Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Яшьләр -сәламәт яшәү рәвеше яклы" 18.10.2022
Бүген 8Г сыйныфы укучылары "Энергетик "мәдәният сараена "Яшьләр -сәламәт яшәү рәвеше яклы" акциясе кысаларында үткәрелгән "Сәламәтлек формуласы" дип аталган чарага бардылар, афәрин!
Фото
-
Көз өмәсе 16.10.2022
Бүген Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә 8, 10,11 нче сыйныф укучылары өмәгә чыктылар. Алар тирә-юньне чүп-чардан, коелган яфраклардан арындырдылар. Җыелган чүпне йөк машиналарына төяп җибәрделәр. Өмәләр яфрак яңгыры тукталганчыга кадәр дәвам итәчәк.
-
АТНАЛЫК ЭШЛӘР ЛЕНТАСЫ 16.10.2022
ФОТОКОЛЛАЖ
-
"Изумрудный дождь" 15.10.2022
Бүген шәһәребезнең "КамАЗ" мәдәният сараенда "Изумрудный дождь"дип аталган Халыкара җыр бәйгесе булып узды. Бәйгедә М.Вахитов исемендәге гимназиядә эшләп килүче Әлфия Тәүфыйковна җитәкчелегендәге "Әллүки " вокал түгәрәгенә йөрүчеләр катнашып 3нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Аларны беренче җиңүләрен белән котлыйбыз ,афәрин!
Фото1, фото2
-
Игелек җирдә ятмас 14.10.2022
Гимназиянең 8В сыйныфы укучылары әниләре белән берлектэ, мәрхәмәтлелек йөзеннән, 87 нче начар күрүче балалар мәктәбенә бардылар. Инициатива белдеруче журналист Резидэ Ганиева, шушы сыйныфта укучы Таңсылуның әнисе. Кунакка, әлбәттә, буш кул белән бармыйлар: кызларның кулында тәм-том тутырылган ике пакет бар иде Укучыларны мәктәп җитәкчелеге якты йөз белән, җылы итеп, каршы алды. Күчтәнәчләргә ихластан рәхмәтләрен җиткерделәр. Балалар үзләренә булган игътибарны тоеп сөенечле елмаюларын яшермәделәр. Мәрхәмәтлелек визиты булган бу очрашу беренчесе соңгысы булмас. Мәктәптән чыккач, кызлар ,,Чәк-чәк көне" икәнлеген исләренә төшереп, видеосюжет та ясадылар. Бәйрәм дисәң дә бәйрәм!
Фотогалерея
-
Мин – патриот 14.10.2022
Сезнең дә уеннарда катнашып җиңгәнегез бармы? Җиңгән очракта нинди хисләр кичерәсез? Әле күптән түгел генә безнең гимназия укучылары “ГЦДТиМ №1” дә үткәрелгән “Чаллы патриотлары” дип аталган шәһәр хәрби-патриот уен программасында катнашып “Каршы як тылына рейд” хәрбиләштерелгән киртәләрне җиңү буенча ярышта I нче урын яулады. Ярыш 5 этаптан торды. Җиңү җиңел генә бирелми. Шулай булса да, гимназиянең 8А,8Г, 9А, 9Б класс укучыларыннан торган команда сынатмады. Афәрин, укучылар.
-
Театр ул – әхлак, тел һәм әдәбият дәресе 13.10.2022
Вахитов исемендәге гимназиягә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм театр артистлары килде. Алар иң элек үзләре белән таныштырдылар, ничек итеп театр артисты һөнәрен сайлаулары турында сөйләделәр. Аларның һәрберсе искиткеч сәләтле, татар дөньясында бик билгеле шәхесләр: Татарстан Республикасының атказанган артисы Ренат Габдрахман улы Шәйхетдинов, Диләрә Ришад кызы Фәттахова, Зөлфәт Хәйдәр улы Закиров. Балачак хыялыңа тугры калуда тырышлык, максатчанлык, яхшы уку, адәпле булу кебек сыйфатларның кирәк булуы турында сөйләделәр. Ә гимназиябездә эшләп килүче Энҗе Шиһапова һәм Чулпан Садыйкова җитәкләгән “Тылсым” театр студиясенә йөрүче укучылар Мостай Кәримнең “Озын – озак балачак” дип исемләнгән пьсасыннан бер өзек күрсәттеләр. Яшь артистларыбызның ана телебездә матур итеп үзара сөйләшүләре, образга кереп уйнаулары кунакларга да, тамашачыларга да (урта звено укучыларына) бик ошады.
