Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1368 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Педагогия көллияте студенлары өчен ачык дәресләр 31.01.2025

31 нче гыйнвар көнне, безнең гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары Сабитова А. Х. һәм Хайброва Г. Р. педагогия көллияте студенлары өчен туган телдән һәм әдәби укудан ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр югары дәрәҗәдә үтте.
-
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2025" 31.01.2025

31нче гыйнвар көнне, 2 нче гимназиядә "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2025" Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Түбән Кама, Мөслим, Сарман, Зәй, Актаныш районнарының иң көчле татар теле укытучылары көч сынашты . Гимназиябезнең данын яклап , татар теле һәм әдәбияты укытучы Зарипова Әнисә Газизулла кызы катнашты. Әнисә Газизулла кызы бәйгенең барлык этапларын да уңышлы башкарып чыкты. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
-
"Хәтер маршы -2025" акциясе 30.01.2025

30 нчы гыйнвар көнне безнең гимназиядә Казан шәһәреннән, Россиядә кыр һәм архив эзләү эше белән шөгыльләнүче иң эре оешма кунакта булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Хәтер маршы -2025" акциясендә катнашкан өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Очрашу укучылар өчен бик кызыклы, эчтәлекле үтте.
-
Холокост корбаннарын искә алу көне 28.01.2025

Кызыл армия солдатлары тарафыннан азат итү көне. Аушвиц-Биркенау(Освенцим) - Холокост корбаннарын искә алу көне.Ел саен 27 гыйнвар- Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу хакта Генераль Ассамблея тарафыннан, 2005 нче елның 1 нче ноябрендә резолюция кабул ителде. Шул уңайдан безнең гимназиядә дә тәрбияви чара үткәрелде. Чарада Түбән Кама районы ветераннар оешмасы әгъзасы “Совет офицерлары союзы” оешмасы әгъзасы Ризванов Казбек Карам улы, ТР авыл хуҗалыгы хезмәткәре, АПКның мәртәбәле ветераны, шәһәр “Аксакаллар шурасы” оешмасының җитәкчесе урынбасары Шарафетдинов Мансур Мөхетдин улы һәм Түбән Кама ветераннар оешмасы әгъзасы. НГО, ТРО ССО әгъзасы. Афанас авыл җирлеге оешмасы рәисе, Түбән Кама районы мәгариф системасы ветераннар оешмасының рэисе урынбасары Тартмина Лида Михайл кызы катнашты.
-
Ленинград блокадасы - иң авыр чорларның берсе 27.01.2025

Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне ел саен 27 гыйнварда билгеләп үтелә. Ленинград блокадасы - иң авыр чорларның берсе.
Шул уңайдан безнең гимназиядә дә тәрбияви чара үткәрелде. Чарада Түбән Кама районы ветераннар оешмасы әгъзасы “Совет офицерлары союзы” оешмасы әгъзасы Ризванов Казбек Карам улы, ТР авыл хуҗалыгы хезмәткәре, АПКның мәртәбәле ветераны, шәһәр “Аксакаллар шурасы” оешмасының җитәкчесе урынбасары Шарафетдинов Мансур Мөхетдин улы һәм Түбән Кама ветераннар оешмасы әгъзасы. НГО, ТРО ССО әгъзасы. Афанас авыл җирлеге оешмасы рәисе, Түбән Кама районы мәгариф системасы ветераннар оешмасының рэисе урынбасары Тартмина Лида Михайл кызы катнашты. -
24.01.2025

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезне 2025 елның 1 нче февралендә 16:00 сәгатьтә булачак
Бакый Урманче исемендәге "2 нче гимназия" нең
Актлар залына очрашу кичәсенә чакырабыз!
-
Акция «Всё решают только знания» 21.12.2024

Сегодня в гимназии 21 декабря 2024 года, проводится Акция «Всё решают только знания» тренировочный экзамен по математике для обучающихся 9 классов, по математике базового и профильного уровней для обучающихся 11 классов.
#образованиетатарстан #ITIA2025 #сдаемвместетатарстан #одаемвместе2025 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
-
"Татар кызы, татар малае -2025" 20.12.2024

20 нче декабрь конне 7 нче мәктәптә 1-4 сыйныф укучылары арасында "Татар кызы, татар малае -2025" муниципаль бәйгесенең Гала концерты узды. Бәйгедә шәһәребез мәктәпләреннән барлыгы 15 малай, 18 кыз катнашты.
Гран-прига безнең гимназиянең 4 нче В сыйныф укучысы Галиуллина Зәмирә.(җитәкчесе Сайфетдинова Нурия Нурислам кызы.) лаек булды. Котлыйбыз. Молодец.
# Образование_НК -
Конституция — төп закон ул 12.12.2024

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Салихова Алсу Тимергали кызы укучыларга бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатты, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирде.
-
9 нчы декабрь Ватан Геройлары көне 09.12.2024

9 нчы декабрь Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 2007 елда гамәлгә куелган, әмма аның тарихы XVIII гасырларга барып тоташа. Бу истәлекле дата ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыгына гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына һәм Дан ордены кавалерларына да багышланган. ДАН ОРДЕНЫНЫҢ ТУЛЫ КАВАЛЕРЛАРЫ Гайнуллин Рифкать Хәйрулла улы ТАССРның Әгерҗе районы Вәрҗе авылында туган. Ул сугышны Украина фронтында 60 нчы армия штаб командиры буларак үтә. Берничә тапкыр дошман тылына җибәрелеп, анда разведка-тикшеренү операцияләре башкара.Күрсәткән батырлыклары өчен, өч тапкыр Дан ордены белән бүләкләнә. 2010 елның 5 маенда Түбән Каманың бер урамына Рифкать Гайнуллин исеме бирелде.











