Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Список участников отборочного этапа межрегиональной научно-практической конференции имени Мулланура Вахитова 13.03.2022
-
Язның беренче бәйрәме 08.03.2022
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Бу бәйрәм көнен билгеләп үтәргә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары алдан ук әзерләнде: котлау сүзләре белән стена газетасы чыгардылар, укытучы апаларга бүләк итәргә открыткалар ясадылар, бәйрәм концертын әзерләделәр.
Иртәдән җыр – моң яңгырагач, бәйрәм кәефе тагы да күтәрелә. Вәлеева Суфия Василовна җитәкләгән гимназия профкомы Укучылар Советы белән берлектә (Спикер – Нотфуллина Мәликә Руслановна, шәһәр укучылар советы депутаты – Рәхимов Әмир Динарович), укытучыларга изге теләкләр әйтеп, открыткалар, бүләкләр биреп каршы алдылар.
Көндезге 13.00 сәгатьтә гимназиядә хезмәт куючы апаларны котлап бәйрәм концерты күрсәтелде. Концерт башлануга сүз гимназия директоры Набиуллина Лиза Рихмановнага бирелде. Ул бәйрәм белән котлап коллективка изге теләкләрен җиткерде, юбилярларны Мактау хатлары белән бүләкләде.
Концертта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнуллина Әлфия Тәүфыйк кызы җитәкләгән “Әллүки” вокал ансамбле, Вәлиев Марат Минсабир улы җитәкләгән “Абау!”, “Мизаж” ансамбльләре чыгыш ясады. 11А сыйныфы укучысы Мөхәммәтшина Индира башкаруында “Бас, бас, әйдә бас!” дигән җырын бәйрәм кунаклары аеруча яратып кабул итте. Нәфис затларны котларга гимназиядә эшләүче ир-ат укытучылар шигъри юллардан гөлләмә әзерләгәннәр. “Эх, сез матур кызлар” дигән җырны башкарулары да гүзәл хатын –кызларның күңелләренә хуш килде.
4в сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе – Гыйниятуллина Илфира Сабировна) укытучы апаларга яратып әйтелгән шигырьләрне, шул ук класстан Кашапова Зилия Нәби Дәүлинең “Әни”дигән әсәреннән өзекне чын сәнгать осталарыдай матур итеп сөйләделәр.
Бәйрәм концерты зәвык белән әзерләнгән иде. Концертны нәфис сүз осталары - 10А сыйныфы укучысы Дәүләтшин Рөстәм, 10Б сыйныфы укучысы Евграфова Камилә алып барды.
-
Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел 25.02.2022
Быел Татарстаныбыз Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтә. Шушы уңайдан Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә класс сәгатьләре үткәрелде. Тарих укытучысы Каюмов Ренат Габдрахман улы үткәргән дәресләр, укучылар эшләгән рефератлар аша әби – бабаларыбыздан килгән динебезнең ничек барлыкка килүе бәян ителде. Гимназия укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Төрле конфиссияләр, дини агымнар, дингә карата төрле карашлар яшәгән вакытта укучыларга ислам дине турында дөрес мәгълүмат җиткерелде. "Ислам дине ул - кешелеклелек, аек акыл белән яшәү, әти- әниләргә ихтирамлы булу, туганнарга, дусларга, бер – береңә карата дустанә мөнәсәбәттә булу, шулай ук табигатькә, хайваннарга карата миһербанлы булу, һәрнәрсәгә сакчыл караш тәрбияләү, төрле дин, төрле милләт кешеләре белән аңлашып, дус булып яшәү, ягъни толерант булу”, - дип йомгак ясалды.
-
Хәрби–патриотик айлык уңаеннан... 21.02.2022
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә хәрби – патриотик айлык кысаларында бик матур эчтәлекле чаралар узды.
15 нче февраль - халкыбызның Герой-шагыйре Муса Мостафа улы Җәлилевның туган көне. Бу көн уңаеннан Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә күп чаралар узды: шагыйрьнең буыннан – буынга онытылмаслык батырлыгы турында класс сәгатьләре үткәрелде; Муса Җәлилнең шигырьләрен укучылар көн дәвамында “Ачык микрофон”нан яңгыраттылар; югары класс укучылары Комсомол районы җирлегендә урнашкан Муса Җәлил монументына чәчәкләр салдылар; Әфганстаннан Совет солдатларын чыгаруга багышланган шәһәркүләм чара барышында безнең гимназия укучылары Мәңгелек ут янында постта тордылар һәм батырлар истәлегенә чәчәк салу тантанасында катнаштылар.
Әлеге айлык ГЭС бистәсендә урнашкан Мәңгелек ут янында урнашкан Пост № 1дә гимназия укучыларының Хәтер Вахтасы узуы белән дә үзенчәлекле булды. Постта гимназиянең 14 егете һәм 6 кызы патриотик бурычларын үтәү йөзеннән сакта торды. Алар 1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында гомерләрен биргән, исемнәре Траур стенасына алтын хәрефләр белән уелган 6809 якташыбыз алдында башларын иделәр; күп көч, бик күп югалтулар бәрабәренә яулап алынган җиңү көненең асылын аңладылар; Ватанга тугрылыклы булу белән бергә, дисциплинага өйрәнделәр; Калашников автоматын сүтеп – җыю серенә төшенделәр.
