Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Татарча диктант язабыз! 26.11.2022

“Татарча диктант” акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала. Быел татарча диктант җиденче тапкыр уза. Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң, тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була. Безнең гимназия татарча диктант яздыру мәйданчыгы булып теркәлде.
“Татарча диктант” акциясендә катнашырга теләк белдерүчеләр арасында гимназия укучыларының әти-әниләре, үзебезнең гимназияне тәмамлаган укучылар, яшәү урыннары гимназиягә якын булган шәһәрдәшләребез иде. Диктант текстын яздырырырга шәһәребезнең танылган шәхесләре: Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының, Татарстанның атказанган артисткасы Шиһапова Энҗе Фрунзе кызы һәм “Манзара” музыкаль премиясе лауреаты, бик куп фестивальләр лауреаты, һөнәре белән укытучы, танылган җырчы Нәбиуллина Сәрия
Вәгыйзь кызы килде.“Татарча диктант” акциясенең катнашучыларны сәламләү өлешендә чарада катнашучыларга диктант язуга-тикшерүгә таләпләр, билгеләрне ничек карау тәртибе аңлатылды. Килгән кунакларны хөрмәтләү йөзеннән, гимназия укучыларының матур чыгышлары тәкъдим ителде. Тамашачыларны гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Ишалина Адилә
башкаруында “Бөрлегәнем” татар халык җырының яңача яңгырашта стелизацияләнгән булуы сокландырды. 8 нче сыйныф укучылары Сәхәбетдинова Зәринә һәм Хәбибуллина Илһамия башкаруында “Гафу ит, әнкәй”биюе залдагы бер кешене дә битараф калдырмады. Әлеге чара татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максатыннан оештырылды.
Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, һәр кеше катнаша кала. Моның өчен сайтка кереп, үзегез яши торган төбәк / район / илдә акция узачак мәйданчыкны табарга кирәк.Татарча диктант иртәгә, 27 нче ноябрь көнне сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча), онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары эфирында уза. Әгәр өйдә язарга телисез икән:
1) diktant.tatar сайтына керергә;
2) Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;
3) ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызу;
4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына юлларга.
Диктантны турыдан туры сайтта (online) язу:Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен:
1.) http://diktant.tatar/ сайтында "катнашучы" буларак теркәлү узарга;
2) Билгеле көнне шәхси кабинетка керергә;
3) Сайттагы трансляцияне кушарга;
4)Текстны тыңлап, диктант язарга кирәк.
Бу очракта эшегез автоматик рәвештә тикшереләчәк. Билгене бер атна эчендә шәхси кабинетка кереп белә алачаксыз.Акциянең рәсми сайты. Акцияне оештыру һәм уздыру вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү өчен рәсми сайт эшләп килә. Сайтның адресы: http://diktant.tatar
Сайт түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала: оештыручыны теркәү, уздыру тәртибе, psd форматындагы афиша, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, географик карта, тест, татар теле кагыйдәләре, диктант язуда катнашучыларның билгеләре һәм оештыручылар өчен рәхмәт хатлары, оештыручылар, партнерлар, элемтә өчен телефон.Нәтиҗәләрне игълан итү
Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.
Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы http://diktant.tatar/ сайттагы шәхси кабинетына кереп, билгеләрне урнаштыра.
Диктантны оештыручылар белән элемтәАкциянең кураторы – Алмаз Фирдәвес улы Халиуллин, +7 961 365-48-64;
Акциянең PR-менеджеры – Айнур Заһит улы Нәбияров, +7 903 311-99-43;
Өстәмә мәгълүмат өчен: tatarchadiktant@gmail.com , 8(843) 236-49-66.
ВКонтакте социаль челтәренә сылтама: https://vk.com/tatdiktantФотогалерея
-
"Тылсым" театры 24.11.2022

"Тылсым" театр студиясен котлыйбыз!!!
Фото1 Фото2 Фото3
-
"Мәрхәмәтлелек ярминкә" 23.11.2022

22 нче ноябрь көнне гимназиядә укучылар советы белән берлектә "Мәрхәмәтлелек ярминкә"се уздырылды. Ярминкәдә башлангыч һәм урта звено укучылары катнашты. Укучылар бисердән үрелгән йөзек - беләзекләр, кулдан бәйләнгән оекбашлар, башмаклар, ука белән чигелгән кул эшләнмәләре, уклаулар һәм башка бик күп әйберләр сатуга куйдылар. Ярминкәдән кергән керемнең бер өлеше мәрхәмәтлелек акцияләренә тотылачак. Ярминкәне оештыруда катнашучыларга: әти-әниләргә , сыйныф җитәкчеләренә ЗУР рәхмәт.
Фотогалерея
-
Без - сәламәтлек яклы 23.11.2022

