Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
"Горизонты поиска и достижений" 25.11.2023
25 нче ноябрь көнне Зәй шәһәрендә II Республикакүләм "Горизонты поиска и достижений" фәнни-гамәли конференциясе узды. 8 нче Б сыйныф укучысы Мухамедшин Самат (җитәкчеләре Шигапова Б.Х.һәм Мухамедшина Р.И.) җиңүче булды. Җиңү белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Баскетбол лигасы 24.11.2023
23 нче ноябрь көнне 38 нче лицей базасында Түбән Кама муниципаль районы командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Безнең гимназиянең егетләр һәм кызлар командасы 2 нче урынга лаек булдылар. Молодцы, котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
"Безнең Заман-Наше время" 23.11.2023
Түбән Кама муниципаль районы, мәгариф идарәсе яшь белгечләре "Безнең Заман-Наше время" фестивалендә "Трио" номинациясендә 3 нче урынга лаек булдылар, ә "Ансамбль"номинациясендә -махсус бүләккә ия булдылар. Молодцы кызлар,котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Йөзү ярышлары 22.11.2023
ГТО фестивале кысаларында гимназиянең 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары арасында йөзү ярышлары үткәрелде. Укучылар бу ярышларда бик теләп катнаштылар һәм үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
-
"Ата-аналар патруленда" 21.11.2023
21 нче ноябрь көнне безнең гимназиянең әти-әниләре "Ата-аналар патруленда" катнаштылар . Әти-әниләр көйләнмәгән юл чатында сакта тордылар, алар мәктәпкә баручы һәм мәктәптән кайтучы балаларга ярдәм иттеләр. Балалар Юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр һәм дөрес җавап бирүчеләргә баллы бүләк белән буклетлар тапшырдылар.
-
"Психология атнасы" 20.11.2023
20 нче ноябрьдән 24 нче ноябрьгә кадәр барлык мәгариф оешмаларында Бөтенроссия "Психология атнасы" уздырыла. Безнең гимназиядә психология атнасы 10 нчы А психолого-педагогик сыйныф укучыларының психологиядән XI Бөтенроссия дистанцион олимпиададан башланды. Укучылар "Чиксез психология" олимпиадасында шәхси һәм команда белән катнашалар. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез һәм нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтәбез.
-
"Географик диктант-2023" 19.11.2023
19 нчы ноябрь көнне гимназия базасында "Географик диктант-2023" Халыкара мәгариф акциясе узды. Быел гимназия беренче тапкыр ябык мәйданчык буларак катнашты. Акциядә 10 һәм 11 сыйныфларда укучы һәм гимназия укытучылары катнашты. Уңышлар телибез. Молодцы
-
"Бәхет йолдызы" 18.11.2023
18 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Бәхет йолдызы" республикакүләм фестиваль-конкурс узды. Безнең гимназия,укучылары югары нәтиҗәләргә ирештеләр. 2 нче Д сыйныф укучылары Ярмолюк Амирә - 3 нче дәрәҗә лауреат, Насибуллин Камил-1 нче дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре Мухамедшина Р. И.).3 нче В сыйныф укучысы Галиуллина Зәмирә - 3 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Сайфутдинова Н.Н.). 8 нче В сыйныф укучысы Галиуллина Айзирәк - 2 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Зарипова А.Г.). Молодцы балалар, котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Авыл халкы мөһим эш - "Каз өмәсе" 17.11.2023
Татар авылларында салкыннар башланып, җиргә беренче кар төшкәндә, авыл халкы мөһим эш - "Каз өмәсе" үткәргәннәр. Авыл халкы кышка каз итен әзерләү эшен башлаган. Ә эшләр тезрәк һәм күңелле үтсен өчен, аларга туганнары, дуслары, якыннары ярдәм иткәннәр. 17 нче ноябрь көнне безнең гимназиянең 10 нчы А сыйныф (сыйныф җитәкчесе Ханнанова Г.Р.)укучылары Халыклар дуслыгы йортында якты, сәхнәләштерелгән, музыкаль чарада булдылар. Балаларга әлеге чара бик ошады.
-
"Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде" 16.11.2023
Безнең 10 нчы Б сыйныф (сыйныф җитәкчесе Ситдикова А.Ф.) укучылары Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар Дәүләт драма театрына Б.Васильевның "Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде" спектаклен карарга бардылар. Үз гомерләрен кызганмыйча, Ватан, тынычлык өчен көрәшкән хатын-кызларның батырлыгы, беркемне дә битараф калдырмады.
Сугышлар беркайчан да булмасын!
Җирдә матурлык яшәсен!
Илдә тынычлык булсын!