Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
E-Mail: | sch29.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1484 учащихся |
У нас учат: | 86 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2019
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Туган тел! Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. 21 нче февраль көнне мәктәбебездә үткәрелгән бәйрәм чарасыннан соң бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инандык.
Бәйрәмдә мәктәбебезнең 11 милләт вәкиле катнашты, һәр милләт әһеле тамашачыларга үзенең чыгышын тәкъдим итте. Рус, әзербәйҗан, керәшен биюләре белән беррәттән, кунакларыбыз украин, әрмән җырларын тыңлап ләззәтләнделәр.
Бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунагы – Петросян Наира Аветиковнаның чыгышыннан соң, Татарстан дип аталган уртак йортыбызда бергә дус һәм тыныч тормыш итү - зур бәхет икәнлегенә тагын бер кат инандык.
Алдагы көннәребездә дә бергә - бергә, иңгә - иң куеп, дус - тату яшәргә язсын, һәр туган таңыбыз безгә иминлек, шатлык алып килсен!
Төп нигезем минем – Татарстан,
Синең язмыш – безнең гомерләр.
Төп нигезем, мине аерма син,
Әткәм - әнкәм биргән телемнән.
-
15.02.2019
Башым иям бу дәһшәтле чорда
Шундый уллар биргән халыкка.
Башым иям бу халыкның исемен
Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә!.
Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан чыгып, 10 нчы б сыйныфында (укытучы: Чевачина Р.В.) “Батырлыкка - мәдхия!” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар шагыйрь иҗатын белүләре буенча көч сынаштылар. Шагыйрьнең «Ышанма», «Вәхшәт», «Кызыл ромашка», «Ана бәйрәме», «Бүреләр», «Хат» һ.б. әсәрләре халык хәтеренә җуелмаслык булып салынганын тагын бер тапкыр исбатладылар. Шагыйрь үзенең яшәү принципларын янә искәртте кебек:
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
-
15.02.2019
Сынаулары аша сыный тормыш,
Җиз иләктән кат-кат үткәрә.
Рухлары көчле булганнарны
Йолдыз итеп күккә күтәрә.
13 нче февраль көнне 7 нче б сыйныфында (укытучы: Гурьева Л.С.) “Батырларның исеме мәңгелек!” дип исемләнгән патриотик сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар шагыйребез Муса Җәлилнең иҗаты турында документаль фильм карадылар, шигырьләр сөйләделәр. Сыйныф сәгатенә килгән әти-әниләр дә “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүматлар белән уртаклаштылар.
Укучылар бу чарада бик теләп катнаштылар, үз белемнәрен күрсәттеләр.
-
15.02.2019
7 нче б сыйныфында (укытучы: Якупова В.Б.) герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үзенчәлекле иҗатын өйрәнүне популярлаштыру, укучыларда кызыксындыру уяту максатыннан дәрес - КВН үткәрелде. Әдәби КВН, бу уенның барлык кагыйдәләре кысаларында, М.Җәлилнең биографиясен, иҗатының үзенчәлекле этапларын өйрәнү – кабатлау максаты белән оештырылды. Җәлилнең кабатланмас иҗатына, үзенчәлекле батырлыгына дан җырланды. КВН-биремнәр барышында, “Бүреләр”, “Кызыл ромашка” кебек популяр шигырьләре белән беррәттән, укучылар шагыйрьнең балладаларына һәм юмористик иҗатына да тукталдылар. КВН-дәрес азагында “Сораулар лигасы” оештырылды.
-
13.01.2019
Уважаемые родители будущих первоклассников!
26 января 2019 года в 11.30
в актовом зале школы №29
состоится первая встреча
с родителями будущих первоклассников.
Занятия (бесплатные)
с будущими первоклассниками начнутся
2 февраля 2019 г.
Административно-педагогический коллектив
-
Поздравляем! 11.01.2019
В преддверии новогодних праздников на базе нашей школы прошли муниципальные соревнования по робототехнике. Команда МБОУ "СОШ №29" - обладатель переходящего кубка муниципальных соревнований!
-
Поздравляем с победой 25.12.2018
Поздравляем сборную команду девушек 10 б класса с победой в зональном этапе республиканских соревнований по баскетболу. Желаем вам успехов в учебе и новых спортивных достижений!
-
18.12.2018
«Туган телем-серле тел» региональ шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә 9 нчы б сыйныфы укучысы Адиев Руслан (җитәкчеләре: Гурьева Л.С., Пахомова Г.Ә.) II дәрәҗәле Дипломга лаек дип табылды. Укучыбызны призлы урын яулавы белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
18.12.2018
14 нче декабрь көнне мәктәбебезнең актлар залында “Чибәркәй-2018” бәйгесенең Гала-концерты булып узды. Бәйгедә катнашучы барлык кызларыбыз да төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. 1 нче урынга Шәрифуллина Диләрә (10а), Даутова Арина (2е), Буранкова Аделина (2б), Шапорева Анастасия (2е), Зыятдинова Әмирә (3ж) лаек дип табылдылар. Гран-прины 4 нче а сыйныфы укучысы Адиева Диана һәм 6 нчы б сыйныфы укучысы Бәхтиева Ландыш яуладылар. Афәрин, кызлар-йолдызлар! Киләчәктә дә үзегезнең чыгышларыгыз белән безне шатландырып торыгыз!
-
Чибәркәй-2018 09.12.2018
6 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең актлар залында 14 татар кызыбыз “Чибәркәй-2018” бәйгесендә көч сынаштылар. Гадәти “матурлык бәйге”ләреннән аермалы буларак, татар чараларында кызларның тышкы матурлыкларын гына сынамыйлар. Беренче чиратта, алар күңел байлыгын, нечкә тоемлау сәләтен, тәрбиялелеген исбатларга тиеш. Иң мөһим таләпләрнең берсе – туган телдә үзең турында матур итеп сөйли белү, тамашачылар алдында сәләтләреңне күрсәтү. Татар теле укытучыларының телне өйрәтүне югары дәрәҗәдә алып баруларына да сокланырлык. Кызлар сәхнәдә ана телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, жюри әһелләрен үзләренең биюләре белән сөендерделәр. Тамашага килгән әти-әниләрдән рәхмәт сүзләрен ишетү дә бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәде.
Афәрин, кызлар! Сезнең кебек яшьләребез барында, телебезнең киләчәге өчен без тыныч!