Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ! CONGRATULATIONS! 17.02.2022
Инглиз теленнән республикакүләм олимпиадада ҖИҢҮЧЕ булган 11А сыйныф укучысы Рахматуллина Диләрәне чын күңелдән котлыйбыз! Укучыны олимпиадага әзерләгән Ризванова Гөлшат Разифовнага зур рәхмәт белдерелә!
-
«Шаги к психологическому благополучию» 16.02.2022
В рамках недели «Шаги к психологическому благополучию» в 6-х классах прошли мероприятия по обучению навыкам командного взаимодействия.
-
"Муса Җәлил һаман безнең арада!" 16.02.2022
Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатләре
-
«Шаги к психологическому благополучию» 15.02.2022
Продолжается неделя «Шаги к психологическому благополучию», сегодня прошли мероприятия в 3-4 классах
-
«Шаги к психологическому благополучию» 14.02.2022
В рамках Республиканской недели по психологии «Шаги к психологическому благополучию» прошли интерактивные мероприятия в 1-2 классах.
-
“Татар малае -2022” 14.02.2022
“Татар малае -2022” шәһәркүләм конкурсында катнашучы
3а сыйныф укучысы Насифуллин Кәрим - татар халкының гореф-гадәтләрен саклап-үтәп яшәүче, иманлы, җырлы-моңлы гаиләдә тәрбияләнгән, саф күңелле, татар малаена хас иң яхшы сыйфатларны үзендә туплаган гимназиянең алдынгы укучысы.
Кәримнең әнисе - Эльвира Шәйхуллина үзебезнең гимназияне тәмамлаган укучы, әбисе Факия Габдулловна гимназиядә күп еллар педагог–организатор булып хезмәт куйган хөрмәтле укытучы. Гимназия тарихында буыннар чылбыры бәйләнеше саклану, гимназиядә тудырылган милли мохит татарның матур, тәрбияле улларын һәм кызларын тәрбияләүгә җирлек булып тора.
Кәримнең сыйныф җитәкчесе Сәгыйтова Әнисә Әмировна укучысы турында: ”Кәрим - татар рухы бөркелеп торган, гаять тәрбияле, ышанычлы, чын татар егете. Мин аның бәйгедә җиңүен бик телим”,- диде.
Кәрим бәйгегә ныклаа
Уңышлар сиңа, Кәрим!
-
Чулман энҗеләре 14.02.2022
11 нче февраль көнне “Заман” Яшьләр үзәгендә Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган “Татар теле – туган телем” дигән интеллектуаль уенның сайлап алу туры булып узды. Бишенче ел рәттән үткәрелүче бу уен татар теленә игътибарны арттыру, балаларны татарча сөйләшергә җәлеп итү, татар телен камилләштерү максатларыннан чыгып оештырыла.
Анда Комсомол районына кергән 3 мәктәп катнашты. Катнашучыларга бөек шагыйрьләрнең: Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Каюм Насыйри иҗатларын тирәнтен белү кирәк иде. Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең 6В сыйныфы укучылары: Абдуллина Инзилә, Валеева Наилә, Гимазетдинова Сәидә бу биремнәргә бик яхшылап әзерләнделәр. Уен барышында төрле сорауларга җавап бирделәр, татар телен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Кыскасы, данлыклы гимназия укучылары икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. 3 мәктәп арасыннан 1 нче урынга чыгып 21 нче февральдә үтәчәк финалда катнашу хокукына ия булдылар.
Укучыларны бу бәйгегә Татарстанның атказанган укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары - Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы әзерләде.
Финал уенында да зур уңышлар юлдаш булсын, Сезгә “Чулман энҗеләре”.
-
Саф һава – тәнгә дәва 12.02.2022
Бүген Яр Чаллы каласында «Лыжня Татарстана – 2022» - “Татарстан чаңгы юлы – 2022” ярышы булып узды. Чаллы мәктәпләрендә бу көн “Сәләмәтлек көне” итеп уздырылды. М.Вахитов исемендәге гимназия укучылары да сәләмәтлекләрен ныгытырга иң кулай вакыт булуын истә тотып, көннең җылы булуыннан файдаланып, гимназиягә килергә ашыктылар. 1-4 нче сыйныфлар арасында флешмоб, физзарядка ясау, гимназия яны бозында тимераякта шуу, саф һавада төрле спорт уеннары оештырылды. Ә 5 -6 нчы сыйныфлар арасында оештырылган шәһәркүләм “Әтиләр парады” бәйгесенең мәктәп этабы ярышы – гаилә бәйрәменә әйләнде. Гимназиябезнең физкультура укытучылары: Хайруллин Нәсфәт Әшрәфуллович һәм Хәбибуллин Илнур Рафаэлович ярыш өчен төрле кирәк – яракларны алдан әзерләп куйганнар. Ярыш 5 төрне үз эченә алды. Алты гаилә арасында уздырылган бу ярышта I урынны 6Б сыйныфыннан Ясәбиевлар гаиләсе (сыйныф җитәкчесе – Вәлеева Суфия Василовна), II нче урынны 5 А сыйныфыннан Мәүлиевлар гаиләсе (сыйныф җитәкчесе - Заһитова Зөлфия Мөхәмәтнуровна), III нче урынны Нуриевлар гаиләсе (сыйныф җитәкчесе – Ризванова Гөлшат Рәзифовна) һәм Фарваевлар гаиләсе (сыйныфы җитәкчесе - Шәйхаттарова Сәвия Өлфәтовна) яулады. Җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга дипломнарны гимназиянең тәрбия эше буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы тапшырды. Сәләмәтлек көне буенча уздырылган чаралар һәр укучыда уңай тәэсирләр калдырды.
-
Информация по приёму в 1 класс 10.02.2022
В 2022/2023 учебном году в МБОУ "Гимназия № 2" открывается три 1-х класса: всего 75 учащихся. Приём заявлений начинается с 1 апреля 2022 года.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 02.02.2022
Татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада ПРИЗЕР булган 10Б сыйныф укучысы Демашина Диананы чын күңелдән котлыйбыз! Укучыны олимпиадага әзерләгән Вәлиева Суфия Василовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!