Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1361 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Сайлау көне 08.09.2024
8 нче сентябрь - Татарстан республикасының Дәүләт советына депутатлар сайлау көне уңаеннан Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә бик күп чаралар узды. 1 нче сыйныф укучылары да читтә калмадылар. "Мин-чын рәссам" исеме астында оештырылган рәсем бәйгесендә балалар бик теләп катнаштылар. Рәсемнәрдә - җәй бизәкләре, кояш, чәчәкләр...Икенче сыйныф укучылары өчен "Татар халык киемнэре - түбәтшй, алъяпкыч, читек" бизәү мастер-классы уздырылды. Эш барышында милли бизәкләр турында әңгәмә оештырылды.Балалар мастер-класс ахырында тәмле призлар белән бүләкләнде.
-
Кунакта 83 нче балалар бакчасының балалары 06.09.2024
Бездә кунакта 83 нче балалар бакчасының 2 төркем балалары гимназиядә экскурсиядә булдылар. Гимназиябезнең кабинетлары, ашханәсе, этнографик музей, бассейн, актлар залы, спорт заллары балаларга бик ошады. Кечкенә дусларыбызны киләсе уку елында гимназиябездә укырга көтеп калабыз.
-
"Открой. Обсуждай. Выбирай" проекты кысаларында очрашу 04.09.2024
Бүген Түбән Каманың мәктәп укучылары-волонтерлары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин белән "Открой. Обсуждай. Выбирай" проекты кысаларында очрашу узды. Чарада Рамил Хамзович Түбән Каманың 2030 нчы елга кадәр өч үсеш юнәлешен тәкъдим итте. Бу "Полицентричный город", "Уңайлы хәрәкәт шәһәре" һәм "Город в лесу".
Волонтерлар Түбән Каманы заманча һәм уңайлы шәһәргә трансформацияләү буенча масштаблы планнар белән таныштылар.
Битараф булмаган укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны Түбән Кама районы башлыгына бирделәр. Бик күп сораулар буенча аларның шәһәрнең киләчәге балаларга ни дәрәҗәдә кызыклы икәнлеге аңлашыла. Актив волонтерлар “Открой. Обсуждай. Выбирай” программасы кысаларында шәһәрне үстерү юнәлешләре буенча тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләрнең барысына да 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау участокларында ярдәм итәргә теләк белдерделәр. -
Белем бәйрәме! 02.09.2024
Менә 1 сентябрь, ә быел белем бәйрәме - 2 нче сентябрьгә туры килде, безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары тик дүртле һәм бишлеләр генә алып килсен. Бәйрәм белән, сезне, дуслар!
-
28.08.2024
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Минниханов Түбән Камага эш визиты белән килде. Безнең гимназиядә ул "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнашты һәм беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар тапшырды.
Гимназиядә музей, ашханә, бассейн, спорт зал,актлар залы белән танышып чыкты. -
«Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» 23.08.2024
Мәгарифтәге казанышлары өчен югары квалификацияле химия укытучысы Клюге Лидия Ивановнаны «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән котлыйбыз.
Киләчәктә яңада-яңадан-яңа уңышлар телибез. -
Конференция руководителей школьных музеев 22.08.2024
На базе нашей гимназии 21 августа 2024 года прошло секционное заседание августовской конференции руководителей школьных музеев Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан. Заседание открыла директор МБУ «Центр образования» НМР РТ Джалолова Резеда Искандаровна. На заседании об итогах приёмки ознакомил председатель Совета ветеранов образования Галиахметов Рашид Гусманович. Директор МБУ ДО «СДЮТиЭ» НМР РТ Лукманова Вероника Геннадьевна выступила по теме «Паспортизации школьных музеев». Руководители музеев Муратова Л.М. и Шаймухаметова Ф.М. ознакомили направлениями деятельности и цифровизации работы школьных музеев гимназии, для гостей было проведено экскурсия.
Также надо отметить, что для участников секционного заседания августовской конференции руководителей школьных музеев было организована передвижные экспозиции «Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә», «Герой нашего времени». Экспозиции «Герой нашего времени» было посвящено нашему выпускнику-гимназисту, погибшему при исполнении воинского долга в специальной военной операции Сибгутуллину Ильнуру. Вечная память нашему герою, посмертно награжденному Орденом Мужества.
-
Мәктәп музейлары җитәкчеләренең август конференциясе 21.08.2024
2024 елның 21 августында безнең гимназия базасында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәктәп музейлары җитәкчеләренең август конференциясе секция утырышы узды. Утырышны МБУ «Мәгариф үзәге» директоры Джалолова Резеда Искәндәр кызы ачып җибәрде. МБОУ «Гимназия №2» җитәкчесе Айгөл Нильсон кызы килгән кунакларны яңа уку елы белн тәбрикләде. Утырышта мәктәпләрне кабул итү йомгаклары белән мәгариф ветераннары Советы рәисе Галиәхмәтов Рәшид Госман улы таныштырды. МБУ «СДЮТиЭ» директоры Лукманова Вероника Геннадьевна «Мәктәп музейларын паспортлаштыру» темасы буенча чыгыш ясады. Музей җитәкчеләре Л.М. Моратова һәм Ф. М. Шәймөхәммәтова гимназиянең мәктәп музейлары эшчәнлеге юнәлешләре һәм музей эшен цифрлаштыру белән таныштырдылар, кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Укучыларның концерт номерлары белән чыгышы утырышта катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп музейлары җитәкчеләренең август конференциясе секцион утырышында катнашучылар өчен «Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә», «Безнең заман герое» күчмә экспозицияләре оештырылган иде. Безнең заман герое» экспозициясе махсус хәрби операциядә Ватан алдында бурычын үтәгәндә һәлак булган гимназист Сибгатуллин Илнурга багышланган иде. Батырлык ордены белән бүләкләнгән укучыбызга мәңгелек дан.
-
"Яхшы эшләр формуласы" проекты 19.08.2024
Кичә,"37 нче күппрофилльле лицей" базасында СИБУР программасы ярдәмендә оештырылган "Яхшы эшләр формуласы" проекты кысаларында математика ,физика,химия укытучылары өчен белем интенсивы үткәрелде.
Педагоглар өчен лекцияләр, мастер-класслар, практикумнар һәм семинарлар оештырылды, алар укучыларда предметара фикерләүне һәм заманча дөньяда кирәкле «сыгылмалы» күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән иде. -
11 нче сыйныфларның чыгарылыш кичәләре 28.06.2024
Чәчәк тотып әле бүген генә
Килгән кебек сиңа,мәктәбем,
Инде менә сезгә ,укытучылар
Сау булыгыз диеп әйтәмен.
Моңаймагыз әле, укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез.
Урау юллар узып,таулар кичеп,
Сезнең хәлегезне белербез.
Менә 11 нче сыйныфларның чыгарылыш кичәләре дә узып китте. Ак юллар сезгә безнең кадерле укучыларыбыз.