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үзендә начар гадәтләр булдырмау өчен, мәктәп укучылары нишләргә тиеш? Бу сорау гимназиянен 6-8 сыйныф укучыларына бирелде. "Әгәр гаиләндә аңламасалар, куркып яисә ялгызлыктан туеп, начар төркемгә иярсән, я булмаса, текә " булып куренәсең килеп, кулың сыра шешәсенә, электрон көйрәткечләргә , наркотик матдәләргә сузылса, яшүсмер, синең тормышың куркыныч астында кала. Син сәламәтлегеңне генә түгел, узеннэн сон калачак нәсел чылбырыңны да бәхетсезлеккә дучар итәчәксең. Әлеге хәлләрне кисәтү өчен, зурлар ярдәме, белгечләрнең киңәше, ата-ананын игътибарлы булуы, дусларынның ышанычлы кешеләр булуы кирәк. Яшүсмер чакта начар гадәтләргә ияләшсән, аннан арыну бик авыр. Электрон көйрәткечләр , эчкечелек авыз куышлыгында яман шеш авырулары, туберкулёз кебек йогышлы авырулар, кысырлык кебек куркыныч чирләргә китерә. " Менә шул хакта Яр Чаллы шәһәре наркология диспансеры табибы Мортазина Гүзәл Азат кызы, узенең эш тәҗрибәсеннән дәлилләр китерә-китерә сөйләде. Әлеге әңгәмәдән сон hәр укучы узенең киләчәге турында, hичшиксез, уйлангандыр.
-
"Яшьләр сәламәт яшәү яклы" 22.11.2022

Гимназиядә укучылар өчен зыянлы, начар гадәтләрне кисәтү, аңлы рәвештә сәламәтлегеңне кайгырту, җинаятьчелекне профилактикалау максатыннан "Яшьләр сәламәт яшәү яклы" акциясе кысасында үзебезнең гимназиябездә гомуми урта белем алган, бугенге көндә Әтиләр Советы җитәкчесе, табиб Хатипов Илнар Сагировичның укучылар белән әңгәмәсе булып узды. Җитди сөйләшүнең дәвамы бергәләп вейп, айкосның зыяны хакында фильм карау булды. Бу чарадан соң укучылар сәламәт яшәү юлын сайлау үз тормышыңны мәгънәле итә, ата-аналарны борчулардан саклый дигән нәтиҗәне анладылар.
Фотогалерея
-
"Кәгазьгә икенче тормыш" 20.11.2022

"Кәгазьгә икенче тормыш" акциясе кысаларында М.Вахитов исемендәге гимназия һәр елны, тотылган кәгазьләр, картоннар, таушалган китаплар җыеп тапшыра. Бу табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү ниятеннән , Укучылар советы инициативасы белән башкарыла. Быел да Хаматгатин Әмирхан җитәкчелегендәге Укучылар советы ике тоннадан артык кәгазь җыеп тапшырды. Укучылар сөйләвенчә, алар хәтта кибеттән кайткан чекларны да әрәм итмичә, җыеп барганнар. Шулай итеп, беренче урынга башлангыч звенодан, 2 Б сыйныфы укучысы Исрафилов Тимур 260 кг кәгазь (сыйныф җитәкчесе Нәфыйкова Ландыш Хопбулловна), ә урта звенодан 8 В сыйныфы укучысы Ганиева Таңсылу 210 кг кәгазь (сыйныф җитәкчесе Ризванова Гөлназ Фәхрисламовна) тапшырган. Юмарт Кыш бабай аларга һичшиксез Яңа ел бүләге тапшырачак. Шулай ук актив катнашкан укучыларны да истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтәчәкләр. Зур күләмдәге макулатураны газельгә төяп җибәрүдә гимназиянең 8Г һәм 9А сыйныфы укучылары ярдәмгә килде. Афәрин, укучылар! Һәрвакыт әнә шулай актив булырсыз, дип ышанып калабыз.
-
"Бишенче гомер" 19.11.2022

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында шәһәрнең Язучылар берлеге оешмасы урнашкан . Гимназиянең 7в сыйныф укучылары Авдимов Әмирхан, Исорова Диләрә, Галиәхмәтов Ильяс, Валеева Наилә, Абдуллина Инзилә, Хәмәтшина Альзана татар теле hәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Энҗе Әзhәмовна белән берлектә язучы Лилия Гыйбадуллинаның ,,Бишенче гомер " әсәре буенча әзерләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты. Әлеге чарага әзерләнгәндә, беренче эш итеп, әсәр укылды. Укучылар әсәр эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясадылар. Хәмәтшина Альзана белән Валеева Наилә әсәрдән өзекне сәхнәләштерделәр. 8а сыйныф укучысы Хәбибуллина Илhамия 7б сыйныф укучысы Исламова Альбина белән берлектә "Аклар-каралар көрәше" биюен сәхнәгә куйды. Очрашуда шагыйрь, язучы Факил Сафин, шагыйрә , язучы Әлфия Ситдикова, шагыйрә Лилия Фәттахова, журналист Лилия Гасимова, галимә Лилия Хөснетдиновалар катнашуы ямь өстен ямь булды. Лилия Гыйбадуллинаның ,,Бишенче гомер" әсәре бик кызык, балалар өчен атап язылган, дигән фикерне хуплап, әлеге повестьне сезгә дә укырга тәкъдим итәбез.
Фотогалерея
-
ЮИД 18.11.2022

