Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Стартовала основная волна сдачи ЕГЭ 03.07.2020
Сегодня, 3 июля, стартовал основной период сдачи ЕГЭ для выпускников 11-х классов. Проводятся экзамены по географии, литературе и информатике. По городу экзамен по информатике выбрали 310 выпускников, по литературе сдают 157, по географии - 29 человек. Среди них есть и учащиеся нашей гимназии. Желаем всем выпускникам успехов на экзаменах!
6 и 7 июля пройдет Единый государственный экзамен по русскому языку. Он проводится в два дня, чтобы уменьшить число людей, присутствующих в пунктах проведения экзамена. 10 июля — по профильной математике, 13 июля — по истории и физике, 16 июля — по обществознанию и химии, 20 июля — по биологии и письменной части ЕГЭ по иностранным языкам, 22 и 23 июля пройдёт устная часть ЕГЭ по иностранным языкам.
ОФИЦИАЛЬНЫЙ ИНФОРМАЦИОННЫЙ ПОРТАЛ ЕДИНОГО ГОСУДАРСТВЕННОГО ЭКЗАМЕНА http://ege.edu.ru/ru/
-
10нчы сыйныфка кабул итү 19.06.2020
9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның гаризалары буенча 2020/2021нче уку елына 10сыйныфка технологик һәм социаль - экономик юнәлешләрдә ике сыйныф тупланды. Вакансияләр юк.
-
11нче сыйныф укучыларын котлыйбыз! 17.06.2020
16нчы июнь көнне урта гомуми белем турында аттестатлар тапшыру тантанасы узды. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 58 укучы аттестат алды һәм алар арасында 7 махсус үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль иясе дә бар иде.
Кадерле укучылар! Сезне чын күңелебездән аттестат алуыгыз белән тәбрик итәбез. Хыялларыгыз тормышка ашсын! Барыгызга да дәүләт имтиханнарын уңышлы биреп, теләгән югары уку йортларына керүегезне телибез!
-
9нчы сыйныф укучыларын котлыйбыз! 16.06.2020
15нче июнь көнне гимназиябездә 9нчы сыйныф укучыларына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшыру булды. Быел 9нчы сыйныфны 88 укучы тәмамлады, шуларның бишесе гел "5" билгеләре белән генә бетерде. Алдагы еллардан аермалы буларак, аттестатлар барлык саклану чараларын күреп тапшырылды.
Кадерле укучылар! Сезне чын күңелебездән аттестат алуыгыз белән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда чиксез бәхет-шатлыклар, укуыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. -
ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, РӘСӘЙ! 12.06.2020
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Сезне чын күңелдән күркәм бәйрәм – Рәсәй көне белән тәбрик итәбез!
1990 елда бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт бәйсезлеге турындагы декларация кабул ителү белән илебез үсеше башлангычында яңа этапка нигез салынды.
Рәсәй көне – ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә буыннарны һәм халыкны берләштергән бәйрәм. Безнең Ватаныбызның тарихы бай да, данлыклы да. Озак гасырлар буена төрле миләттәге, диндәге кешеләр Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаганнар. Рәсәйнең төп көче – халык бердәмлегендә.
Әлеге бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, иминлек, бәхет, шатлыклар, иртәгесе көнгә ышаныч теләп калабыз!
-
Прием в 10й класс 06.06.2020
В целях удовлетворения потребностей обучающихся, их родителей на уровне среднего общего образования в 2020/2021 уч.году планируется открыть 2 класс – комплекта следующих профилей:
Класс
Профиль
10а
технологический (профильные предметы: математика, физика, информатика) ориентирован на производственную, инженерную и информационную сферу деятельности
10б
социально - экономический (профильные предметы: математика, экономика, право) ориентирован на профессии, связанные с социальной сферой, финансами и экономикой, с обработкой информации, в таких сферах деятельности как управление, предпринимательство, работа с финансами и др.
-
Котлыйбыз! 02.06.2020
Гимназиянең психологы Халилова Гөлназ Флусовнаны "ПЕДАГОГ - ПСИХОЛОГ - 2020" бәйгесенең зональ этабында җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын. Сез булдырасыз! Афәрин!
-
Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2020
Бүген, 1-нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр!
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез! Һәрберегезнең тормышта иң төп терәге – нык һәм яраткан гаиләсе булсын. Күңел түрендә йөрткән иң изге хыялларыгыз тормышка ашсын!
Иң куанычлысы – сөенечле мизгелләр, көтеп алган каникуллар сезоны башланды. Җәй айларын истә калырлык, кызыклы һәм иң мөһиме файдалы итеп үткәрегез! -
Соңгы кыңгырау - 2020 30.05.2020
Бүген гимназиянең югары сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлый! Быел 11 нче сыйныфны – 58 укучы, 9 нчы сыйныфны - 88 укучы тәмамлый.
Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылар коллективы белән саубуллаша. Алда – белем буразналарында дистә елдан артык инә белән кое казып гыйлем туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру. Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын.
Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын!
- Шәһәр Мэры Наил Гамбарович Мәһдиевның котлавы https://www.youtube.com/watch?time_continue=57&v=Gu15n48ulWI&feature=emb_title
- 2нче гимназия директоры Айдар Хакимянович Гарифуллинның котлавы https://www.instagram.com/p/CAuv8w-AETT/?igshid=z0l17x23vxop
- 11А, 11Б сыйныфларынын сонгы кынгырыу видеоролигы https://yadi.sk/d/33c2nZZvpw1Izg
- 9А сыйныфнын сонгы кынгырыу видеоролигы https://yadi.sk/i/fPfsHYjpwgue4w;
- 9Б, 9В сыйныфларынын сонгы кынгырыу видеоролигы https://yadi.sk/d/6xsjvorq0l55Vw
-
ТАССРга - 100 ел! 29.05.2020
1920нче елның 27 маенда Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) барлыкка килә ТАССР йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор. Бу көнне без республика үсешенә зур өлеш керткән элгәрләребезне искә алабыз. Алар ярдәмендә без Татарстанны хәзерге кебек искиткеч матур, үрнәкле һәм гел бизәкле итеп күрәбез. Мәңге шундый матур, гөрләп алга баручы булып кал, республикабыз!