Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Цифровая гигиена детей и подростков
30.09.2022
Платформа «Россия – страна возможностей» запустила проект «Цифровая гигиена детей и подростков»: «Проверьте, что делает ваш ребенок в сети!» (далее – проект).
Цель проекта: привлечь внимание родителей и детей к теме цифровой гигиены.
На странице проекта https://rsv.ru/news/1/4279/ представлена информация о том, куда нужно обращаться за помощью при столкновении с проблемами в интернете, а именно: при потере личных данных, цифровой зависимости у ребенка, кибербуллинге, обнаружении фейковой информации или разрушающего контента. Также на площадке собраны полезные материалы, которые предлагается изучать родителям вместе с детьми.
-
Яңа Спикер 27.09.2022
Шәһәр Укучылар советы фәрманы нигезендә безнең гимназиядә дә яңа Спикерны инаугурацияләү тантанасы булып узды. Фаик Фоатович җитәкләгән “Юнармия” егет-кызлары башта марш астында Рәсәй һәм Татарстан Республикасы флагларыын алып керделәр, гимннар баәкарылды. Аннан гимназия директоры Нәбиуллина Лиза Рихман кызына сүз бирелде. Ул Спикер – Хәмәтгатин Әмирхан Ленар улына зур эш йөкләнүен, шулай булса да гимназия тормышын алга алып барырга кирәклеген әйтеп, уңышлар теләде. Үзенә ышанычлы команда тупларга кирәклеген искәртте. Соңыннан Спикер таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Әмирхан, үз чиратында, үзенең сайлау алды программасына тугры калачагын белдереп, ант бирде.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 17.09.2022
Бүген 2022 елның 17 нче сентябрендә Татарстан республикасында “Татарстан йөгерүе - 2022” булып узды. Яр Чаллы шәһәрендә ул, елдагыча, «Яр буе» паркында уздырылды. Аның максаты: халыкның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик яктан савыктыру, хәрәкәтләнүне активлаштыру. Мулланур Вахитов исемендәге гимназия дә бу чарада һәрвакыттагыча активлык күрсәтте. Гимназиябезнең 6А сыйныфы укучысы Заһитова Мәрьям 1нче урынны яулады. Афәрин, Мәрьям! Без синең белән чиксез горурланабыз.
-
«Куркынычсызлык айлыгы» 08.09.2022
Гимназиядә «Куркынычсызлык айлыгы» акциясе кысаларында көзен сулыкларда бату куркынычсызлыгын кисәтү чаралары уза.
5-9 сыйныф укучылары ГИМС ГУ МЧС инспекторы Мостафин Зиннур Хазинур улы белән очраштылар һәм “Көзге чорда сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү” темасына лекция тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишеттеләр. -
Янгын куркынычсызлыгы 06.09.2022
Уку елының беренче атналарында гимназиядә «Куркынычсызлык айлыгы», «Игътибар балалар» акциясе кысаларында янгын куркынычсызлыгын кисәтү чаралары уза.
Быелгы уку елында беренче сыйныф укучылары МЧС хезмәткәре капитан Зиатдинов Флорис Фирдавис улы белән очраштылар. Янгын куркынычсызлыгы турында мультфильм карагач, бергәләп фикер алыштылар.
Гимназия укучылары янгын булган очракта эвакуацияләнү тәртибен практикада үтәп карадылар.
-
Игътибар, балалар! 05.09.2022
«Куркынычсызлык айлыгы», «Игътибар балалар» акциясе кысаларында юл иминлеге кагыйдәләре хакында укучыларның исләренә кабат бер кат искә төшерү өчен, ГБДДД хезмәткәрләре Нуриев М.А., Хәбриев Р.Р.,Талипов Р.М. гимназиягә килделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен дөрес итеп үтәсәң , үзеңнең дә, башкаларның да тормышларына зыян килми. Шуңа күрә, җәяүме, велосипедтамы, машинадамы – без бик җаваплы булырга тиешбез.
-
Онытырга хакыбыз юк! 03.09.2022
Ел саен 3 сентябрь 2004 елда Бесланда булган куркыныч терактта гаепсезгә корбан булган 300 балаларны һәм аналарны искә алу көне.Шул уңайдан сыйныф сәгатьләре узды. Укучыларга тормышка куркыныч янаган вакытта үтәлергә тиешле кагыйдәләр турында аңлатылды.
-
Тәүге кыңгырау чыңы 02.09.2022
1 нче сентябрь. Бу көнне кем генә мәктәптәге уку елларына кайтып килми микән ?! Көләч йөзле укучыларның кулларында чәчәк гөлләмәсе. Укытучыларына карата ихтирам хисе белән ярату билгесе.
