Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 04.02.2021
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН республикакүләм олимпиадада ПРИЗЕР булган 9 сыйныф укучысы ДЕМАШИНА ДИАНАНЫ чын күңелдән котлыйбыз! Укучыны олимпиадага әзерләгән укытучы Вәлиева Суфия Вәсил кызына рәхмәт белдерелә.
-
Яр Чаллы дәүләт драма театрында кунакта 04.02.2021
Бүген безнең гимназия укучылары Яр Чаллы дәүләт драма театрында кунакта булдылар, "Күзгә - күз" дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә "Шәһәр. Нокта. Брежнев" спектакле хакында фикер алыштылар.
-
Безнең укучы - атказанган спорт мастеры! 02.02.2021
Гыйләҗетдинов Рәмис - 2нче гимназияне тәмамлады. Гимназиядә укыганда ук ул спорт белән кызыксына иде, милли көрәш тугәрәгендә шөгыльләнде (тренеры - Шамсевалиев И.В.) Рәмисне чын күңелдән котлыйбыз, тагын да зурырак уңышлар телибез!
-
“Ак ладья” җиңүчеләре! 27.01.2021
Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары, төрледән – төрле конкурс - бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулый. Шәһәребездә ел саен үткәрелеп килә торган “Ак ладья” шахмат ярышында катнашып, Рамил Таһирҗанович җитәкчелегендәге безнең гимназистлар шәһәр мәктәпләре арасында 3 нче урын яулады. “Бергәлектә - көч”,- ди халык мәкале. Команда составына кергән 2в сыйныфы укучысы Хөснуллин Тимерхан, 3б сыйныфы укучысы Әхмәдишина Илдинә, 6в сыйныфы укучысы Әхмәдишин Илхан, 7а сыйныфыннан Ибраһимов Данисләр үзләренең бердәм булуларын тагын бер кат расладылар. Әлеге җиңү нәтиҗәсендә гимназия командасы 26 нчы февраль - 2 март көннәрендә Татарстан мәктәпләре арасында Яр Чаллыбызда үткәреләчәк “Ак ладья”уенында катнашу хокукына ия булды. Без әлеге укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Чираттагы ярышта да зур уңышлар көтеп калабыз.
-
Классные часы, посвященные Дню снятия блокады Ленинграда 27.01.2021
Блокада Ленинграда — одна из самых страшных историй Великой Отечественной Войны. Согласно указу Президента России о днях воинской славы, День Снятия Блокады Ленинграда отмечается 27 января. Именно в этот день советские войска окончательно отбили город у фашистских захватчиков.
С целью формирования патриотического чувства ребят к своей Отчизне, чувства уважения к людям, прошедшим войну и пережившим блокаду, восхищения их подвигом, чувства сопереживания к блокадным детям сегодня в нашей гимназии проводились классные часы, посвященные этому знаменательному событию.
На классных часах в ходе беседы и просмотра презентаций и фильмов дети познакомились с событиями блокадного Ленинграда, прослушивали и читали сами стихи о блокадном Ленинграде. -
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирәбез 26.01.2021
Бүген, 26 январь көнне, М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә “2021 нче ел -Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы”н тантаналы рәвештә ачу чарасы оештырылды. Иң беренче сүз гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хакимҗан улына бирелде. Ул бу чара уңаеннан барлык укучыларны котлады. “Һәр халыкка да үз теле якын, кадерле. Тел ул буыннан – буынга тапшырыласы амәнәт. Үз телебездә сөйләшик, ел буена үткәреләсе чараларда актив катнашыйк”, - диде директор, сүзенә йомгак ясап.
Бәйрәм чарасы Гатина Лилия Вафировна җитәкчелегендәге “Экспрессия” бию ансамбленең дәртле “Бәйрәм бие” белән башланып китте. Чаллы драма театры артистлары Шиһапова Энҗе һәм Садыйкова Чулпан оештырган “Тылсым” театр түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз драматург Туфан Миңнуллин һәм Сөмбел Гаффарова әсәрләрен берләштереп куйган “Булмас димә” дип исемләнгән мини – спектаклен сәхнәләштерделәр. Спектакльнең нигезендә үз телебездә сөйләшергә, үз исемнәребездән оялмаска кирәклеге бәян ителә. Гимназиябезнең йөзек кашы, нәфис сүз остасы Нурисламова Алия Әмирхан Еникинең “Мәк чәчәге” хикәясе аша телебезнең байлыгын, матурлыгын тамашачыга сәхнә югарылыгында җиткерде. Туган телем – иркә гөлем. Нинди матур чагыштыру! 2б сыйныфы укучысы Вәлиуллин Кәримнең “Туган телем” җыры туган телгә мәдхия булып яңгырады. Чараны алып баручылар - 10 а сыйныфы укучысы Галиев Сәйдәш һәм 6б сыйнфы укучысы Сираҗиева Азилә белән бергәләп оештырылган бу чара чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.
-
В связи с морозами в школьные расписания будут вноситься изменения 13.01.2021
В связи с резким похолоданием и сильными морозами согласно рекомендациям Минобрнауки РТ занятия могут быть отменены:
- в начальных классах сельских школ - при минус 23 градусах,
- в начальных классах городских школ и 5-9 классах сельских школ - минус 25,
- в 5-9 классах городских школ - минус 27 градусов,
- в 10-11 классах сельских школ - 30 градусах мороза,
- в 10-11 классах городских школ - минус 32 градусах.
Кроме того, занятия по физкультуре в зимний период на открытом воздухе, согласно санитарным нормам и правилам, допускаются для учеников младших классов лишь при температуре воздуха не ниже трех градусов мороза и скорости ветра не более 6-10 метров в секунду, для старшеклассников - не ниже минус 10 градусов и ветре не сильнее 6-10 метров в секунду. -
Яңа 2021нче ел белән! 29.12.2020
Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, укучылар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!
Мин һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез. Яңа ел белән!
Айдар Хакимҗан улы Гарифуллин, 2 гимназия директоры.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 28.12.2020
Поздравляем победителей гранта "Поддержка педагогических работников, осуществляющих преподавание на татарском языке", учителей родного языка и литературы Нурисламову Энже Азгамовну и учителя музыки Шайгарданову Лейсан Зуфоровну.
Желаем дальнейших успехов!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 26.12.2020
Шәһәркүләм олимпиадада "Туган тел (татар теле) " фәненнән ҖИҢҮЧЕ булган 8 сыйныф укучысы ИШАЛИНА АЙСЫЛУНЫ һәм 9 сыйныф укучысы КАБИРОВА АДЕЛИНАНЫ; ПРИЗЕР булган 5 сыйныф укучысы ГИМАЗЕТДИНОВА СӘИДӘНЕ һәм АХМЕДЬЯНОВА КАМИЛӘНЕ чын күңелдән котлыйбыз!
Укучыларны олимпиадагаәзерләгән укытучылар Нурисламова Энҗе Әзһәм кызына һәм Вәлиева Суфия Вәсил кызына рәхмәт белдерелә.