Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
E-Mail: | school29n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1477 учащихся |
У нас учат: | 86 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Сабан туе-2018 04.06.2018
Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
йнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Сабан туе - милләтебезнең гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.
Безнең 29 нчы мәктәптә бу милли бәйрәмне үткәрү матур традициягә әйләнде. 6 ел элек директорыбыз Шакиров Равис Мөҗәһит улы тарафыннан тәкъдим ителгән бу игелекле гамәл елдан-ел камилләшә бара.
Сабантуйга әзерлек эшләре “Ай, рәхмәт!” акциясе белән башланып китә. Гармуннар сыздырып, курайчылар төркеме белән бергәләп, җырлап-биеп, үз микрорайоныбызда бүләк җыю халыкны бәйрәмгә өнди, күңелләрне дәртләндерә.
Һәр елны Сабантуйга мәртәбәле кунаклар чакырыла. Быелгы бәйрәмгә Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Матюшин Вадим Николай улы, икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры Мезикова Илсөя Хәммәт кызы, микрорайонның үзидарә башлыгы Садыйкова Раилә Мөктәсим кызы, Аксакаллар шурасы әгъзалары килделәр. Микрорайоныбыз остабикәләре халыкка үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.
Башка еллардан аермалы буларак, Сабантуй бәйрәмендә татар, рус, чуаш, украин халкының милли мәйданчыклары гөрләп торды. Һава торышы салкын булуга карамастан, бәйрәмгә халык күп килгән иде. Бәйрәмдә катнашучылар чәкчәк белән татар чәе эчеп хушландылар, украин борщы белән сыйландылар, чуаш окрошкасын авыз иттеләр.
Сабантуйның кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кайчы белән бүләк кисү, чүлмәк вату, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү кебек күңелле уеннарында балалар бик теләп катнаштылар.
Быелгы бәйрәмебез “Халыклар дуслыгы фестивале” белән үрелеп барды. Сәхнәдә чәчән, украин, белорус, француз, инглиз, үзбәк халыкларының биюләре һәм җырлары башкарылды. Әти-әниләр тарафыннан тегелгән искиткеч матур сәхнә костюмнарыннан булу балаларның чыгышын тагын да баетты, бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәмгә үзләреннән зур өлеш керткән әти-әниләребезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып эшләргә ният итәбез.
Сабан туе бәйрәменең иң дулкынландыргыч өлеше - милли көрәш 4 авырлык категориясендә үткәрелде. 31 килограмм авырлык категориясендә 1 нче урынны Сафин Кәрим, 2 нче урынны Шәрәфуллин Самат, 3 нче урынны Әскәров Тимур яулады. 50 кило авырлыкта кечкенәләр төркемендә 1 нче урынны Бакшаев Кирилл, 2 нче урынны Киреев Кәрим, 3 нче урынны Шәрәфиев Айнур алды. 50 килолы өлкәннәр төркемендә урыннар түбәндәгечә: 1 урын - Ситников Никита, 2 нче урын - Шандренков Данаил, 3 нче урын - Ибрагимов Рәмис. 60 килограмм авырлык категориясендә 2 нче урын Рәшитов Илсурга, 3 нче урын Корычбаев Ильярга эләкте. Сабантуйның абсолют батыры булып 29 нчы мәктәпнең 7 нче б сыйныфы укучысы Миннеханов Рөстәм (тренеры: Низамиев И.И.) танылды, аңа әтәч һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре НТР каналы тарафыннан яктыртылды.
Бәйрәм бүләксез булмый, быелгы бүләкләр дә үз хуҗаларына барып иреште. Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәрдаим матди яктан ярдәм итүче иганәчебез Мостафин Рафис Минневәли улына зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Шулай ук бу күркәм бәйрәмне оештыруда укыту эшләре буенча директор урынбасары Пахомова Гөлшат Әсхат кызының, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының хезмәтләре дә зур.
Шәһәребездә үткәрелгән беренче Сабантуй бәйрәме татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, милли бәйрәмнәргә ихтирам уяту, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга этәргеч булып торсын. 29 нчы мәктәптә башланып киткән милли бәйрәмебез алда үтәчәк Сабантуйларга рухландырсын. Гасырлардан килгән милли бәйрәмебездән халкым бер елга җитәрлек дәрт-дәрман алсын. Дөньялар тыныч, еллар имин булып, киләчәктә дә күңелле Сабантуйларда очрашырга язсын!
-
Котлыйбыз! 26.05.2018
25 нче май көнне шәһәребездә язучы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил абый Вәлиевның яшь каләм тибрәтүчеләр бәйгесе үткәрелде. 29 нчы мәктәпнең 9 нчы б сыйныфы укучысы Гыйләҗева Ильвина (җитәкчесе: Габдуллина Р.С.) катнашучы сертификатына ия булды, 9 нчы д сыйныфы укучысы Нуруллин Айнур (җитәкчесе: Чевачина Р.В.) «Күпкырлы талант иясе” номнациясендә җиңү яулады.
Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә киләчәктә дә иҗади үрләр яуларга язсын!
-
Тамаша-спектакль 26.05.2018
21 нче май көнне Татарстанның атказанган артисты Ибраһимов Альберт Хәмзи улы җитәкчелегендә эшләп килүче “Нур” театры коллективы Фәнис Яруллинның “Каракның бүреге яна” исемле әкият-пьесасын тәкъдим итте. Көтүче ролен мәктәбебезнең 7 нче д сыйныфы укучысы Габдуллина Алия башкарды. Әкияттә 5 нче б сыйныфы укучылары да актив катнаштылар. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр, укучылар һәм микрорайоныбыз кунаклары, тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Бу әкият-тамашаны оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә шундый чаралар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз1
-
12.05.2018
Дөньяда иң матур ил
Ул-минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел
Ул-минем туган телем.
2018 нче елның 11 нче маенда башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелле татар теле” дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чараны мәктәбебезнең милли эшләр буенча директор урынбасары Пахомова Гөлшат Әсхат кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды. Бәйрәмдә туган телне сөюче укучыларыбыз, үз милләтенә тырышып хезмәт итүче кунакларыбыз катнашты.
Укучылар ел дәвамында өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, санамышларын, тизәйткечләрен, уеннарын уйнап, сөйләп, җырлап күрсәттеләр. Чарада Казанның “Бүләк” инструменталь ансамбле катнашуы да ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәмгә килгән кунаклар балаларның чыгышларын тыңлап, күңелле ял итеп утырдылар. Киләчәктә дә мондый бәйрәмнәр дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.
-
С Днем Победы! 09.05.2018
9 мая — День Великой Победы — один из главных праздников нашей страны, всеми любимый, самый трагичный и скорбный, самый трогательный, прекрасный и светлый!
День Победы – это День - символ гордости за тех, кто отстоял свободу и независимость нашей страны, символ решимости, воли русского народа, символ достоинства России!
9 мая 1945 года… Все дальше и дальше теперь от нас эта дата. Но мы помним, какой ценой досталась нашим дедам эта великая Победа.
День Победы – как он был от Вас далек…
В каждом городе около Вечного огня в этот день собираются те, кто пришел возложить цветы, вспомнить наших защитников и героев,
Минуту помолчать и в который раз сказать им СПАСИБО… Спасибо за нашу мирную жизнь, за наших детей и внуков, за их счастье!
Спасибо Вам, низкий поклон и вечная память…
В этот день, 9 мая, мы поздравляем ветеранов, защитников Отечества, отстоявших право народов мира быть свободными. -
Парад Победы! 09.05.2018
Шагает по Земле Парад Победы,
И в этот день ликует вся страна!
Мы благодарны и отцам, и дедам,
Что в сорок пятом кончилась война!И в общем строю парада Победы учащиеся нашей школы!
-
28.04.2018
27 нче апрельдә шәһәребездә “Мин–тикшеренүче” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узды. 9 нчы а сыйныфы укучысы Юнысова Ләйсән (җитәкчесе: Юнысова Г.Р.) уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынны яулады. Ләйсәнне зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңадан-яңа фәнни үрләр яулавын телибез!
-
Котлыйбыз! 28.04.2018
“Яттан сөйлим Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә Юнысова Ләйсән (җитәкчесе: Юнысова Г.Р.) призлы урынга лаек булды, Майорова Валерия (җитәкчесе: Пахомова Г.Ә.) номинант дип табылды. Афәрин, укучылар! Алга таба да иҗат чишмәләрегез саекмасын, безне яңа җиңүләрегез белән куандырып торыгыз!
-
28.04.2018
“Мин–тикшеренүче” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясендә 1 нче урынны яулаган Вильданова Алинәне (җитәкчеләре: Якупова В.Б., Фәттахова Р.А.) һәм III дәрәҗәле Дипломга ия булган Төхвәтуллина Алсуны (җитәкчесе: Якупова В.Б.) уңышлы чыгышлары белән тәбриклибез! Афәрин, кызлар! Киләчәктә дә сезгә фән өлкәсендә иҗади казанышлар яуларга язсын!
-
Атналык 26.04.2018
25 нче апрель көнне, татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, “Сәхнә остасы” дип аталган алып баручылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә катнашучылар туган телебезнең матурлыгын, аһәңен тоеп, сәнгатьле итеп, һәр сүзнең мәгънәсенә төшенеп сөйләргә тырыштылар. Бәйге булгач, җиңүчеләрсез дә булмады. 1 нче урынны 9б сыйныфы укучылары Гыйләҗева Ильвина белән Замилов Алмаз яулады, 2 нче урынга 3е сыйныфы укучысы Газизова Ильвина лаек булды, ә өченчелекне 4б сыйныфы укучылары Садыйков Рәзил, Калимуллина Самира һәм Нәбиева Әдилә алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдуллина Р.С. һәм Садриева Ә.Х. оештырган әлеге чара укучыларга бик ошады.