20 ноябрь - юл һәлакәтендә зыян күргәннәрне искә алу көне. Шул максаттан гимназиябездә төрле истәлекле чаралар булып үтте. ЮИД командасы һәм 4в сыйныфы укучылары тарафыннан ин нәни укучыларыбыз өчен дәрестән тыш чара оештырылды: кызыклы рәвештә бергәләп юл кагыйдәләрен кабатладык, табышмакларга җавап таптык, ребуслар чиштек. Ә чаранын ин кызыклы өлеше-флешмоб булды. Шулай ук ЮИД командасы шәһәр урамнарына рейдка чыкты, җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә плакатлар аша мөрәҗәгать иттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска, сак булырга өндәделәр. Кызганыч, юл һәлакәтләре даими булып тора. Статиска нәтиҗәләренә күз салсак, бик күп һәлакәттә балалар зыян күрә, алар үзләре дә әлеге фаҗигаләрнен сәбәпчесе булып тора. Юл йөрү кагыйдәләрен даими кабатлап тору гына җитми, укучылар өчен төрле кызыклы формада чаралар оештыру зур нәтиҗәгә китерәчәк. Юлларда сак булыйк, дуслар!!!
-
Гимназиядә мәртәбәле кунаклар 13.11.2022

Гимназиядә мәртәбәле кунаклар: Халык шагыйре , публицист, драматург, прозаик, М.Җәлил hәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла; танылган шагыйрь, прозаик, композитор, Г.Исхакый hәм Г.Тукай премияләре лауреаты, Яр Чаллы шәһәре Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин; язучылар берлеге әгъзасы, язучы-шагыйрэ Зимфира Исламова; яшь шагыйрэ, ,,Шәhри Чаллы" газетасы хезмәткәре Айзирә Имамова килде. Очрашуда Татарстаннын атказанган җырчысы Азат Тимершәех, Татаринформ хезмэткәрләре: журналист Зилә Мөбәрәкшина hәм фотокорреспондент Расих Фәсхетдинов та катнашты. Килгән кунаклар ,,Тылсым" театр студиясе яшь артистлары башкаруында Мостай Кәримнен,,Озын озак балачак" әсәре буенча әзерләнгән тамашаны карадылар. Аннан очрашуны әзерләүче hәм алып баручы Нурисламова Энҗе Әзhәм кызы кунакларның иҗатларына кыскача күзәтү ясады. Авторларның әсәрләрен гимназиянең 7в сыйныф укучылары Хәмәтшина Альзана, Абдуллина Инзилә, Валеева Наилә, Мөхәммәтова Эльвина, Исорова Диләрә, Хамзин Самат hәм Габдрахманов Самат бик яратып башкардылар. Килгән кунаклар узлэренең әйтер сүзләрен житкергәннән сон, Азат Тимершәех шагыйрь Ркаил Зәйдулла шигырьләренә язылган бик матур җырларны башкарды. Кичә бик җылы, куңелләргә үтеп керерлек итеп узды.
Фотогалерея
-
"Мизаж" вокаль ансамбле 13.11.2022

Гимназиянең ,,Мизаж " вокаль ансамбле Рөстәм Бикмуллин исемендәге ХХl республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестивалендә беренче урын яулады. Вәлиев Марат Минсабир улы җитәкләгән ,,Ике яр", ,,Мизаж" вокаль ансамбльләрен әлеге фестивальдэ көтеп алалар, аларның чыгышларын алкышларга күмәләр. ,,Мизаж" вокаль ансамблендә шөгыльләнүче кызлар - Ишалина Айсылу, Вәлиева Мәликә, Солтанова Гүзәл, Шакирова Әминә, Ибрагимова Рената- яшьләр яратып тыңлый торган популяр җырларны инглиз теленнән татар теленә тәрҗемә итәләр, узлэре татарча, русча, инглизчэ жырлар башкаралар. ,,Мизаж" вокаль ансамбленең уңышлы чыгышы белән ихлас котлыйбыз, алар белән горурланабыз.
Фотогалерея














