгъзалары да, мөгаллимнәр үзләре дә бик канәгать калды.
-
21.02.2019
2 е сыйныфында үткәрелгән (укытучылары: Сәхәбиева Л.Р., Хәнәфиева Л.Ф.) “Муса Җәлил безнең күңелләрдә!” дип исемләнгән сыйныф сәгатендә укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, шагыйребез әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр. Сыйныф сәгатеннән укучылар эчкерсез елмаю, күтәренке кәеф белән чыктылар.
-
21.02.2019
Рус теле укучыларның сөйләм телләрен үстерү, проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга өйрәтү, татар теленә, сәнгатенә кызыксыну уяту, бер – береңә ягымлы булырга өндәү максатларыннан чыгып, 21 нче февраль көнне 6 нчы в сыйныфы укучылары (укытучы: Чевачина Р.В.) белән “Әкияттә кунакта” бәйрәме үткәрелде. Әкиятче бабай һәм кунаклар игътибарына сәхнәләштерелгән әкиятләр тәкъдим ителде. Укучылар үзләрен чын театр артистлары итеп таныттылар. Мондый чаралар укучыларны берләштерә, аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итә.
-
21.02.2019
4 а сыйныфында (укытучы: Шигапова Г.И.) “Тел белгечләре” темасына уен үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп, телебез буенча сорауларга җаваплар эзләделәр, концерт номерлары белән сөендерделәр, такмаклар әйтештеләр, командада эшли белү сәләтләрен күрсәттеләр.
Укучылар бу дәрестән бик канәгать калдылар, йөзләреннән шатлык хисе китмәде.
-
21.02.2019
Исәнмесез! Здравствуйте! Хаумыхыгыз, дустар! Арумы сез, карендәшләр! Здрастуйтэ! Барев! Сәламмәләйкүм! Гутен морген! Салом! Ыра кун!
Кемдә ничектер, безнең 29 нчы мәктәптә ел саен 21 нче февраль-Халыкара туган тел көне нәкъ менә шулай башланып китә. Бәйрәм иртәсенең рухы һәркемнең күңелен күтәрә, кәефен яхшырта, йөзләрдән елмаю китми.
Бәйрәмебезнең матур мизгелләре белән алдагы репортажларда танышырсыз.
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2019
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Туган тел! Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. 21 нче февраль көнне мәктәбебездә үткәрелгән бәйрәм чарасыннан соң бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инандык.
Бәйрәмдә мәктәбебезнең 11 милләт вәкиле катнашты, һәр милләт әһеле тамашачыларга үзенең чыгышын тәкъдим итте. Рус, әзербәйҗан, керәшен биюләре белән беррәттән, кунакларыбыз украин, әрмән җырларын тыңлап ләззәтләнделәр.
Бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунагы – Петросян Наира Аветиковнаның чыгышыннан соң, Татарстан дип аталган уртак йортыбызда бергә дус һәм тыныч тормыш итү - зур бәхет икәнлегенә тагын бер кат инандык.
Алдагы көннәребездә дә бергә - бергә, иңгә - иң куеп, дус - тату яшәргә язсын, һәр туган таңыбыз безгә иминлек, шатлык алып килсен!
Төп нигезем минем – Татарстан,
Синең язмыш – безнең гомерләр.
Төп нигезем, мине аерма син,
Әткәм - әнкәм биргән телемнән.