Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Шаян шаяртучылар 21.10.2022

Чаллы шәһәренең 1нче номерлы “Балалар һәм Яшүсмерләр иҗат йортында Шаяннар һәм Тапкырлар клубының мәктәп лигасы” уены булып булып узды. Уенда барлыгы 14 команда катнашты. Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядән “Замба (Замана балалары) һәм “Демокрит- стелит” ШТК командалары чыгыш ясады һәм “Самая лучшая мужская роль” номинациясендә 9б сыйныфы укучысы Илдарханов Әмирхан (сыйныф җитәкчесе – Федосеева Светлана Григорьевна) җиңеп чыкты. Киләчәк
уеннарда да яңа кызыклы миниатюралар, мәзәкләр көтеп калабыз. Алдагы уеннарда да җиңүләр насыйп булсын! “Демокрит-стелит”, “Замба”, алга!Фото1 фото2 фото3 фото4
-
"Пешекчеләр көне" 20.10.2022

Бүген М.Вахитов исемендәге гимназиянең 8В сыйныфы укучылары гимназиябез пешекчеләрен "Пешекчеләр көне" белән котладылар. Аларга изге теләкләр юлланган открытка һәм видеоролик тәкъдим иттеләр.
Фотогалерея
-
Очрашу 20.10.2022

Бүген гимназиягә УИС хезмәткәрләре килде. Алар 11 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Әлеге очрашу профориентация унаеннан оештырылды.
Фото
-
"Яшьләр -сәламәт яшәү рәвеше яклы" 18.10.2022

Бүген 8Г сыйныфы укучылары "Энергетик "мәдәният сараена "Яшьләр -сәламәт яшәү рәвеше яклы" акциясе кысаларында үткәрелгән "Сәламәтлек формуласы" дип аталган чарага бардылар, афәрин!
Фото
-
Көз өмәсе 16.10.2022

Бүген Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә 8, 10,11 нче сыйныф укучылары өмәгә чыктылар. Алар тирә-юньне чүп-чардан, коелган яфраклардан арындырдылар. Җыелган чүпне йөк машиналарына төяп җибәрделәр. Өмәләр яфрак яңгыры тукталганчыга кадәр дәвам итәчәк.
-
АТНАЛЫК ЭШЛӘР ЛЕНТАСЫ 16.10.2022

ФОТОКОЛЛАЖ
-
"Изумрудный дождь" 15.10.2022

Бүген шәһәребезнең "КамАЗ" мәдәният сараенда "Изумрудный дождь"дип аталган Халыкара җыр бәйгесе булып узды. Бәйгедә М.Вахитов исемендәге гимназиядә эшләп килүче Әлфия Тәүфыйковна җитәкчелегендәге "Әллүки " вокал түгәрәгенә йөрүчеләр катнашып 3нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Аларны беренче җиңүләрен белән котлыйбыз ,афәрин!
Фото1, фото2
-
Игелек җирдә ятмас 14.10.2022

Гимназиянең 8В сыйныфы укучылары әниләре белән берлектэ, мәрхәмәтлелек йөзеннән, 87 нче начар күрүче балалар мәктәбенә бардылар. Инициатива белдеруче журналист Резидэ Ганиева, шушы сыйныфта укучы Таңсылуның әнисе. Кунакка, әлбәттә, буш кул белән бармыйлар: кызларның кулында тәм-том тутырылган ике пакет бар иде Укучыларны мәктәп җитәкчелеге якты йөз белән, җылы итеп, каршы алды. Күчтәнәчләргә ихластан рәхмәтләрен җиткерделәр. Балалар үзләренә булган игътибарны тоеп сөенечле елмаюларын яшермәделәр. Мәрхәмәтлелек визиты булган бу очрашу беренчесе соңгысы булмас. Мәктәптән чыккач, кызлар ,,Чәк-чәк көне" икәнлеген исләренә төшереп, видеосюжет та ясадылар. Бәйрәм дисәң дә бәйрәм!
Фотогалерея
-
Мин – патриот 14.10.2022

Сезнең дә уеннарда катнашып җиңгәнегез бармы? Җиңгән очракта нинди хисләр кичерәсез? Әле күптән түгел генә безнең гимназия укучылары “ГЦДТиМ №1” дә үткәрелгән “Чаллы патриотлары” дип аталган шәһәр хәрби-патриот уен программасында катнашып “Каршы як тылына рейд” хәрбиләштерелгән киртәләрне җиңү буенча ярышта I нче урын яулады. Ярыш 5 этаптан торды. Җиңү җиңел генә бирелми. Шулай булса да, гимназиянең 8А,8Г, 9А, 9Б класс укучыларыннан торган команда сынатмады. Афәрин, укучылар.
-
Театр ул – әхлак, тел һәм әдәбият дәресе 13.10.2022

Вахитов исемендәге гимназиягә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм театр артистлары килде. Алар иң элек үзләре белән таныштырдылар, ничек итеп театр артисты һөнәрен сайлаулары турында сөйләделәр. Аларның һәрберсе искиткеч сәләтле, татар дөньясында бик билгеле шәхесләр: Татарстан Республикасының атказанган артисы Ренат Габдрахман улы Шәйхетдинов, Диләрә Ришад кызы Фәттахова, Зөлфәт Хәйдәр улы Закиров. Балачак хыялыңа тугры калуда тырышлык, максатчанлык, яхшы уку, адәпле булу кебек сыйфатларның кирәк булуы турында сөйләделәр. Ә гимназиябездә эшләп килүче Энҗе Шиһапова һәм Чулпан Садыйкова җитәкләгән “Тылсым” театр студиясенә йөрүче укучылар Мостай Кәримнең “Озын – озак балачак” дип исемләнгән пьсасыннан бер өзек күрсәттеләр. Яшь артистларыбызның ана телебездә матур итеп үзара сөйләшүләре, образга кереп уйнаулары кунакларга да, тамашачыларга да (урта звено укучыларына) бик ошады.
- Театр ул – әхлак, тел һәм әдәбият дәресе, диде кичәне әзерләүче һәм алып баручы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы. Дәресләр беткәч, гимназиянең 5в, 6-7 сыныф укучылары бердәм рәвештә “Энергетик” мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм театры тарафыннан куелган Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектаклен карарга бардылар. “Пушкин картасы” буенча барган 9-11 сыйныф укучылары белән бергә исәпләгәндә, әлеге
спектакльне гимназиянең 180 укучысы карады. Гимназиябез белән әлеге театр арасында дустанә элемтәләр урнашуына без бик канәгать.














