Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1368 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Орлята России" га багышлау тантаналы чара 11.11.2024

Бүген 2 нче гимназиядә "Орлята России" га багышлау тантаналы чара узды. Бу бәйрәм безнең беренче сыйныф укучылары өчен әһәмиятле булды, чөнки ул аларга Орлятка үз ишекләрен ачты, анда аларны бик күп яңа ачышлар, кызыклы һәм файдалы эшләр көтә.
Бәйрәм чарасында балалар бөркетләр турындагы матур риваять белән таныштылар, үтәсе треклар турында табышмаклар таптылар, "Орлята" законнары белән таныштылар һәм Туган илне яратырга, тырышып укырга, яхшы эшләр башкарырга, сүз бирделәр, дуслыкны кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм намус белән укырга вәгъдә иттеләр. -
Татарстан Республикасының төрле ведомство министрларының 26 урынбасары кунакта 30.10.2024

30 нчы октябрь көнне, безнең гимназиябездә кунакта Татарстан Республикасының төрле ведомство министрларының 26 урынбасары кунакта булды. Алар гимназиябезнең эшчәнчеле:музей, спорт залы, бассейн, китапханә белән якыннан таныштылар. Кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Бөтенроссия һәм төбәк олимпиадаларында җиңүчеләр 28.10.2024

Бүген Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы нефть төбәге укучыларының бөтенроссия һәм төбәк олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерларның XX слеты узды.
\\образование_нк
\\Воспитание_НК -
Чемпионат и Первенство мира по ВБЕ Сётокан 26.10.2024

В эти дни в Японии проходит Чемпионат и Первенство мира по ВБЕ Сётокан, где борются за победу и представители «Академии карате БАРС».
Нижнекамец Булат Аюпов завоевал серебряную медаль в категории спортсменов 13 лет!
Это отличный результат, учитывая уровень конкуренции: в турнире участвуют представители более 60 стран мира, включая США, Канаду, страны Европы, Азии, Латинской Америки и Африки.
«Подготовка к соревнованиям такого уровня была очень серьёзной, — рассказывает тренер Руслан Фаизов. — Ребята тренировались всё лето по 2–3 раза в день, а перед самым отъездом перестраивались на японское время. Несмотря на то, что медаль всего одна, остальные наши спортсмены уступили только представителям Японии на пути к финальным поединкам, а это уже очень хороший результат для нашей сборной».
Поздравляем Булата и его тренера с заслуженной наградой и желаем дальнейших успехов!
-
Гимназиябездә беренче сыйныфка багышлау чарасы үткәрелә 24.10.2024

Традиция буенча һәр ел саен гимназиябездә беренче сыйныфка багышлау чарасы үткәрелә. Быел да без бу чарадан читтә калмадык.
Бәйрәмгә беренче сыйныф укучылар, аларның педагоглары җыелган иде. Күптән түгел тәүре тапкыр мәктәп кыңгыравын ишеткән балалар тантаналалы рәвештә гимназистлыкка кабул ителде. Тантана сәбәпчеләре беренче сыйныф укучысының антын әйттеләр. Алар тырышып укырга, гимназия кагыйдәләрен үтәргә, акыллы, тәртипле булырга вәгъдә бирделәр. Директор урынбасары Ләйсән Азгамовна беренче сыйныф укучыларына яхшы билгеләргә укырга, сәламәтлек теләде.
Бәйрәм бик күңелле үтте.
\\Образование_нк
\\воспитание_нк -
"Апуш" китапханәсендә "Однажды в науке" дигән брейн-рингта 23.10.2024

Бүген безнең гимназиянең 7 нче Г сыйгыф укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шигапова Б.Х. белән бергә "Апуш" китапханәсендә "Однажды в науке" дигән брейн-рингта катнашып кайттылар. Укучылар күп кенә предметлар буенча белемнәрен генә түгел, ә тиз реакция һәм командада эшли белүне дә күрсәттеләр.Молодцы балалар.
-
КННнан килгән вәкил белән очрашу 22.10.2024

Җомга көнне, безнең гимназиянең актлар залында, 9 нчы сыйныф укучылары өчен КННнан килгән вәкил белән очрашу булды. Гимназистлар алдында Зеленкова Розалия Мансуровна чыгыш ясады. Ул КННда нинди юнәлешләр буенча белем алырга, нинди һөнәр ияләре булып чыгып була икәнен белделәр. Уку шартлары белән таныштырды.
\\образование_нк
\\Воспитание_НК -
Әтиләр көне белән котлыйбыз! 21.10.2024

Хөрмәтле әтиләребез! Сезне әтиләр көне белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек - саулык, бәхет телибез. Гаиләгезгә ныклы терәк булып, якыннарыгызга кирәк булып, озын - озак гомер сезгә!
-
КитаплыБалачак проекты 19.10.2024

“Апуш” балалар китапханәсендә \\КитаплыБалачак проекты кунагы язучы, мөгаллим, Һ.Такташ, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Пар алма”, “Кура җиләк”, “Алмагач бураны”, “Әниемнең туган көне” кебек матур җырларның авторы Сания Әхмәтжанова белән очрашуга гимназиябезнең 6 нчы В сыйныфы укучылары барды.
Шагыйрә балаларны үзенең гадилеге, матурлыгы, самимилеге белән җәлеп итеп, шигърият дөньясына алып кереп китте. Нәфис, нәзакәтле ханым сорауларга җавапларны гади дә, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия булган шигырьләреннән өзекләр китереп тә бирә, тормышыннан алынган кызыклы хәлләр турында сөйләп бала күңеленә юл салды. Башкалабыз кунагы хәзерге заман таләпләренә туры килерлек, ләкин рух ныклыгын югалтмаучы, милли үзенчәлекләрне саклап кала алырлык халыкчан шигырьләр язуы, үзе сузган юлдан туры баруы белән дә сокландырды. -
Winkid олимпиадасында Җиңүче 18.10.2024

Казан федераль университеты 1-8 сыйныф укучылары өчен уку предметлары буенча Winkid олимпиадалары үткәрә. Әлеге олимпиадаларга Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче укучылар көч сынашырга килә. Казанда узган уку елы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм призерларны котлау церемониясе узды. 7 сыйныф укучысы Гарипова Алия ел дәвамында татар теле буенча олимпиадаларда катнашып, яхшы күрсәткечләргә иреште, котлау бәйрәменә чакырылды. Алияне Winkid олимпиадасында Җиңүче булуы белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. (Укытучысы – Шәймөхәммәтова Ф.М.)