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә 2022 - 2023 нче уку елы тантаналы төстә башланып китте. Гимназиябезнең ОБЖ укытучысы Мугинов Фаик Фоатович җитәкләгән “Юнармия” егет – кызлары РФ һәм ТР флагларын дәүләт гимннары астында югары күтәрделәр. Алып баручылар- 11 нче сыйныф укучылары - Абдуллин Рәсим белән Кәбирова Аделина, сүзне гимназия директоры Набиуллина Лиза Рихмановнага бирде. Ул барлык укучыларны, укытучыларны, әти- әниләрне, килгән кунакларны яңа уку елы белән котлады. Укучыларны тырышып укырга, тәртипле булырга, ә укытучыларга эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләде. “Иң мөһиме барыбызга да сау – сәламәт булырга язсын”, - диде ул чыгышын йомгаклап. Сүз бер-бер артлы чакырылган кунакларга: Яр Чаллы Башкарма комитетының Комсомол районы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Хабибуллин Фидарис Фәндәвис улына, Дәүләт Советы һәм шәһәр советы депутаты – Мәүҗитова Резеда Ришат кызына, КамАЗ запас частьләр һәм компонентлар заводының персоналлар белән эшләү бүлеге башлыгы Сәләхетдинов Роберт Райф улына бирелде. Алар барысы да яңа уку елы башлануы белән тәбрикләү сүзләре әйттеләр. Ә Роберт Раифович 1 нче сыйныф укучыларын 3 комплект лего-конструктор һәм “КамАЗ – моя семья и я “ дигән альбом белән бүләкләде.
Гимназиябездә танылган яшь көрәшчеләр, яшь шахматчылар, яшь артистлар, кече яшьтән үк каләм тибрәтучеләр, көй язучылар белем ала. Шулай ук төрле бәйге – конкурсларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә дә да сынатмыйлар гимназистлар.
Татарча җыр – моң, нәфис сүзләр, биюләр белән үрелеп барды бәйрәм тантанасы. Хәтта Кырлай урманыннан Шүрәле дә килгән иде. Кыңгырауны урлап алып китмәкче булган иде дә, тик “Татар малае – 2022” конкурсында призлы урын алган Насифуллин Кәрим аны акыллы сүзләр белән бу мәкерле уеннан кире кайтырга мәҗбүр итте һәм аңа бүләк итеп аң-белем ачкычы - “Әлифба” китабын бирде. Тантанада 6в сыйныфы укучысы Ишалина Адилә, 7А сыйныфы укучысы Имаметдинова Регина, 8В сыйныфы укучысы Ганиева Таңсылу, 5в сыйныфы укучысы Фәсхетдинова Ясминә, Әлфия Тәүфыйковна җитәкләгән “Әллүки” вокаль ансамбле матур итеп чыгыш ясадылар. Сания Маликовна әзерләгән 1 нче сыйныф укучыларының саф татар телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, җырлаулары – милли гимназиябезнең рухи хәзинәсе. Милли мирасны дәвам итүдә алны-ялны белми эшләүче тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әгъзам кызының зур тырышлык нәтиҗәсе.
Дәрескә дәшеп тәүге тапкыр кыңгырау чыңы яңгырады. Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия белем иленә сәяхәтен башлап җибәрә.
Уку елы хәерле сәгатьтә башлансын, хөрмәтле укучылар, укытучылар!
-
Росгвардия көне уңаеннан 02.09.2022
Уку елының беренче атналарында гимназиядә «Куркынычсызлык айлыгы», «Игътибар балалар» акциясе кысаларында терроризм һәм экстремизмга каршы чаралар уза.
2 сентябрь – Россия гвардиясе көне. Илнең иминлеге сагында торган Росгвардиянең тарихы, аларның нәрсәләр өчен җавап бирүе, нинди күләмле эшләр башкарулары хакында гимназия укучылары полиция лейтенанты Лотфуллин Альберт Илдар улы һәм психолог , полициянең кече лейтенанты Давлиева Айгөл Глүс кызы белән белән очрашудан соң күбрәк белделәр.
Хөрмәтле кунаклар тантаналы рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү тантанасында катнаштылар.
Илнең тынычлыгын тәэмин итү өчен иң әһәмиятле вакыйгалар үзәгендә кайнаган, гражданнарның тормышларын терроризм, экстремизм куркынычыннан яклаган росгвардиячеләр бүгенге тыныч тормышта да зур батырлыклар эшлиләр, үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп, тынычлык хакына көрәшәләр. Укучыларга шул хакта фильм күрсәтелде.
Лотфуллин Альберт Илдар улы укучыларга янгын куркынычы, су басу, шартлау, террористлар тарафыннан басып алу очрагында тормыш иминлеге кагыйдәләре хакында җентекләп аңлатты. Очрашу бик файдалы булды.
Фото1, фото2, фото3, фото4, фото5, фото6, фото7
-
Хезмәт төбе хөрмәт 19.08.2022
Җәйге каникул вакытында мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм хезмәт лагерендә эшләүче укучылар җәй буе тырышып хезмәт куялар. Июль, август айларында яңгыр булмады дисәк тә ялгыш булмас. Шулай булса да гимназия тирәсенә утыртылган аллы - гөлле чәчәкләр тирә – юньгә ямь биреп үсеп утыралар. Искиткеч матурлык! Бу әлбәттә безнең укучыларыбызның, җаваплы укытучыларыбызның күп көч куюы, тырышлыгы нәтиҗәсе. Август аенда эшләтүче педагоглар - Заһитова Зөлфия Мөхәмәтнур кызы һәм Маврина Рузилә Сәгыйрь кызы укучылар белән уртак тел табып эшлиләр, укучыларны хезмәт күнекмәләренә төшендерәләр, матурлыкны күрә белергә, сакларга өйрәтәләр.
Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр, диләр. Моның шулай икәнен еллар узган саен күбрәк аңлый башлыйсың, эш агачы бик юмарт җимеш бирә башлагач.