- Театр ул – әхлак, тел һәм әдәбият дәресе, диде кичәне әзерләүче һәм алып баручы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы. Дәресләр беткәч, гимназиянең 5в, 6-7 сыныф укучылары бердәм рәвештә “Энергетик” мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм театры тарафыннан куелган Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектаклен карарга бардылар. “Пушкин картасы” буенча барган 9-11 сыйныф укучылары белән бергә исәпләгәндә, әлеге
спектакльне гимназиянең 180 укучысы карады. Гимназиябез белән әлеге театр арасында дустанә элемтәләр урнашуына без бик канәгать. -
Ашыгыз тәмле булсын! 09.10.2022
Мулланур Вахитов исемендәге гимназиягә шәһәр әти- әниләре комитеты рәисе Певгова Татьяна Анатольевна килде. Ул гимназия әти – әниләр комитеты рәисе Мухаметова Айсылу Алиевна һәм тагын 2 комитет әгъзасы белән ашханәдәге укучыларның туклану дәрәҗәсен тикшерде. Дежур торучы укучылар белән әңгәмә корды. Укучыларга бирелә торган ризыкларны тәме буенча татып карады. Туклану тиешле дәрәҗәдә оештырылуын, ашханә хезмәткәрләренең эшеннән канәгать булуын әйтте.
-
Яшәү чаткылары салучылар 08.10.2022
Илебездә октябрь ае башлануга Өлкәннәр көне һәм Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.
Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Беренче укытучысын кем генә искә алмый да, кем генә яхшы хәтирәләр белән исендә сакламый икән? Ак кәгазьдәй сабый күңеленә Язмышларны башлап яздыгыз; Өмет тулы күпме күзләргә сез Яшәү чактылары салдыгыз.
Шулай ук белем дөньясына алып керүче, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, астрономия, биология, география серенә төшендерүче, катлаулы мәсьәләләр чишәргә, олимпиадаларда җиңеп кайтуда, Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруда күп хезмәт куйган төгәл фән укытучыларын, матур итеп аралашырга өйрәтүче иҗади тел белгечләре – татар, рус, чит тел укытучыларын, кул эшләренә өйрәтүче хезмәт укытучыларын, физик яктан сәламәтлекне ныгытучы физкультура, җыр укытучыларын Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә Укытучылар көненә багышлап үткәрелгән чаралар үткәреп хөрмәт белән котладылар. Иртәдән, укытучы абый – апаларын, гимназия Спикеры Хәмәтгатин Әмирхан җитәкләгән Укучылар Советы, традициягә тугъры калып открыткалар, изге теләкләр белән матур җыр-моң астында каршы алдылар. Бу көнне “Үзидарә” көне дә үткәрелде. Югары сыйныф укучылары биш сәгать дәвамында үзләрен укытучылар урынына куеп дәрес укыттылар. Укытучының авыр хезмәтен күзаллап кына калмадылар, ә чынбарлыкта белделә.
Төштән соң бәйрәм тантанасы булып узды. Өлкәннәр һәм Укытучылар көнен берләштергән Зур концертта шәһәребезнең күренекле артистлары: Сәрия Нәбиуллина, Гөлдания Хәйруллина, Марсилия, Илшат Хәмәдиев, Илнур Гомәровлар укытучыларга чын йөрәктән җылы сүзләрен җиткерделәр, моңлы җырларын бүләк иттеләр. Күпкырлы талант иясе Зөләйха апа Минһаҗева һәм гимназиянең ветеран укытучылары аларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә. Әйтерсең лә яшьлекләре белән очраштылар. Күңел эретерлек сүзләр табып бәйрәм концертын алып баручылар: Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, журналист Резидә Әскать кызы Ганиева һәм “Күңел” радиосы алып баручысы Алмаз Әгъләмов булды.
Гимназия директоры Лиза Рихмановна Нәбиуллина Укучылар советы оештырган “Понимющий учитель - 2022” конкурсында катнашып җиңү яулаган Ризванова Гөлшат Рәзифовнаны Диплом белән бүләкләде, чит телләр укытучысы Старовайтова Светлана Владимировнага Рәсәй фән һәм мәгариф министрлыгыннан җибәрелгән Мактау грамотасын тапшырды. Шулай ук яшь белгеч Тәлибуллина Алия Фәнис кызына да тәҗрибәле укытучылардан үрнәк алып эшләргә кирәклеген әйтте, яхшы теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды.
Килгән кунакларга һәр елдагыча мул чәй табыны әзерләнгән иде. Лиза Рихмановна киләсе елларда да шушынды матур очрашулар насыйп булсын, барыбыз да исән – имин булыйк, диде кунакларны озатканда.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы ярдәме белән оештырылган әлеге чара барысының да күңеленә хуш килде.
-
Татаркино проекты 05.10.2022
4 октябрьдэ гимназиядэ Татаркино проекты буенча татарча фильм карау оештырылды. М.Мэhдиевнен ,,Без кырык беренче ел балалары" эсэре буенча тошерелгэн фильм курсэтелде. Укучыларга татарча фильм бик ошады.