Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1368 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
НОРМА КВИЗ 22.04.2025

Сегодня, 22апреля, учащиеся нашей гимназии приняли участие в интеллектуальной игре "НОРМА КВИЗ", которая проходила на базе МБОУ "СОШ №36" НМР РТ. Команда показала хорошую подготовку и умение справляться с непростыми интеллектуальными заданиями! Желаем побед, вдохновения и ярких достижений на пути познания! Пусть азарт соревнования, стремление к знаниям и командный дух вдохновляютна дальнейшее совершенствование и успех в учебе и жизни.
-
Татар теленнән XII Халыкара олимпиада 18.04.2025

14 апрельдә татар теленнән XII Халыкара олимпиада старт алды. Ул милли телләргә һәм мәдәниятләргә ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Олимпиаданың төп максаты-татар телен популярлаштыруга ярдәм итү, мәдәни-тарихи мирасны саклау һәм яшь буын патриотларын тәрбияләү. Традиция буенча әлеге олимпиада Россиянең 28 төбәгеннән 500дән артык татар телен белүчеләрне һәм Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан килгән дүрт чит ил командасын берләштерә.4 көн дәвамында балалар бай милли телне белү буенча белемнәрен, үзләренең язма һәм сөйләм осталыкларын күрсәттеләр, үзләренең тикшеренү проектлары белән татар халкының милли үзенчәлеге, мәдәни хәтере һәм тарихи тамырлары темаларына уртаклаштылар. Чара 17 апрельдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Түбән Кама шәһәре һәм районы данын яклап, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 10 нчы сыйныфы укучысы Юнысова Мәдинә катнашты һәм жиңүгә лаек булды. Укытучысы Минһажева Алинә Фәнис кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
-
Галстуксыз сөйләшәү 17.04.2025

Бүген, 17 апрель көнне, 7, 10 һәм 11 сыйныфлар белән Оргсинтез заводының директоры Сибгатуллин Илназ Мингаязович белән очрашу булды. Илназ Мингаязович үзе дә гимназиябезне тәмамлап чыккан укучы. Ул үз тәҗрибәсе белән генә түгел, үзенең шәхси юлы белән дә уртаклаша алды. Мондый чаралар төрле һөнәрләргә кызыксынуны үстерә һәм киләчәктә үз һөнәреңне сайлауда ярдәм итә.
-
ЮИД конкурсы 16.04.2025

«Ковёр»яшьләр инициативалары үзәгендә ЮИД командалары арасында агитбригадалар конкурсы узды,анда безнең 5г сыйныф укучылары катнашты.
Конкурс нәтиҗәләрен көтәбез. -
"ЭкоЯз" айлыгы кысаларында 14.04.2025

"ЭкоЯз" айлыгы кысаларында, безнең гимназия укытучылары, югары сыйныф укучылары территорияне җыештырырга чыктылар. Алар бергәләшеп гимназия территориясен узган елгы яфраклардан, корыган ботаклардан арындырдылар.
-
12 апрель, космонавтика көне 12.04.2025

Бүген 12 апрель көнне 1961 елны – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
-
"Музей эше" компетенциясендә җиңүче 10.04.2025

9 апрель көнне Казан шәһәрендә Абилимпикс дип исемләнгән Россия Профессионал осталык чемпионатының региональ этабы уздырылды. Мәктәп укучылары арасында 2нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Валиева Рузилә көч сынашты. Рузилә мәктәп музее җитәкчесе Шәймөхәммәтова Ф. М. белән әлеге бәйгегә әзерлек максатында шәһәр комплекслы музеенда булдылар. Музей хезмәткәре Миндубаева Гүзәл Сирень кызы экспонатлар сакланышы, музей документлары тутыру үрнәкләре белән таныштырды.Яхшы әзерлек, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе куанычлы. Рузилә "Музей эше" компетенциясендә җиңүче булды.
-
Гимназия территориясендә субботник 05.04.2025

Бүген, 5 апрельдә Гимназия территориясендә субботник узды, анда укучылар һәм укытучылар катнашты. Укучылар актив рәвештә чүп-чарны җыйдылар һәм спорт мәйданчыкларын тәртипкә китерделәр. Бүгенге субботникта катнашкан барлык хезмәттәшләргә һәм укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!
-
II Республика шахмат турнирлары 24.03.2025

24 мартта Байлар Сабасында 2016 елгы һәм 2015 елгы малайлар һәм кызлар арасында II Республика шахмат турнирлары узды. Бу турнир РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Минниханович Минниханов хөрмәтенә оештырылды. Командалы ярышта 16 команда катнашты. Җиңүне Түбән Кама командасы яулады. Җиңүчеләр составында уйнаучылар:
1) Шакиров Айдар (2ТГ, 3д)
2) Бикбов Самат (2ТГ, 2а)
3) Фролова Алина (7нче мәктәп)
4) Нуииева Амина ("Адымнар") -
Әлифба бәйрәме. 10.03.2025

Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә Әлифба бәйрәме узды. Тирән эчтәлекле программа, берсеннән-берсе матур чыгышлар, зәвыклы итеп бизәлгән сәхнә-болар барысы да кичәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын дәлилли. Бәйрәмнең төп хуҗалары-1нче сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары, чакырылган кунаклар, әти-әниләр бик канәгать калдылар.











