Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Безнең укучылар - чын артистлар 04.03.2020
Һәр кешенең күңелендә, яшенә бәйсез рәвештә экиятләргә мәхәббәт яши. Нәрсә белән бәйледер ул, тик балалар өчен куелучы әкият - тамашаларга зурлар да яратып йөри. Буген шундый тамашаларның берсен безгә дә күрергә туры килде.
6А сыйныфы укучылары һәм аларның укытучылары Алсу Икрам кызы әзерләгән “Хезмәтче куян” спектакленең премьерасы һәркем күңеленә хуш килде. Тын да алмый, бер сулышта каралган әлеге тамаша ахырында, балалар артистларны алкышларга күмделәр, биеделәр, күңелле ял иттеләр.
Афәрин! Безнең кечкенә артистларыбызга зур уңышлар телибез!
-
Фестиваль - конкурс национального татарского искусства "Кызыл төлке" 29.02.2020
14-15 марта 2020 года на базе нашей гимназии пройдет ежегодный фестиваль - конкурс "Кызыл төлке". Добро пожаловать! Рәхим итегез, көтеп калабыз!
-
Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 40 ел! 28.02.2020
Әлеге вакыйга уңаеннан 28 февральдә безнең гимназиядә зур чара узды. Безгә кунакка язучы, публицист, драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы, драматург, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең әгъзасы Салихов Данил Хәбибрахман улы, шагыйрь, журналист, "Көмеш кыңгырау газетасының баш мөхәррир урынбасары Фәттахова Лилия килделәр. Алар 1нче һәм 4нче сыйныф укучыларының дәресләрендә, тарих музеенда булдылар, гимназия укучыларының "Минем гимназиям" дигән газетасы белән таныштылар, "Җиде энҗе" дип аталган театральләшкән тамаша карадылар. Элеге очрашу кунакларыбызның күңелендә җылы истәлек булыр дип ышанып калабыз.
-
РОДИТЕЛЬСКОЕ СОБРАНИЕ 27.02.2020
28 февраля 2020 года в 18.00 в актовом зале состоится собрание для родителей будущих первокассников.
-
Булмас димә 26.02.2020
Гимназия тормышын җанландырып эшләп килүче “Тылсым” театры быел репертуарын гына баетып калмады, ә сәхнәгә гашыйк балаларның кече төркемен оештырды. Театр түгәрәге җитәкчеләре Чаллы драма театры артистлары Шиһапова Энҗе Фрунзе кызы белән Садыйкова Чулпан Рифкать кызы – үз эшләренең чын осталары, сәхнә тормышы белән янып яши торган балаларга хыял-иҗат канаты куючы профессионаллар. Быелгы уку елында алар җитәкчелегендә балалар әзерләгән Яңа ел тамашасы, “Ике чәчәк”, “Бумас димә” спектакльләре тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде.
Ф.Яруллинның “Ике чәчәк” хикәясен сәхнәләшәтереп, “Сәйяр” республикакүләм бәйгесендә катнашулары хакында язган идек. Әле күптән түгел, Сөмбел Гаффарова һәм Туфан Миңнуллин әсәрләрен нигез итеп алып, бөтенләй яңа яңгырашта куелган “Булмас димә” спектакле белән тылсымлылар республикакүләм балалар милли театраль фестивалендә җиңеп, I дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Тамашаның быел гына театр түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан әзерләгәнен әйтсәк, бу җиңүгә остазларның никадәр тырышлыгы һәм сабырлыгы салынганын күзалларга мөмкин.
Әсәр, шәһәргә килеп, үз теленнән, үз исемнәреннән ваз кичкән песи халкы турында. Хуҗалары кушканга, үз телләрендә аралашудан мәхрүм булган песиләрнең - Кэтти, Лиска, Кискаларның - яңадан Шаян, Назлыкай, Тәмлетамак, Сәйфулла дигән матур исемнәрен кире кайтаруларын күргәч, күңел сөенә дә, эчтән генә сыкрап та ала. Хактан да, үз телеңне саклау һәркемнең изге бурычы булырга тиеш, ләбаса. Шушы фикерне сәхнәдән уйнап кына калмыйча, дәртле биюләр, матур җырлар аша җиткергән “Тылсым” театры яшь тамащачыларга әхлакый тәрбия бирде, без аларга рәхмәтле.
(Алия Нурисламова) -
ШАЯН ТВ бездә кунакта 25.02.2020
Бүген безнең гимназия укучыларын ШАЯН ТВ каналы үзенең уеннары, бәйгеләре белән куандырды.
Телеканал заман белән бергә атлый. «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган телебезне, мәдәниятне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный. «ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан булдыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Хәзерге вакытта каналда 20дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын үстерүгә зур өлеш кертә. Татар теленә иң яхшы мультфильмнар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителгән. Shayantv.ru сайты татар, рус, инглиз телләрендә эшли.
«ШАЯН ТВ» КАРА – БУЛЫРСЫҢ ШӘП БАЛА!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2020
21нче февраль көнне гимназиядә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды. Элеге чарада гимназиянең 2нче сыйныф укучылары катнашты.
-
БЕЗ БЕРГӘ 19.02.2020
19нчы февраль көнне М. Вахитов исемендәге гимназиядә иҗади гаиләләр арасында “Без бергә” конкурсының сайлап алу туры булып үтте. Шәһәр турына Ишалиналар гаиләсе лаек дип табылды. Чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Онытылмас очрашу 16.02.2020
“Болгар” бию театрын белмәгән кеше бармы икән? Мөгаен, юктыр. 11- 12 февраль көннәрендә мәртәбәле кунакларны – “Болгар” бию театры артистларын - М. Вахитов исемендәге гимназия үзенә кабул итте. ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән яңа программа эчтәлеге ягыннан аерылып торды. Ансамбльнең солистлары Вера Васильева белән Наил Әнәсов башкаруында халкыбыз яраткан җырлар, оркестр башкаруында моңлы көйләр коллективның дәртле, шаян биюләре белән аралаштырып алып барылды. Аларның һәр чыгышын зал көчле алкышарга күмде. “Халкыбызның җыр-моңнарын буыннан - буынга тапшыру - изге гамәл. Сез - милләтебезнең йөзек кашы. Һәр чыгышыгыз - югары сәнгать үрнәге. Безгә кабат - кабат очрашу-ларын насыйп булсын”, – дип, коллектив рәхмәтен белдерде тәрбия эшләре буенчыа директор урынбасары Энҗе Мирзануровна артистларны озатканда.
Бу очрашу онытылмаслык якты хәтирә булып истә калды.
Педагог- оештыручы Билалова Г.Х. -
"Ел укытучысы-2020" 16.02.2020
Фаттахова Алсу Миннемөхәмәт кызын, “Ел укытучысы-2020” һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабында җиңеп, республика этабына чыгуы белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!