Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
На вахте памяти у Вечного огня 02.11.2020

Пост № 1 города Набережные Челны – это центр патриотического воспитания, расположен у Вечного Огня павшим в борьбе за нашу Родину, у траурной стены молчания и монументальной скульптуры Родины - матери. Главной задачей Поста №1 является воспитание подрастающего поколения на подвигах героев, формирование личности, обладающей духовными и нравственными качествами гражданина - патриота России.
С 26 октября по 1 ноября 2020 года учащимся 9-10-х классов нашей гимназии выпала честь нести Вахту Памяти у Поста №1 нашего города. Ребята достойно дежурили у главного Мемориала. Для постовцев и учащихся других классов нашей гимназии проводились встречи с ветеранами, бывшими часовыми, проходили уроки мужества, беседы, экскурсии.
Фото1, фото2, фото3, фото4, фото5, фото6, фото7, фото8, фото9
-
Көзге лагерь "Гөлбакча" 30.10.2020

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә башлангыч сыйныфлар өчен "Гөлбакча" лагере эшли башлады. Лагерь санитар - эпидемиологик таләпләргә туры китереп хезмәт куя. Анда барлыгы 50 бала йөри. Алар 3 тапкыр кайнар аш белән тукланалар.
Балаларның ялын күңелле итеп оештыру максатыннан, педагоглар төрле спорт уеннары, акыл эшчәнлеген үстерү буенча кызыклы чаралар, тәрбиягә кагылышлы әңгәмәләр уткәрәләр. Китапханәдәге чаралар белән беррәттән төрле мастер - класслар, экологиягә багышланган танып - белү уеннары, истәлекле даталар бик мавыктыргыч итеп билгеләп үтелә. Көзге лагерь 29нчы октябрьдән 6нчы ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Ялыгыз файдалы утсен, балалар!
-
Сөмбелә бәйрәме 23.10.2020

Ел фасылының кайсын гына алма, һәрберсе үзенчә күңелле. Көзгә генә күз салыгыз әле, меңләгән төсләр белән янып, күзләрне иркәли, муллыгы белән күңелләрне җылыта. Шундый матур көннәрнең берсендә гимназиябез актлар залына да “Сөмбелә” үзе аяк басты. Һич ялган түгел, укучылар чын мәгънәсендә көзге тамаша күрсәттеләр. Әлеге бәйрәмдә Сөмбелә дә, Уңыш бабай да, Көз кызы да катнашты. Җыр-биюләр, кызыклы сораулар белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Уроки гражданской обороны 14.10.2020

В нашей гимназии проводятся уроки, посвящённые месячнику гражданской обороны.
-
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты бездә кунакта 06.10.2020

5нче октябрь көнне безнең гимназиядә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Милли мөхтәрият рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улы белән очрашу үткәрелде.
Очрашуның төп соравы — татар телен саклау һәм үстерү. Илдар Ирек улы бу мәсьәләдә булган актуаль проблемалар белән уртаклашты, аларны чишү буенча катнашучыларның тәкъдимнәрен һәм фикерләрен тыңлады.
-
Һөнәри бәйрәмегез белән Сезне, мөгаллимнәр! 05.10.2020

5 нче октябрь – Укытучылар көне. М. Вахитов исемендәге гимназия бу бәйрәмне матур традицияләрен саклаган хәлдә билгеләп үтте. Гимназиянең Укучылар Советы мөгаллимнәрне, гадәттәгечә, иртәдән үк кызыл келәм җәеп, кулдан ясалган открыткалар, тәбрикләү сүзләре белән каршы алдылар. 8В сыйныфы укучысы Нурисламова Алия теләкләрен, шигъри юллар белән, укытучыларның фотолары куелган презентация аша җиткерде. Сәгать 13.00 дә бәйрәм концерты оештырылды. Гимназия директоры Айдар Хакимҗан улы Гарифуллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ныклы сәламәтлек - бүгенге көндә иң мөһиме. Барыгыз да исән - имин булып яшәргә, эшләргә язсын дигән изге теләкләрен җиткерде. Гомерләрен мәктәп тормышы белән бәйләгән ветеран укытучылар да бәйрәм концерты кунаклары булырга чакырылдылар. Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның җырлары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Кыска гына вакыт эчендә танылып өлгергән, гимназиянең элекке укучысы Вәлиев Марат Минсабирович оештырган “Ике яр” ансамбле чыгышын барысы да җылы кабул итте. Концерт Лилия Әхмәтованың думбра уен коралында нәзәкатьле итеп уйнавы, Лилия Вафировна җитәкләгән “Экспрессия” бию ансамбленең “Туган як” һәм “Кытай бизәкләре” биюләре, Зәйнуллина Әлфия Тәүфиковна җитәкчелегендәге “Әллүки” вокал ансамбле җырлары белән үрелеп барды. Төрле җыр бәйгеләрендә чыгыш ясап алдынгы урыннар яулаган гимназия укучылары Ишалина Әдиләнең “Әссәламегаләйкүм”, Сахапова Солтанәнең “Туган тел”, Мөхәммәтшина Индира башкаруында “Зәңгәр томан “ җырлары, бәйрәмгә чакырылган кунак егет - Салават Сакаевның аерым осталык белән башкарган “Казах кызы” җыры залдагы тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде.
Кеше күңеленә бер җылы сүз җитә. Гимназиядәге бәйрәм концертларының даими алып баручылары - Сәйдәш Галиев һәм Айсылу Ишалинаның мөгаллимнәргә карата гимназия укучылар исеменнән әйтелгән самими теләкләре, эчкерсез рәхмәт сүзләре – аларга яшәргә көч бирсен, эшләргә дәрт-дәрман өстәсен! Бәйрәмегез белән Сезне, мәрхәмәтле, киң күңелле, сабыр холыклы мөгаллимнәребез!
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 05.10.2020

По итогам работы Школы наставничества педагог - психолог нашей гимназии Халилова Гульназ Флусовна занесена на Доску Почета Института развития образования Республики Татарстан. Поздравляем, Гульназ Флусовна! Желаем дальнейших успехов!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2020

Хөрмәтле укытучылар һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә иҗади уңышлар, игелекле укучылар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телим. Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез!
Гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улы
-
Гимназия биләмәлерендә көзге чистарту эшләре 03.10.2020

Көзнең үз матурлыгы булу белән бер рәттән, үз мәшәкате , үз эшләре дә бик күп. Бүген гимназиябез укучылары һәм укытучылары хезмәт дәресләрендә, иртә белән һәм дәресләрдән соң үзләренә бүлеп бирелгән участокларда җыештыру эшләре башладылар.
фотосүрәт 1, фотосүрәт 2, фотосүрәт 3, фотосүрәт 4, фотосүрәт 5
-
Белдерү! 28.09.2020

Хөрмәтле булачак беренче сыйныф әти-әниләре!
Без сезне 2 нче гимназиядә булачак ата-аналар җыелышына чакырабыз. Вакыты 30.09. 18.00
Дорогие родители наших будущих первоклассников!
Приглашаем вас на собрание, которое состоится во 2ой гимназии 30 сентября в 18 часов 00 минут.














