Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1361 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Өлкәннәр көне – ул якты һәм күркәм бәйрәм 01.10.2024
1 нче октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне – безнең өчен күп эшләр эшләгән буынга мәхәббәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны, ярдәмебезне һәм хөрмәтебезне тагын бер кат белдерү көне. Бу бәйрәмнең максаты – җәмгыятьнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләренә юнәлтү. Алар үз вакытында җәмгыять үсешенә зур өлеш керткәннәр, шуңа күрә алар турында онытырга ярамый. Өлкәннәр көне – ул якты һәм күркәм бәйрәм, анда без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча хөрмәтлибез. Алар озаграк яшәсен иде, аларның тормышы сыйфатлырак һәм күңеллерәк булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
Кунакта Самара шәһәре вәкилләре 25.09.2024
25 нче сентябрь көнне безнең гимназиядә кунакта Самара шәһәре вәкилләре булды.Алар якыннан музей,актлар залы,бассейн,спорт зал,хореография заллары белән таныштылар.Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.Гимназиябезгә эшчәнлегендә бары тик уңышлар гына теләделәр.
-
"Футбольный" дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре 23.09.2024
23 нче сентябрь көнне,"Футбол в школу" проекты кысаларында безнең гимназиядә "Футбольный" дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар футбол тарихы белән таныштылар,футболчылар ,
командалар турында кызыклы мәгълүмат алдылар. -
"Милләтләр кроссы" 22.09.2024
21 нче сентябрь көнне шәһәр көненә багышланган "Милләтләр кроссы" узды. Безнең гимназия укучылары да әлеге чарада актив катнаштылар.
-
Яраткан шәһәребез туган көненә багышланган төрле чаралар 21.09.2024
Башлангыч сыйныф укучылары да, укытучы апалары белән бергә, яраткан шәһәребез туган көненә багышланган төрле чаралар оештырдылар. Рәсем бәйгесендә,квизда катнаштылар. Яраткан шәһәребезгә багышланган фильмнар карадылар.
-
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре белән очрашу 20.09.2024
Бүген, 20 сентябрьдә, гимназия укучылары Түбән Кама шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Ландыш Дамировна Фәрхетдинова белән очрашты.
6 класс укучыларын шәһәр территориясендә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар һәм юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен билгеләделәр. Очрашу барышында инспектор укучыларга юлларда үзеңне ничек дөрес тотырга, җәяүлеләр кичүләре, үзйөрешле һәм велосипедта йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. -
"Академик десант" 19.09.2024
Кичә, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә "Академик десант" узды. 2024 нче ел Татарстан Республикасында - фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Масштаблы чараны «Татарстан - яңа гасыр» - республика иҗтимагый хәрәкәте оештырды. «Җир хартиясе» принципларын пропагандалауга, эко-агарту алып бару максатында яңа экологик фикерләүле кеше формалаштыруга юнәлдерелгән эшчәнлек алып барыла. Проект кысаларында күчмә сессияләрнең бай циклы үткәрелде. Шулай ук лекторлар «Безнең йорт - Җир» проектларын булдыру буенча мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм педагоглары өчен кызыклы презентацияләр, кызыклы тренинг-семинарлар әзерләделәр.
-
"Футбол в школу" проекты 17.09.2024
Бүген "Футбол в школу" проекты кысаларында, "Нефтехимик" футбол клубы уенчылары безнең гимназия укучылары өчен очрашу үткәрделәр. Балалар тупны ничек дөрес йөртү ысулларына өйрәнделәр. Балаларга очрашу бик ошады. Оештыручыларга зур рәхмәт.
-
Түбән Кама Роспотребнадзор начальнигы белән очрашу 11.09.2024
Бүген гимназиянең актлар залында, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы, Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре буенча Роспотребнадзор территориаль бүлеге начальнигы Изиятуллин Рөстәм Марат улы белән очрашу узды.
-
09.09.2024
3 нче сыйныф укучылары, укытучы апалары белән берлектә, бүген спорт мәйданчыгында интерактив уеннарда катнаштылар.Балалар җитезлектә,тапкырлыкта,тизлектә кө сынаштылар.Бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде.Күз бәйләп үзләренә бүләк кисеп алдылар.Ярышларда -Дуслык җиңде.
образование_нк Воспитание_НК Выборы2024