Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирәбез 26.01.2021

Бүген, 26 январь көнне, М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә “2021 нче ел -Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы”н тантаналы рәвештә ачу чарасы оештырылды. Иң беренче сүз гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хакимҗан улына бирелде. Ул бу чара уңаеннан барлык укучыларны котлады. “Һәр халыкка да үз теле якын, кадерле. Тел ул буыннан – буынга тапшырыласы амәнәт. Үз телебездә сөйләшик, ел буена үткәреләсе чараларда актив катнашыйк”, - диде директор, сүзенә йомгак ясап.
Бәйрәм чарасы Гатина Лилия Вафировна җитәкчелегендәге “Экспрессия” бию ансамбленең дәртле “Бәйрәм бие” белән башланып китте. Чаллы драма театры артистлары Шиһапова Энҗе һәм Садыйкова Чулпан оештырган “Тылсым” театр түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз драматург Туфан Миңнуллин һәм Сөмбел Гаффарова әсәрләрен берләштереп куйган “Булмас димә” дип исемләнгән мини – спектаклен сәхнәләштерделәр. Спектакльнең нигезендә үз телебездә сөйләшергә, үз исемнәребездән оялмаска кирәклеге бәян ителә. Гимназиябезнең йөзек кашы, нәфис сүз остасы Нурисламова Алия Әмирхан Еникинең “Мәк чәчәге” хикәясе аша телебезнең байлыгын, матурлыгын тамашачыга сәхнә югарылыгында җиткерде. Туган телем – иркә гөлем. Нинди матур чагыштыру! 2б сыйныфы укучысы Вәлиуллин Кәримнең “Туган телем” җыры туган телгә мәдхия булып яңгырады. Чараны алып баручылар - 10 а сыйныфы укучысы Галиев Сәйдәш һәм 6б сыйнфы укучысы Сираҗиева Азилә белән бергәләп оештырылган бу чара чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.
-
В связи с морозами в школьные расписания будут вноситься изменения 13.01.2021

В связи с резким похолоданием и сильными морозами согласно рекомендациям Минобрнауки РТ занятия могут быть отменены:
- в начальных классах сельских школ - при минус 23 градусах,
- в начальных классах городских школ и 5-9 классах сельских школ - минус 25,
- в 5-9 классах городских школ - минус 27 градусов,
- в 10-11 классах сельских школ - 30 градусах мороза,
- в 10-11 классах городских школ - минус 32 градусах.
Кроме того, занятия по физкультуре в зимний период на открытом воздухе, согласно санитарным нормам и правилам, допускаются для учеников младших классов лишь при температуре воздуха не ниже трех градусов мороза и скорости ветра не более 6-10 метров в секунду, для старшеклассников - не ниже минус 10 градусов и ветре не сильнее 6-10 метров в секунду. -
Яңа 2021нче ел белән! 29.12.2020

Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, укучылар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!
Мин һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез. Яңа ел белән!
Айдар Хакимҗан улы Гарифуллин, 2 гимназия директоры.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 28.12.2020

Поздравляем победителей гранта "Поддержка педагогических работников, осуществляющих преподавание на татарском языке", учителей родного языка и литературы Нурисламову Энже Азгамовну и учителя музыки Шайгарданову Лейсан Зуфоровну.
Желаем дальнейших успехов!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 26.12.2020

Шәһәркүләм олимпиадада "Туган тел (татар теле) " фәненнән ҖИҢҮЧЕ булган 8 сыйныф укучысы ИШАЛИНА АЙСЫЛУНЫ һәм 9 сыйныф укучысы КАБИРОВА АДЕЛИНАНЫ; ПРИЗЕР булган 5 сыйныф укучысы ГИМАЗЕТДИНОВА СӘИДӘНЕ һәм АХМЕДЬЯНОВА КАМИЛӘНЕ чын күңелдән котлыйбыз!
Укучыларны олимпиадагаәзерләгән укытучылар Нурисламова Энҗе Әзһәм кызына һәм Вәлиева Суфия Вәсил кызына рәхмәт белдерелә.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 26.12.2020

Шәһәркүләм олимпиадада "Туган тел (татар) әдәбияты" фәненнән ПРИЗЕР булган 9 сыйныф укучысы ДЕМАШИНА ДИАНАНЫ һәм 10 сыйныф укучысы ХАШИМОВА АЛЬБИНАНЫ чын күңелдән котлыйбыз!
Укучыларны олимпиадагаәзерләгән укытучы Вәлиева Суфия Вәсил кызына рәхмәт белдерелә.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 24.12.2020

Шәһәркүләм олимпиада нәтиҗәләре буенча "Тарих" фәненнән ПРИЗЕР булган 11 сыйныф укучысы ТИТОВА КАРИНАНЫ; "Биология" фәненнән ПРИЗЕР булган 7 сыйныф укучысы ЗАРИФУЛЛИН РУЗИЛНЕ; "Җәмгыять белеме" фәненнән ПРИЗЕР булган 9 сыйныф укучысы МИНҺАҖЕВА ЧУЛПАННЫ, 10 сыйныф укучылары Сәлимова Резеданы, Хайруллин Камилне, 11 сыйныф укучысыШАКИРОВА КАМИЛӘНЕ чын күңелдән котлыйбыз!Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучылар Гәбделвәлиева Гүзәлия Рафак кызына, Каюмов Ринат Гаптрахман улына, Сабитова Алсу Саяровнага рәхмәт белдерелә. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 24.12.2020

"ФИЗИК КУЛЬТУРА" фәненнән шәһәркүләм олимпиадада ПРИЗЕР булган 7 сыйныф укучысы САРВАРОВА АЙЗИЛӘНЕ, 8 сыйныф укучысы САДЫКОВ ИЛМИРНЫ, 9 сыйныф укучысы КАБИРОВА АДЕЛИНАНЫ чын күңелдән котлыйбыз!
Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучы Хабибуллин Илнур Рафаил улына Хайруллин Нәзфәт Әшрафулла улына рәхмәт белдерелә.
-
Кубок Мэра 24.12.2020

Команда спортсменов гимназии - борцов по национальной борьбе "Көрәш" завоевала Кубок Мэра города Набережные Челны по национальной борьбе.
Егетләрне чын күңелдән котлыйбыз! Алда таба да зур уңышлар телибез!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 24.12.2020

Шәһәркүләм олимпиада нәтиҗәләре буенча "РУС ӘДӘБИЯТЫ" фәненнән ҖИҢҮЧЕ булган 11 сыйныф укучысы ТИТОВА КАРИНАНЫ һәм "РУС ТЕЛЕ" фәненнән ҖИҢҮЧЕ булган 9 сыйныф укучысы КАБИРОВА АДЕЛИНАНЫ чын күңелдән котлыйбыз!Укучылар ны олимпиадага әзерләгән укытучы Зухурова Айгөл Рамилевнага рәхмәт белдерелә.














