Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Татарстан хәзинәләре 05.12.2020
"Татарстан хәзинәләре" шәһәр программасы кысаларында "Хәтер һәм дан" проект бәйгесе җиңүчесе 5Б сыйныфы "Татарстан энҗеләре" төркемен һәм 2нче урынны алган 6В сыйныфы "Татарстан йолдызлары" төркемен чын күңелдән котлыйбыз!
-
КОНКУРС ЭССЕ 04.12.2020
Поздравляем ученицу 11 класса Титову Карину, занявшую 3 место в номинации "Лучшая работа среди школьников" в конкурсе эссе "2020 слов в защиту культурных ценностей", организованном региональной делегацией Международного комитета Красного Креста в Российской Федерации.
-
Педагогик киңәшмә 02.12.2020
М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә “Балалар һәм яшүсмерләр арасында социаль – негатив күренешләргә каршы профилактика” темасын үз эченә алган педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне гимназиянең тәрбия эше буенча урынбасары Харисова Энҗе Мирзануровна оештырды. Ул төп теманы презентация ярдәмендә ачып, чыгыш ясады. Укучы балаларны тәрбияләүдә иң отышлысы - сыйныф җитәкчеләре белән әти – әниләрнең үзара аңлашып, кулга – кул тотынып эшләү икәнлеген, шулай булганда гына тәрбия җимешенең уңай нәтиҗә биргәнен искәртеп үтте.
Пандемия шартларында барлык санитар – гигиена таләпләренә туры килерлек итеп уздырылган бу киңәшмәдә 4 нче номерлы “Электротехниклар” балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Милюкова Галина Ивановна, тарих укытучысы Каюмов Ринат Габдрахманович, гимназиянең тәҗрибәле педагог – психологы Халилова Гөлназ Флүсовна чыгыш ясадылар. Галина Ивановна укучыларның мәктәптә һәм мактәптән тыш вакытларында тәртип бозуларны булдырмау, укучыларны төрле түгәрәкләргә тарту турында чыгыш ясаса, Ринат Габдрахмановичның чыгышы исә хәзерге шартларда экстремизм һәм терроризмга юл куймыйча дөрес тәрбия бирүне үз эченә алды, сыйныф сәгатьләрендә ешрак сөйләшү кирәклеген әйтте. Гөлназ Флүсовнаның чыгышы да актуаль темага иде. Интернет заманында укучыларның төрле афәт китерә торган сайтларда утыруларын булдырмауны, әти – әниләр, укучылар белән төрле әңгәмәләр, диспутлар, анкеталар үткәрүне иң кулай чара дип билгеләп үтте.
1 нче декабрь - кешелек дөньясы Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне. Шуңа бәйле рәвештә директор урынбасары “СТОП –ВИЧ/ СПИД” акциясен башлануын әйтеп үтте.
Тирән тематиканы үз эченә алган бу педагогик киңәшмә гимназия мөгаллимнәренә бик файдага булды.
Билалова Г.Х., педагог - оештыручы
-
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ! 25.11.2020
Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - "Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре" республика бәйгесе җиңүчесе булды һәм 500 000 сум күләмендә премия белән буләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 24.11.2020
ТӨРЕК ТЕЛЕННӘН шәһәркүләм олимпиадада ПРИЗЕР булган 10 сыйныф укучысы Бәдретдинова Регинаны чын күңелдән котлыйбыз!
Алга таба да зур уңышлар телибез!
-
"БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ - 2020" 24.11.2020
"БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ - 2020" - XI Бөтендөнья файдалы интернет - проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылып килә. 2020 елда элеге бердәнбер татарча ИТ бәйгесендә катнашырга теләк белдереп 169 гариза (98 интернет- проект һәм 71 википедияче хезмәте) кабул ителгән һәм 10 номинациядә 50 интернет - проект авторы финал тантанасына чакырылган иде. Безнең гимназиябез аккаунты шактый инстаграмм аккаунтларын узып, "Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты" Дипломанты исеменә лаек булды. Гимназиябез instagram.com/2gimn_mullanur_vahitov аккаунты Татарстан мәктәпләре арасында беренче рәсми расланган аккаунт. Инстаграм аккаунты авторы Гарифуллина Фәнзилә Шамил кызын чын куңелдән котлыйбыз!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 23.11.2020
ХОКУК фәненнән шәһәркүләм олимпиадада ПРИЗЕР булган 10 сыйныф укучысы Сәлимова Резеданы, 11 сыйныф укучысы Шакирова Камиләне чын күңелдән котлыйбыз! Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучы Гәбделвәлиева Гүзәлия Рафак кызына рәхмәт белдерелә.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 20.11.2020
Поздравляем команду 10А класса "Прогресс", занявшую I место в профессиональном мероприятии - конкурсе экономического факультета КИУ! Объявляем благодарность руководителю - учителю обществознания Габдулвалиевой Г.Р. за подготовку команду. Молодцы!
-
На вахте памяти у Вечного огня 02.11.2020
Пост № 1 города Набережные Челны – это центр патриотического воспитания, расположен у Вечного Огня павшим в борьбе за нашу Родину, у траурной стены молчания и монументальной скульптуры Родины - матери. Главной задачей Поста №1 является воспитание подрастающего поколения на подвигах героев, формирование личности, обладающей духовными и нравственными качествами гражданина - патриота России.
С 26 октября по 1 ноября 2020 года учащимся 9-10-х классов нашей гимназии выпала честь нести Вахту Памяти у Поста №1 нашего города. Ребята достойно дежурили у главного Мемориала. Для постовцев и учащихся других классов нашей гимназии проводились встречи с ветеранами, бывшими часовыми, проходили уроки мужества, беседы, экскурсии.
Фото1, фото2, фото3, фото4, фото5, фото6, фото7, фото8, фото9
-
Көзге лагерь "Гөлбакча" 30.10.2020
Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә башлангыч сыйныфлар өчен "Гөлбакча" лагере эшли башлады. Лагерь санитар - эпидемиологик таләпләргә туры китереп хезмәт куя. Анда барлыгы 50 бала йөри. Алар 3 тапкыр кайнар аш белән тукланалар.
Балаларның ялын күңелле итеп оештыру максатыннан, педагоглар төрле спорт уеннары, акыл эшчәнлеген үстерү буенча кызыклы чаралар, тәрбиягә кагылышлы әңгәмәләр уткәрәләр. Китапханәдәге чаралар белән беррәттән төрле мастер - класслар, экологиягә багышланган танып - белү уеннары, истәлекле даталар бик мавыктыргыч итеп билгеләп үтелә. Көзге лагерь 29нчы октябрьдән 6нчы ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Ялыгыз файдалы утсен, балалар!