Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2020

Хөрмәтле укытучылар һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә иҗади уңышлар, игелекле укучылар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телим. Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез!
Гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улы
-
Гимназия биләмәлерендә көзге чистарту эшләре 03.10.2020

Көзнең үз матурлыгы булу белән бер рәттән, үз мәшәкате , үз эшләре дә бик күп. Бүген гимназиябез укучылары һәм укытучылары хезмәт дәресләрендә, иртә белән һәм дәресләрдән соң үзләренә бүлеп бирелгән участокларда җыештыру эшләре башладылар.
фотосүрәт 1, фотосүрәт 2, фотосүрәт 3, фотосүрәт 4, фотосүрәт 5
-
Белдерү! 28.09.2020

Хөрмәтле булачак беренче сыйныф әти-әниләре!
Без сезне 2 нче гимназиядә булачак ата-аналар җыелышына чакырабыз. Вакыты 30.09. 18.00
Дорогие родители наших будущих первоклассников!
Приглашаем вас на собрание, которое состоится во 2ой гимназии 30 сентября в 18 часов 00 минут.
-
Файдалы йөгерү 26.09.2020

Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең Укучылар Советы 25 нче сентябрьдә Йөгерү көнен билгеләп үтте. Бу йөгерү бер яктан сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау булса, икенче яктан укучыларның сәламәтлеген ныгыту да булып тора. 7 нче һәм 8 нче класс укучыларыннан торган йөгерешчеләр иртәдән гимназиянең спорт мәйданчыгына җыелдылар. Гимназия спикеры Усманов Фәрит аларга һәр спорт төренең, бигрәк тә йөгерүнең файдалы икәнлеген әйтте, күнегүләр ясатты. Аннан йөгерүгә старт бирелде.Укучылар спорт мәйданчыгын 5 тапкыр йөгереп чыктылар. Һәр укучы сынатмаска тырышты. Кояшлы һава торышы укучыларда күңел күтәренкелен тагын да арттырды. Йөгерү һәркем күңеленә хуш килде. Спорт чараларын ешрак оештырырга кирәк диде Спикер һәм укучыларга оешкан төстә килгәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
-
Логотип гимназии 25.09.2020

В основе логотипа лежит октагон (правильная восьмиугольная фигура).
С графической стороны восьмиугольник олицетворяет промежуточную фигуру между квадратом и кругом, с духовной же, являет посредничество между « земным бытием и вечным», устойчивость и постоянство квадрата и целостность круга. Линии, пересекающие октагон, представляются в виде путей развития и возможностей покорения жизненных вершин для учащихся. Вкупе с линиями пересечения, восьмиугольник образует черты огранки бриллианта – камня победителей и неоспоримого символа статуса и успеха.
-
ТАТАРЧА ДИКТАНТ ЯЗ! 24.09.2020

26 сентябрь, сәг.11:00 сезне гимназиягә "Татарча диктант" язарга чакырабыз. Рәхим итегез!
"Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014нче–2020нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады; Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар) дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.
Акция – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган бушлай белем бирү акциясе.
Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: http://diktant.tatar/
-
“Сине аңлаучы укытучы” 22.09.2020

“Сине аңлаучы укытучы” шәһәр бәйге-сенең мәктәп турында иң күп тавыш җыеп, 2а класс җитәкчесе Сәгыйтова Әнисә Әмировна җиңеп чыкты. Аны бу зур җиңүе белән котлыйбыз!
Бәйге дәвам итә. Муниципаль тур 30 сентябрьгә кадәр Яр Чаллы администрациясе сайтында “В Контакте” социаль челтәре аша оештырыла. Барыбызның мәхәббәтен яула-ган, сабыр, үз эшенең остасы булган Сәгыйтова Әнисә Әмировнаны яклап, тавыш бирик!
Укучылар Советы
-
"Ел укутычысы-2020" 22.09.2020

Татарстан Республикасының "Ел укытучысы - 2020" финал этабында иң яхшы татар теле укытучысы номинациясендә лауреат булган Фәттахова Алсу Миңнемөхәмәт кызын чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Профилактика правонарушений 17.09.2020

Уважаемые родители!
17 августа Верховный суд РФ признал экстремистской организацией «международное общественное движение «Арестантское уголовное единство» (АУЕ, известное также как «Арестантский уклад един», А.У.Е.)» и запретил его деятельность на территории страны.
Что это такое и как уберечь своих детей от этого - смотрите в видео ОКО АУЕ
-
“Сине аңлаучы укытучы” 15.09.2020

Әти - әниләр һәм укучылар! 14-20 нче сентябрьдә “Сине аңлаучы укытучы” шәһәр конкурсының мәктәп туры уздырыла.
Оештыру комитеты:
Гарифуллин А.Х., - гимназия директоры, комиссия рәисе;
Гатауллин Самат - ГСУ депутаты;
Усманов Фарит – гимназия Спикеры;
Вәлиева С.В - профком рәисе;
Мухаметшина А.А. - ата – аналар комитеты рәисе.
Конкурс уздыру тәртибе: “В контакте”(ВК) социаль челтәрендәге гимназия сайтының махсус битендә онлайн – тавыш бирү оештырыла. Иң күп тавыш җыйган педагог ҖИҢҮЧЕ дип табыла һәм муниципаль этапка үтә.
Укытучыга хөрмәтебезне белдерик!!!














