Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Интеллектуаль лото" 08.09.2023
Беренче тапкыр Халыкара мәгариф көне 1966 елда бәйрәм ителә. Ул Бөтендөнья мәгариф министрлары конференциясе йомгаклары буенча ЮНЕСКО тарафыннан оештырыла. Бәйрәм датасы булып әлеге конференциянең тантаналы ачылу көне сайлана - 8 сентябрь.Һәр ел саен 8 сентябрь көнне бөтен дөньяда Халыкара мәгариф көне билгеләнә, ул Җирнең барлык кешеләре өчен мәгарифнең сыйфатын һәм мөмкинлеген арттырырга багышлана.Бүген безнең гимназиянең директор киңәшчесе 6A сыйныф укучылары белән берлектә "Интеллектуаль лото" оештырды. Бу лото стандарттан аерылып тора: катнашучыларга бөтен саннарны уен табакларында сызып кына калмыйча, алып баручының сорауларына да җавап бирергә кирәк. Балалар бу уенда кызыксыну белән катнашып, уңай эмоцияләр заряды алалар.
-
02.09.2023
1 нче сентябрь-белем көнендә, гимназиябез актлар залында 9 нчы В, 10 нчы А,Б,В һәм 11 А,Б,В сыйныф укучылары шәһәр мэры Муллин Р.Х.улы белән очраштылар. Рамил Хәмзш улы балалар белән шәһәрнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләште. Очрашу бик кызыклы булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
1 нче сентябрь көнне 01.09.2023
1 нче сентябрь көнне безнең гимназия үзенең укучыларын капиталь ремонттан соң каршы алды. Гимназия ачылышында шәһәр мэры Муллин Р.Х., мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарифуллин А.Х һәм башка мәртәбәле кунаклар булды. Бәйрәм чарасы котлау сүзләре, концерт номерлары белән үрелеп барды
-
28.08.2023
Безнең гимназия укучысы Самат Галәвиев Татарстан чемпионы титулына ия булды.Әлеге турнир берничә төргә бүленгән иде. Самат 1 нче урыннарны: Классик шахмат буенча, Блиц буенча, Бурычларны хәл итү буенча һәм 2 нче урынны тиз шахмат буенча яулады.Тагын 28,29,30 августта Казан мэры кубогында катнаша.Молодец Самат Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
25.08.2023
Россия Федерациясе Федераль җыелышы Дәүләт думасы депутаты Олег Викторович Морозов гимназиядә кунакта булды.
-
Укытучыларның август конференциясе 23.08.2023
22 нче август көнне Халык иҗаты йортында укытучыларның август конференциясе узды. Дан аллеясында безнең гимназия укытучылары фотолары да урнаштырылган иде. Горурланабыз.
-
22.08.2023
30 еллык тарихы булган гимназиябездә ремонт эшләре ахырына якынлашып килә.Гимназиябез администрациясе,укытучылар,укучылар,әти-әниләр белән берлектә кабинетларны матурлыйлар, гимназиябез бакчасын һәм янындагы территорияне чистарталар һәм матурлыйлар
-
MEDIA BILER FORUM 19.07.2023
Бүген безнең гимназия укучылары Биләр шәһәренә MEDIA BILER FORUMга киттеләр.Балаларга күңелле яллар, яңа дуслар телибез.
-
"Сәләтле балалар" 22.06.2023
21 июньдә Бөтенроссия һәм Республика мәктәп укучылары олимпиадаларының төбәк һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Аларга "Татнефть" гавами акционер җәмгыятенең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды сертификатлары тапшырылды. 9 класс укучысы Шафиков Кәрим (җитәкчесе Мурзаханов М.А.) сертификатны ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең хәйрия фонды әгъзасы Сибгатуллин Ренат Рәхатович тапшырды. «Сәләтле балаларга матди ярдәм «Татнефть» АҖ инде унбиш ел күрсәтә. Соңгы ике елда ярдәм күләме артты», - диде Ренат Рәхатович. ПАО ”Татнефть хәйрия фонды күпсанлы программаларны гамәлгә ашыра. Шуларның берсе - "Сәләтле балалар" программасы. Аның ярдәмендә укуда зур уңышларга ирешкән һәм фәнни-иҗат эшчәнлегендә ирешкән укучылар ел саен лаеклы бүләкләр алалар.
-
«Бантиклар көне» 20.06.2023
«Каенкай» мәктәп яны лагеренда «Бантиклар көне» бәйрәме узды. Бу күңелле бәйрәмгә эләгү өчен балалар үзләренең костюмнарын бантик белән һәм бер генә бантик белән түгел,ә күпләп бизәргә кирәк иде. Иртәдән кызлар һәм малайлар бантиклар кулланып кызыклы костюмнар өстендә "сихерләделәр". Һәр отрядтан күп сандагы бантиклы балаларны төрле конкурсларда һәм ярышларда катнашу өчен сайлап алдылар. Шулай ук һәр отрядтан концерт номерлары әзерләнгән иде. Бант - кызлар өчен атрибут, әмма малайлар бик теләп актив катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләр һәм бәйрәмдә актив катнашучылар билгеләнде һәм барысы да призлар алды. Лагерь көне буе бизәнү-бантиклардан чуарланды. Көн буе балалар көлкесе ишетелде, күңелләре күтәренке иде.