Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1368 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"Академик десант" 19.09.2024

Кичә, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә "Академик десант" узды. 2024 нче ел Татарстан Республикасында - фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Масштаблы чараны «Татарстан - яңа гасыр» - республика иҗтимагый хәрәкәте оештырды. «Җир хартиясе» принципларын пропагандалауга, эко-агарту алып бару максатында яңа экологик фикерләүле кеше формалаштыруга юнәлдерелгән эшчәнлек алып барыла. Проект кысаларында күчмә сессияләрнең бай циклы үткәрелде. Шулай ук лекторлар «Безнең йорт - Җир» проектларын булдыру буенча мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм педагоглары өчен кызыклы презентацияләр, кызыклы тренинг-семинарлар әзерләделәр.
-
"Футбол в школу" проекты 17.09.2024

Бүген "Футбол в школу" проекты кысаларында, "Нефтехимик" футбол клубы уенчылары безнең гимназия укучылары өчен очрашу үткәрделәр. Балалар тупны ничек дөрес йөртү ысулларына өйрәнделәр. Балаларга очрашу бик ошады. Оештыручыларга зур рәхмәт.
-
Түбән Кама Роспотребнадзор начальнигы белән очрашу 11.09.2024

Бүген гимназиянең актлар залында, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы, Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре буенча Роспотребнадзор территориаль бүлеге начальнигы Изиятуллин Рөстәм Марат улы белән очрашу узды.
-
09.09.2024

3 нче сыйныф укучылары, укытучы апалары белән берлектә, бүген спорт мәйданчыгында интерактив уеннарда катнаштылар.Балалар җитезлектә,тапкырлыкта,тизлектә кө сынаштылар.Бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде.Күз бәйләп үзләренә бүләк кисеп алдылар.Ярышларда -Дуслык җиңде.
образование_нк Воспитание_НК Выборы2024 -
Сайлау көне 08.09.2024

8 нче сентябрь - Татарстан республикасының Дәүләт советына депутатлар сайлау көне уңаеннан Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә бик күп чаралар узды. 1 нче сыйныф укучылары да читтә калмадылар. "Мин-чын рәссам" исеме астында оештырылган рәсем бәйгесендә балалар бик теләп катнаштылар. Рәсемнәрдә - җәй бизәкләре, кояш, чәчәкләр...Икенче сыйныф укучылары өчен "Татар халык киемнэре - түбәтшй, алъяпкыч, читек" бизәү мастер-классы уздырылды. Эш барышында милли бизәкләр турында әңгәмә оештырылды.Балалар мастер-класс ахырында тәмле призлар белән бүләкләнде.
-
Кунакта 83 нче балалар бакчасының балалары 06.09.2024

Бездә кунакта 83 нче балалар бакчасының 2 төркем балалары гимназиядә экскурсиядә булдылар. Гимназиябезнең кабинетлары, ашханәсе, этнографик музей, бассейн, актлар залы, спорт заллары балаларга бик ошады. Кечкенә дусларыбызны киләсе уку елында гимназиябездә укырга көтеп калабыз.
-
"Открой. Обсуждай. Выбирай" проекты кысаларында очрашу 04.09.2024

Бүген Түбән Каманың мәктәп укучылары-волонтерлары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин белән "Открой. Обсуждай. Выбирай" проекты кысаларында очрашу узды. Чарада Рамил Хамзович Түбән Каманың 2030 нчы елга кадәр өч үсеш юнәлешен тәкъдим итте. Бу "Полицентричный город", "Уңайлы хәрәкәт шәһәре" һәм "Город в лесу".
Волонтерлар Түбән Каманы заманча һәм уңайлы шәһәргә трансформацияләү буенча масштаблы планнар белән таныштылар.
Битараф булмаган укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны Түбән Кама районы башлыгына бирделәр. Бик күп сораулар буенча аларның шәһәрнең киләчәге балаларга ни дәрәҗәдә кызыклы икәнлеге аңлашыла. Актив волонтерлар “Открой. Обсуждай. Выбирай” программасы кысаларында шәһәрне үстерү юнәлешләре буенча тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләрнең барысына да 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау участокларында ярдәм итәргә теләк белдерделәр. -
Белем бәйрәме! 02.09.2024

Менә 1 сентябрь, ә быел белем бәйрәме - 2 нче сентябрьгә туры килде, безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары тик дүртле һәм бишлеләр генә алып килсен. Бәйрәм белән, сезне, дуслар!
-
28.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Минниханов Түбән Камага эш визиты белән килде. Безнең гимназиядә ул "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнашты һәм беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар тапшырды.
Гимназиядә музей, ашханә, бассейн, спорт зал,актлар залы белән танышып чыкты. -
«Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» 23.08.2024

Мәгарифтәге казанышлары өчен югары квалификацияле химия укытучысы Клюге Лидия Ивановнаны «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән котлыйбыз.
Киләчәктә яңада-яңадан-яңа уңышлар телибез.