Гимназиянең 10 сыйныф укучылары Пост №1дә Хәтер вахта узучы сыйныфташларына теләктәшлек белдереп, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Гимназиядә хәрби – патриотик эчтәлектәге җырларны хор белән башкару осталыгы бәйгесе узды. Жюрида Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйнуллина Әлфия Тәүфиковна бәя куйды. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар; истәлекле дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйгедә 4А һәм 3В сыйныфлары 1 нче урынга лаек булды.
Әлеге айлык кысаларында башкарылган эшләр укучыларда туган илгә мәхәббәт хисләрен тәрбияләү өчен мохит тудырды, чөнки барлык чаралар да зәвыклы итеп, ихлас күңелдән оештырылды. Хәрби – патриотик айлык 28 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Янып калсын исемең маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.
-
Кара кашлы кара күзле Айдай нурлы татар кызы. 19.02.2022
«Эврика» Яшьләр яшьләр үзәгендә “Ак калфаклы татар кызы” бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Бу бәйгене, бишенче ел рәттән, “Эврика” шәһәр мәдәният үзәге, Яр Чаллы шәһәренең “Ак калфак” татар хатын – кызлар иҗтимагый оешмасы уздыра. “Бәйгенең максаты: халкыбызның тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни хезмәтләрен саклау, үстерү, укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру, алдынгы, актив укучы барлау” – дип, бәйгене башлап җибәрде “Эврика” Яшьләр үзәге директоры Галиева Ландыш Фирдәвис кызы. Ә жюри рәисе Әюпова Фирдүсә Фәнәвисовна катнашучы кызларны әзерләгән педагогларга зур рәхмәтен җиткерде, бәйгедә катнашучы кызларга зур уңышлар теләде.
Бәйгенең икенче этабына шәһәребез уку йортларыннан, беренче этапта җиңеп чыккан, югары сыйныфта укучы 5 кыз чакырылган иде. Бу бәйгедә М.Вахитов исемендәге гимназиядән 9 нчы сыйныф укучысы Нурисламова Алия катнашты. Ул партфолио, үзе язган шигырьләр, мәкаләләләр, әкиятләрдән торган китапчык әзерләп килгән иде. Нәсел шәҗәрәсе, чигүле сөлгеләр, мендәр тышлары, алка, беләзек, чулпылардан торган сандык – милли бәйге икәнен искәртеп торучы атрибутларына кадәр бар иде. Алия үзе белән шигъри юллар аша таныштырды.
Бәйгедә катнашучылар сөйләм, җыр, биюгә осталыкларын күрсәттеләр, токмач кисү буенча ярыштылар.
Нурисламова Алия Әмирхан Еникиның “Мәк чәчәге” нәсерен сөйләп ана телебезнең матурлыгын, сөйләм телебезнең искиткеч байлыгын күрсәтте. Аның чыгышын һәркем әсәрләнеп тыңлады. Токмач кисү буенча иң җитезе дә безнең Алия булды.
Күпме әзерлек, йокысыз төннәр, дулкынлануны үз эченә алган бәйге тәмам. Бәйгенең нәтиҗәләре икенче гимназиялеләр өчен сөенечле булды. Безнең Алия - җиңүче. Ул 1 нче мартта Республикабыз башкаласына Чаллы данын якларга юл тотачак. Уңышлар теләп калабыз сиңа, Алия.
-
"Әтиләр парады" 18.02.2022
Безнең гимназиядә 12 нче февраль көнне Әтиләр парады булып узды. Анда 5а, 6а, 6б, 6в классларыннан иң яхшы әтиләр катнашты. 5б класс укучылары да бик актив булды. Бик күңелле чара оештырган Нәсфәт Әшрәфулловичка, Илнур Рафаэловичка, Суфия Василовнага, Зөлфия Мөхәммәтнуровнага, Регина Федустовнага, Гөлшат Рәзифовнага, Гөлсинә Хөснулловнага бик зур рәхмәт! Мәктәп этабында җиңеп чыккан Ясабиевлар гаиләсе 26 нчы февральдә шәһәрдә үтәчәк ярышта гимназия данын яклаячак. Әлеге гаиләгә "Әтиләр парады" ярышында уңышлар телибез.
-
"Шаги к психологическому благополучию" 18.02.2022
Сегодня в рамках Республиканской недели «Шаги к психологическому благополучию» прошли мероприятия в 5-8 классах.
-
"Шаги к психологическому благополучию" 18.02.2022
В рамках Республиканской недели по психологии в 9, 11 классах прошли интерактивные занятия по теме: «Психологическая подготовка к экзаменам»
-
КОТЛЫЙБЫЗ! ПОЗДРАВЛЯЕМ! 18.02.2022
Рус теленнән республикакүләм олимпиадада ПРИЗЕР булган 10б сыйныф укучысы Кабирова Аделинаны чын күңелдән котлыйбыз! Укучыны олимпиадага әзерләгән Зухурова Айгөл Рамилевнага зур рәхмәт белдерелә!
-
"Шаги к психологическому благополучию" 17.02.2022
Уважаемые родители, сегодня в 15.00 ч. в рамках Республиканской недели психологии "Шаги к психологическому благополучию" состоится онлайн- лекторий для родителей"ЧасК-Р" на официальном YouTUbe канале Министерства ( https://www.youtube.com/channel/UCxfQBdr-16icIrL2EE8BtA ) .